Алимкәй Абдершин
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Ğalimqay Ğabdulla uğlı Ğabderşin, Галимкай Габдулла улы Габдершин | |
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык |
![]() |
Хезмәт итүе | СССР |
Туу датасы | 12 (25) май 1911 |
Туу урыны | Искил, Красный-Слабут өязе, Пинзә гөбернәсе, Россия империясе |
Үлем датасы | 26 май 1983 (72 яшь) |
Үлем урыны | Мәскәү, СССР |
Җирләнгән урыны | Данилов зираты[d] |
Сәяси фирка әгъзасы | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Хәрби дәрәҗә | рядовой[d], кече сержант[d] һәм ыстаршына[d] |
Сугыш | Алман-совет сугышы |
Гаскәр төре | пехота[d] |
Бүләкләр |
Абдершин Алимкәй Абдулла улы (25.5.1911, хәзерге Мордва Республикасының Ковылкин районы Иске Аллагол авылы- 26.5.1983, Мәскәү) - Советлар Союзы Герое (10.1.1944), старшина (1944).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1933-35 елларда һәм 1941 нең июненнән Кызыл Армиядә. 1936 дан Мәскәү сәнәгать предприятиеләрендә эшли. 1943 тән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 38 нче армиянең 180 нче укчы дивизиянең автоматчылар ротасы отделениесе командиры (86 нчы укчы полк). Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Украина, Маҗарстан, Румыния һәм Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. 1943 нең 30 сентябрендә Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә. Сугыштан соң Мәскәүдә яши.
Бүләкләүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ленин, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Батырлар китабы - Книга Героев. Казан, 2000; Герои огненных лет. М., 1978. Кн. 3; Геройская быль. Саранск, 1985.
- Татар энциклопедиясе