Али Сүнәев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Али Сүнәев latin yazuında])
Али Сүнәев
Туган телдә исем Али Рәшит улы Сүнәев
Туган 11 июнь 1981(1981-06-11) (42 яшь)
СССР, РСФСР, Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Мюнхен техника университеты[d]
Һөнәре информатика буенча галим
Эш бирүче Карлсруэ технология университеты[d]
Ата-ана
Сайт http://www.aifb.kit.edu/web/Ali_Sunyaev/en

Али Сүнәев, Али Рәшит улы Сүнәев (Алманиядә: Ali Sunyaev; 1981 елның 11 июне, СССР, РСФСР, Мәскәү) ― галим, философия докторы (PHD, 2010), Карлсруэ (Алмания) Технология институтында информатика буенча профессор, Гамәли информатика институты директоры.[1]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1981 елның 11 июнендә Мәскәүдә танылган астрофизик Рәшит Сүнәев (1943) гаиләсендә туган. Әнисе Гүзәл (Әпсәләмова) ― табиб-терапевт (тарих фәннәре докторы профессор Разия Мөэминова бертуганның кызы). Бертуганнары: өлкән абыйсы Шамил (1971), генетик, молекуляр биология профессоры, Гарвард университетында эшли; икенче абыйсы Усман, компьютер белгече (Мәскәүдә яши), сеңлесе Зөлфия, табиб, Мюнхен университетында диссертация яклаган медицина докторы, Берлинның Шаритэ клиникасында эшли.

Али Рәшит улы Мәскәүнең математика тирән өйрәнелә торган 1534нче гимназиясендә укыган. Әтисенең һөнәренә бәйле, гаиләсе белән 1996 елда Россиядән Алманиягә күченә. 1998 елда Боннда (Алмания) Россия консуллыгы каршындагы урта мәктәпне тәмамлаган. [2] 2000 елда Мюнхен янындагы Гархингта Вернер Гейзенберг исемендәге гимназияне тәмамлаган һәм Мюнхен техник университетына (алман. TUM) укырга кергән. 2005 елда информатика факультетын тәмамлаган һәм компьютер фәннәре өлкәсендә диплом алган. Шул ук елда TUM информатика институтының аспирантурасына укырга кергән. [3]

Али Рәшит улы 2010 елда диссертация яклап, сәламәтлек саклау өлкәсендә мәгълүмат системаларының куркынычсызлыгын анализлау методлары һәм аларны гамәли куллану темасы буенча философия докторы (PHD) фәнни дәрәҗәсен алган. Ул ― программалар һәм мәгълүмати системаларны үстергәндә, әлеге эшнең техник һәм социаль якларын да исәпкә алу тарафдары. Фәнни эзләнүләре медицинада инновацион кушымталар, санау хезмәте, блокчейн, информацион технологияләр куркынычсызлыгы мәсьәләләрен үз эченә ала.[4]

2010 елда Кельн университетында профессор ассистенты булып эшли башлаган. 2016 елдан – Кассельдәге университет профессоры һәм мәгълүмати технологияләрне үстерү фәнни үзәге директоры. 2018 елдан – Карлсруэда урнашкан Технология институтының информатика профессоры һәм Гамәли информатика институты директоры. 2009 һәм 2012 елларда Гарвард университетының һәм Массачусетс технология институтының уртак лабораториясендә эшләгән. 2011 елның язында Мәскәү Югары икътисад мәктәбенең еллык конференциясенең пленар утырышында чакырылган лектор булган.

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгълүмат системаларын эшләү һәм идарә итү өлкәсендә эшли. Программалар һәм мәгълүмат системалары үсешендә техник һәм социаль аспектларны берләштерүгә аерым игътибар бирә. Аның фәнни кызыксынулары медицинада инновацион кушымталар эшләү, болытлы исәпләүләрне,[5][6][7] блокчейн (Блоклар чылбыры)[8] / DLT, шулай ук мәгълүмат системаларының куркынычсызлык идарәсен үз эченә ала. [9] Алман фәнни-тикшеренү җәмгыяте, Алмания мәгариф һәм фәнни тикшеренүләр федераль министрлыгы, Алманиянең икътисад һәм климатны саклау федераль министрлыгы һәм кайбер компанияләр (мәсәлән, штаб-фатиры Вальдорфта булган SAP SE яки SQS AG) тарафыннан финансланучы берничә проектны җитәкли.

Фәнни тикшеренүләре өчен берничә бүләккә ия булган. [10][11] Дөньяның әйдәп баручы фәнни басмаларында басылган хезмәтләр авторы. [12][13][14][15]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]