Алексия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексия latin yazuında])
Алексия
Саклык белгечлеге психиатрия[d] һәм нейропсихология[d]
ICD-9-CM 315.01[1][2]
ICPC 2 идентификаторы P24

Доминант ярымшарның (күбесенчә сулның) почмак бормасы язу сәләте өчен җавап бирә. Баш артының ике өлешеннән күрү мәгълүматы сул почмак бормасына тапшырыла, уң якның җепселләре урта сызык белән сөялсыман өлеш уры дәрәҗәсендә кисешә. Алексия (укый алмау) гадәттә аграфия (яза алмау) белән бергә була һәм доминант ярымшарның почмак бормасы зарарлануы өчен барлыкка килә.

Алексия аграфиягә бәйсез сул баш арты өлеше зарарлану белән сөялсыман өлештә уң баш арты кабыгыннан сул почмак бормасына барган җепселләр зарарланганда барлыкка килә ала. Клиник күренешләре: уң яклы гомоним гемианопсия белән алексия, чөнки мәгълүмат уң баш арты өлешеннән (сул күрү кырлары) сул почмак буразнасына җитә алмый.

NB Уң яклы гемианопсиядә уку сәләтен тикшерергә кирәк.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.