Алия Шаһиева
Алия Шаһиева | |
---|---|
Туган телдә исем | кырг. Алия Алмазбековна Шагиева Алия Алмазбәк кызы Шаһиева |
Туган | 15 декабрь 1997 (27 яшь) Кыргызстан, Бишкәк |
Милләт | кыргыз-татар |
Ватандашлыгы | ![]() |
Һөнәре | рәссам |
Җефет | Константин Рязанов |
Балалар | Таир, Аюна |
Ата-ана |
|
Алия Шаһиева, Алия Алмазбәк кызы Шаһиева (ире буенча Рязанова, кырг. Алия Алмазбековна Шагиева, 1997 елның 15 декабре, Кыргызстан, Бишкәк) ― танылган рәссам, графист, иллюстратор. Кыргызстанның элекке (2011-2017) президенты Алмазбәк Атамбаевның кызы. 2016 елда (19 яшендә) ул шәхси күргәзмәсеннән кергән бөтен акчасын Даун синдромы булган балаларга ярдәм итүче хәйрия фондына җибәргән. Үзенең Кием коллекциясен булдырган. [1]
![]() | |
---|---|
![]() |
Фотосурәте. |
![]() | |
---|---|
![]() |
Алмазбәк Атамбаев улы Кадыйр һәм кызы Алия белән. |
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1997 елның 15 декабрендә Бишкәктә Алмазбәк (1989-1997 елларда «Форум» фәнни-җитештерү фирмасы директоры, 2011-2017 елларда Кыргызстан президенты) һәм табибә Рәисә Атамбаевлар гаиләсендә туган. [2] Бертуган абыйсы Кадыйрбәк (1993 елда туган; урта мәктәпне 2011 елда алтын медаль белән тәмамлаган, аннары Төркиядә укыган, Үзәк Азия Америка университетында бизнес белән идарә итү белгечлеге буенча бакалавр дәрәҗәсен һәм МГИМОда дәүләт-шәхси партнерлык юнәлеше буенча магистр дәрәҗәсен алган, китапларына Кадыр Асанбаев дип тамга салган) [3], әтисенең беренче никахыннан туган абыйлары Сәетбәк (1976) [4], Сәйтәк (1978) [5], игезәк апалары Диана (Солтанова), Динара (Чолпонкулова). [6]
Бишкәкнең 29нчы мәктәбен тәмамлаган. Әнисенең кыз фамилиясен (Шаһиева) алган. [7] Вегетариан. Башта ветеринарлыкка укырга исәпләгән, аннары рәссам һөнәрен сайлаган. 2013 елда Кыргызстан Республикасының Т. Садыйков исемендәге Сәнгать академиясенә укырга кергән. Санкт-Петербургта Н. К. Рерих исемендәге сәнгать училищесында белем алган. [8]
![]() |
Алиянең характеры әти темпераментына күпкә якынрак.[3] Абыйсы Кадыйр Атамбаев
|
![]() |
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кыргызстанда гына түгел, чит илләрдә дә танылган талантлы график-рәссам.
- 2016 елда Бишкәктә беренче шәхси «Метаморфозалар» күргәзмәсе ачылган. [9] Картиналар сатудан кергән барлык 200 000 сом күләмендәге акчаны Даун синдромы булган балаларга ярдәм итүче «Сантерра» хәйрия фондына юллаган.
- Дизайнер Татьяна Кан белән бергә үзенең кием линиясен чыгарган (ачкан).
- 2017 елның октябрендә Киевның «Триптих» галереясендә рәссамнар Айгөл Касыймова [10]һәм Алия Шаһиеваның «Күчмән хатыннар» (Кочевницы) темасына картиналар күргәзмәсе ачылган. [11]
- 2018 елның июнендә Бишкәктә «Агым» (Поток) күргәзмәсен үткәрә, анда аның графика, рәсем, кулдан әвәләү һәм видео-арт буенча эшләре тәкъдим ителгән. [12]
- 2019 елның ноябрендә Парижда «Бервакыт» («Once upon the time») исемле шәхси күргәзмәсе узган. [13] Экспозициядә «ниндидер хисләрне, ниндидер мизгелләрне, ситуацияне чагылдыра торган эшләр тәкъдим ителә»,- дип язган рәссам үзенең Instagram битендә.
- 2021 елда балалар һәм өлкәннәр өчен «Дом честности» иҗат остаханәсе ачкан[14]
Яраткан рәссамнарының берсе ― Густав Климт.
«Если честно» китабы, «Странный мир» җыры авторы.
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кияүдә, ире Константин Рязанов[15], 1992 елда Бишкәктә туган. Борис Ельцин исемендәге Кыргыз-Россия славян университетын тәмамлаган, һөнәре буенча программист. 2012 елда интернетта танышканнар. 30 кешелек туй ясаганнар. Улы Таир, кызы Аюна. [1][7]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Шагиева Алия Алмазбековна — биография. Sputnik Кыргызстан, 28.01.2015
- ↑ Алия Шагиева родилась в 1997 году в семье будущего президента Кыргызстана Алмазбека Атамбаева..
- ↑ 3,0 3,1 Кадыр Атамбаев об отце и братьях, о вере в Кыргызстан и о том, как он служил в армии. limon.kg
- ↑ Атамбаев Сеидбек Алмазбекович, биография. who.ca-news.org
- ↑ Атамбаев Сейтек Алмазбекович, биография. who.ca-news.org
- ↑ Первая леди. Газета «De facto» № 4 от 24.01.2012 / стр. 8-9
- ↑ 7,0 7,1 27 фактов о дочери А. Атамбаева, которая никогда не пойдет в политику, не ест мясо и зарабатывает на картинах. limon.kg
- ↑ Я буду спокойно доставать грудь где угодно Художница и дочь президента Киргизии борется за права женщин. Meduza
- ↑ Каныкей Манасова. Алия Шагиева: Наше восприятие, ассоциации - это то, в чем мы свободны, это наше богатство. 24.kg}}
- ↑ Как дизайнер Айгуль Касымова ведёт бизнес…
- ↑ В Киеве открылась выставка «Кочевница», в которой принимает участие Алия Шагиева.
- ↑ Дина Маслова. Алия Шагиева проведет персональную выставку "Поток".
- ↑ Алена Постельняк. Алия Шагиева представит свои работы на выставке в Париже.
- ↑ Бактыгуль Осмоналиева. Дочь Алмазбека Атамбаева решила открыть «Дом честности»: будет делиться опытом.
- ↑ Алия Шагиева и обычный 22-летний программист Константин Рязанов познакомились…