Алисә Айдарова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Алисә Айдарова
А.Айдарова.jpg
Туган телдә исем Алисә Ильяс кызы Айдарова
Туган 23 май 1982(1982-05-23) (35 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Һөнәре рәссам, сынчы
Ата-ана

Алисә Айдарова (Алисә Ильяс кызы Айдарова) – рәссам-сынчы. Айдаровлар нәселеннән: Ситдыйк Айдаров һәм Галия Кайбицкаяның торыны, Сәйяр Айдаровның оныгы, Ильяс Айдаровның кызы. Халыкара мәдәният һәм сәнгать академисенең шәрәфле әгъзасы.[1]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1982 елның 23 маенда Мәскәүдә туган. Белеме – югары һөнәри, Русия сәнгать академиясенең Мәскәү академия сәнгать лицеен, Мәскәү архитектура институтын тәмамлаган.[2] «АБВ» Дизайнгрупп (Мәскәү) оешмасында хезмәт куя.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И. Шишкин картинасыннан күчермә

Архитектура өлкәсендә эшли. Һөнәри рәссам буларак, Русиядә, чит илләрдә узган сәнгать күргәзмәләрендә катнаша. Русия һәм чит илләр рәссамнарының (мәсәлән, И.И. Шишкин) иҗатларыннан күчермәләр, заказ буенча портретлар ясый, диварларны, интерьерларны бизи.
Темпера, майлы буяу техникасында иҗат итә. Пейзаж, анималистика жанрларын өстенрәк күрә. Хезмәтләре Русиянең һәм чит илләрнең шәхси һәм корпоратив тупланмаларында саклана.[3]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ArtOnline.ru сайты

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]