Алинә Заһитова
Алинә Заһитова | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Алинә Илназ кызы Заһитова |
Әйтелеш | |
Туган | 18 май 2002 (18 яшь) Ижау, Россия |
Яшәгән урын | Ленин районы[1] Мәскәү |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия |
Һөнәре | спортчы (фигуралы шуу) |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | ![]() Олимпия чемпионы (2018, ялгыз шуу), Яуpупа чемпионы (2018), Дөнья чемпионы (2019), Кышкы Олимпия уеннары 2018 алтын һәм көмеш медале |
Алинә Илназ кызы Заһитова (2002, 18 май, Ижау) - Россиянең тимераякта фигуралы шуучы, хатын-кызлар арасында ялгыз шууда һәм команда ярышында чыгыш ясый. Олимпия чемпионы (2018, ялгыз шуу), Яуpупа чемпионы (2018, ялгыз шуу), Дөнья чемпионы (2019, ялгыз шуу). 2018 елгы Кышкы Олимпиаданың алтын (ялгыз ярыш) һәм көмеш (команда ярышы) мидәлләре иясе. Кыска программада тарихи дөнья рекорды иясе. Дөньяда барлык титулларны (олимпик, дөнья, Яуpупа, гран-при) алган бердәнбер Россия фигуралы шуучысы.
Россия чемпионы (2018), Гран-при финалының җиңүчесе (Япуʜстан, 2017).
Дөнья чемпионы (яшүсмерләр, 2017).
Олимпия уеннарында шәхси ярышының кыска программасында яңа дөнья рекордын куя (82.92 балл).
Россиянең халыкара класстагы атказанган спорт остасы (2017). Дуслык урдᴎны кавалеры (2018).
Буе 156 см. Тренеры - Этери Тутберидзе, Сергей Дудаков, хореограф Этери Тутберидзе, Даниил Глейхенгауз.
Алинәнең шуу техникасы үзенчәлекле: ул барлык сикерүләр программаның икенче өлешендә ясый, шуның өчен 10% балл артык ала. Иң авыр сикерү элементы: өчле лутц һәм өчле ритбергер - дөньяда иң авыр сикерүләр каскады булып санала.
Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Алинәнең әтисе Илназ Заһитов Актаныш районы Татар Әҗбие авылында[4] туган күренекле хоккейчы, 2015-2016 елларда Ижауда «Ижсталь» хоккей такымы баш тренеры булып эшләгән. Әнисе — Ләйсән, әбисе Дилә.
Ата-анасы Алинәгә исемен чыгышы белән татарлардан булган мәшһүр спортчы Алинә Кабаева хөрмәтенә куша.
Алинә Заһитованың сеңлесе Сабинә Заһитова шулай ук тимераякта фигуралы шуу белән шөгыльләнә.
2007-2015 елларда Алинә Ижауда шуу белән шөгыльләнә (беренче тренеры Наталья Антипина), яхшы нәтиҗә күрсәтеп, 2016 елда Мәскәүгә күченә, анда танылган тренер Этери Георгий кызы Тутберидзе төркемендә күнегүләр башлый, шул ук төркемдә сәләтле спортчы Евгения Медведева да шөгыльләнә.
2018 елның гыйнварында Алинә баш көндәше Медведеваны җиңеп, Яуpупа чемпионы була һәм Олимпия командасында керә.
Дөнья рекордлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Яңа хөкемдар системасы буенча Алинә Заһитова кыска, произволь программаларда һәм баллар суммасы буенча абсолүт рекорд иясе булып тора.
Кыска программада рекорд | |||
---|---|---|---|
Дата | Балл | Чара | Искәрмә |
16 наᴙбер, 2018 | 80.78 | Rostelecom Cup 2018 | Опера өрәге, Ллойд Уэббер көе |
Ирекле программада рекорд | |||
Дата | Балл | Чара | Искәрмә |
28 сиʜтәбер, 2018 | 158.50 | Nebelhorn Trophy 2018 | Кармен, Жорж Бизе көе |
Ике программа суммасы буенча рекорд | |||
Дата | Балл | Чара | Искәрмә |
28 сиʜтәбер, 2018 | 238.43 | Nebelhorn Trophy 2018 |
2018 елның 3 ноябрендә Гран-при Һелсинки 2018 ярышында 215,29 балл белән җиңә.
2018 елның 16 ноябрендә Гран-при Мәскәү Rostelecom Cup 2018 ярышында кыска программада яңа дөнья рекордын куя 80,78 (үз рекордын яңарта)[5].
2019 елның 20-22 мартында Япуʜстаннең Сайтама шәһәрендә узган дөнья ярышында кыска программада 82,08 балл, произволь программада 155,42 балл җыеп (барлык сумма 237,50) алтын мидәл яулый. Бу җиңүдән соң Алинә дөньяда бөтенесе мөмкин булган титулларны ала. Моңарчы Россия тарихында бу нәтиҗәгә беркем ирешми.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ландыш Әбүдарова. Аккошларны ак килеш саклагыз! «Сөембикә», 2018 ел, гыйнвар саны, 24-25 бб.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- youtube/F8cP5dxgzc8 Алинә Яуpупа чемпионатында (2018) "Аккош күле" музыкасында чыгыш ясый, КП
- youtube/YlMnbYpRh7I Алинә Яуpупа чемпионатында (2018) "Дон Кихот" музыкасында чыгыш ясый, ПП, һәм беренчелектә җиңә
- Алинә Загитова(рус.) на сайте fskate.ru
- Алинә Загитова готовитсә к дебүту во взрослом фигурном катании
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ https://gytely.info/udmurtia
- ↑ Путин вручил госнаграды российским спортсменам-призерам Олимпиады. ТАСС, 28.02.2018
- ↑ Путин вручил госнаграды призерам Олимпиады. ФГБУ «Редакция «Российской газеты», 28.02.2018
- ↑ Татар Әҗбие — 1970 елларда Түбән Кама сусаклагычының су басу зонасында калган авыл
- ↑ https://www.youtube.com/watch?v=1-DJk8Vo4Hk