Али Карнай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Али Карнай latin yazuında])
Али Карнай

Тугач бирелгән исеме: Имамгали Зөлкарнаев
Туу датасы: 6 гыйнвар 1904(1904-01-06)
Туу урыны: Бөре өязе Олы Шады авылы
Үлем датасы: 16 июнь 1943(1943-06-16) (39 яшь)
Үлем урыны: Чернигов тирәсе
Эшчәнлек төре: язучы, журналист, тәрҗемәче
Иҗат итү еллары: 1928-1943
Юнәлеш: проза
Өлкән лейтенант
Өлкән лейтенант

Али Карнай – күренекле татар һәм башкорт язучысы.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Имамгали Мөхәммәтдин улы Зөлкарнаев Мишкә районының Зур Шады исемле татар авылында туып үскән. Али Карнай, республикадагы башка күп кенә татар әдипләре кебек үк, башкорт әдәбиятына бай гына мирас калдырган талантлы иҗатчы.

Сәүдә буенча Мәскәүдә һәм Ленинградта һөнәри белем алган. Талантлы милләттәшебез 1926-1941 елларда Башкортстан газета-журналларында хәбәрче һәм мөхәррир булып эшли, әдәби иҗатын публицистика белән бергә алып бара ул. Башта ул Яшь юксыл газетасында каләм чарлый. Хәбәрче вазыйфаларын башкару белән беррәттән, ул әдәби әсәрләрен дә матбугатта даими бастыра. Сәләтле яшь язучы үзенең беренче хикәяләр җыентыгын 1928 елда чыгара. 1932 елда аның беренче зур әсәре – “Даладагы утлар” исемле повесте дөнья күрә. «Борылмада» дип аталган ул китап әдәбият сөючеләр тарафыннан бик җылы кабул ителә. Аннан соң Али Карнай байтак кына повестьлар, хикәяләр, очерклар иҗат итә. 1940 елда басылган “Без кайтырбыз” дип аталган повесте аерым китап булып басылып чыккач, Али Карнайның исеме зур әдипләр белән беррәтән йөртелә башлый.

Балалар өчен әсәрләр яза. Рус һәм чит ил язучылары әсәрләрен тәрҗемә итү белән шөгыльләнә.

Өлкән лейтенант Али Карнай 1943 елда Бөек Ватан сугышында һәлак була. 112нче дивизиянең «Кызыл атлылар» дип исемләнгән гәзитенең җаваплы мөхәррире вазыйфаларын башкарганда, шигъри әсәрләр язарга өлгереп кала.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә