Алия Гәрәева
Алия Гәрәева | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Алия Нургаян кызы Гәрәева |
Туган | 1 гыйнвар 1988 (35 яшь) ССРБ, РСФСР, Свердловск |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() |
Һөнәре | спортчы (![]() |
Балалар | уллары Тимур, Эмиль |
Ата-ана |
|
Алия Гәрәева, Алия Нургаян кызы Гәрәева, Aliä Nurgayan qızı Gäräyeva (1988 елның 1 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Свердловск) — спортчы (нәфис гимнастика), тренер, РФ халыкара класслы спорт мастеры, дөнья һәм Европа чемпионатларының күп тапкырлар призеры. 2005 елга кадәр Россия, 2005—2012 елларда Азәрбайҗан җыелма командалары өчен чыгыш ясаган.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1988 елның 1 гыйнварында Свердловскида татар гаиләсендә туган. Әтисе — Нургаян (Николай)[1], әнисе — Василина Әхәт кызы, тренер. Алия Свердловскида ССРБ спорт мастеры, нәфис гимнастика буенча РФ атказанган тренеры Вера Семен кызы Пастухова (1957) кул астында шөгыльләнә һәм спортта беренче уңышларын яулый[2]. 2005 елга кадәр Россия җыелма командасы өчен чыгыш ясаган. 2006 елдан нәфис гимнастиканың кайбер төрләре буенча ике тапкыр Азәрбайҗан чемпионы. 2012 елда спорт карьерасын тәмамлый. 2013 елда кияүгә чыга. 2014 елдан тренерлык эшен башлый.
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ире — азәрбайҗанлы Җәвид Һаҗиев. Уллары Тимур Һаҗиев (2015)[3], Эмиль Һаҗиев (2018). Алманиянең Франкфурт шәһәрендә яшиләр.
Спорт күрсәткечләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Спорт бүләкләре | ||
---|---|---|
Дөнья чемпионатлары | ||
Бронза | Патры, Греция 2007 | |
Бронза | Исе, Япония 2009 | |
Көмеш | Исе, Япония 2009 | |
Бронза | Мәскәү 2010 | |
Бронза | Мәскәү 2010 | |
Бронза | Мәскәү 2010 | |
Бронза | Мәскәү 2010 | |
Бронза | Мәскәү 2010 | |
Бронза | Монпелье, Франция 2011 | |
Европа чемпионатлары | ||
Алтын | Бакы 2007 | |
Көмеш | Бакы 2007 | |
Бронза | Бакы 2007 | |
Бронза | Бремен 2011 | |
Бронза | Түбән Новгород 2012 | |
Универсиадалар | ||
Көмеш | Шэньчжэнь 2011 |
- 2005 — Россия кубогы иясе.
- 2006 — Европа чемпионаты (Мәскәү, РФ) — шәхси күп төрдә ярышу (многоборье) — 6нчы урын, команда белән — 7нче урын.
- 2007 — Дөнья чемпионаты (Патры, Греция) — шәхси многоборье — 5нче урын (скакалка — 4нче урын, кыршау — 4нче, булава — 5нче, тасма — 6нчы урын).
- 2007 — Европа чемпионаты (Бакы, Азәрбайҗан) — шәхси многоборье — 5нче урын (скакалка — 1нче урын, кыршау — 4нче урын, тасма — 4нче урын, туп — 5нче урын), команда белән — көмеш.
- 2008 — Җәйге Олимпия уеннары (Пекин, КХР) — шәхси многоборье – 6нчы урын, команда белән – 7нче урын.
- 2009 — Дөнья чемпионаты (Исе, Япония) — шәхси многоборье – көмеш (туп), команда белән – бронза.
- 2010 — Дөнья чемпионаты (Мәскәү, РФ) — шәхси многоборье – 3 бронза (кыршау, туп, тасма), команда белән – бронза.
- 2010 — Европа чемпионаты (Бремен, Алмания) — шәхси многоборье — бронза.
- 2011 — Дөнья чемпионаты (Монпелье, Франция) — шәхси многоборье — бронза[4], команда белән — 4нче урын.
- 2011 — Нәфис гимнастика буенча Гран-при финалы (Берлин, Алмания) — шәхси многоборье — 2 бронза (кыршау, туп).
- 2012 — Олимпиада (Лондон, Бөекбритания) — финал, 4нче урын. Тренеры — Динара Гыйматова.
- 2012 — Европа чемпионаты (Түбән Новгород, РФ) — шәхси многоборье — бронза. Спорт карьерасын тәмамлый[5].
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- АЛИЯ ГАРАЕВА (художественная гимнастика, Азербайджан). Спорт БИЗНЕС Online, 4.07.2013(рус.)
- Гараева Алия. Fédération Internationale de Gymnastique (FIG)(фр.)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Николай Гараев. ВКонтакте
- ↑ Пастухова Вера Семеновна. 2020 елның 26 июнь көнендә архивланган. Спорт на Урале
- ↑ Свидетельство о рождении Тимура Гаджиева. ВКонтакте, 7.08.2015
- ↑ İLIN ƏN YAXŞILARI. mys.gov.az, 24.12.2011(азәр.)
- ↑ Алия ГАРАЕВА: Завершать карьеру оказалась намного сложнее, чем я представляла. azerisport.com, 26.06.2013(рус.)
- 1 гыйнвар көнне туганнар
- 1988 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Екатеринбургта туганнар
- Әлифба буенча спортчылар
- Татар спортчылары
- Татар шәхесләре
- Россия гимнасткалары (нәфис гимнастика)
- Азәрбайҗан гимнасткалары (нәфис гимнастика)
- 2008 елгы җәйге Олимпия уеннарында гимнастлар
- 2012 елгы җәйге Олимпия уеннарында гимнастлар