Алла Ахундова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алла Ахундова latin yazuında])
Алла Ахундова

Тугач бирелгән исеме: Алла Нури кызы Ахундова
Туу датасы: 27 октябрь 1939(1939-10-27) (84 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, Мәскәү
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь, тәрҗемәче, сценарист
Иҗат итү еллары: 1957—х. в.
Юнәлеш: лирика, тәрҗемә
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: 1957, «Московский комсомолец»
Бүләкләр: Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе -1988 Азәрбайҗан ССР дәүләт премиясе - 1970

Алла Ахундова, Алла Нури кызы Ахундова (әзери. Alla Nuri qızı Axundova, 1939 елның 27 октябре, ССРБ, РСФСР, Мәскәү) — совет һәм азәрбайҗан шагыйре, драматург, тәрҗемәче, сценарийлар авторы, Азәрбайҗан ССР дәүләт премиясе лауреаты (1970), Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1988). Рус телендә иҗат итә. ССРБ язучылар (1969) һәм кинематографистлар (1971) берлекләре әгъзасы. Хәзәр университетының шәрәфле докторы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 елның 27 октябрендә Мәскәүдә хезмәткәр гаиләсендә туган. Әтисе азәрбайҗан, әнисе рус милләтеннән. Балачагы Нахчыван АССР Шахбуз районы(рус.) авылында узган. 1943—1948 елларда, Мәскәүдән эвакуация белән күченеп килеп, гаилә Бакыда яшәгән. 1948 елда кире Мәскәүгә кайткан. А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтын (1964), Сценаристлар һәм режиссёрларның югары курсларын(рус.) (1967) тәмамлаган. Беренче шигырьләре 1957 елда «Московский комсомолец»(рус.) гәҗитендә, соңрак «Юность» журналында басыла.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алла Ахундова — Россиядә һәм Азәрбайҗанда гына түгел, башка илләрдә, аерым алганда Япониядә, дөнья күргән дистәләгән шигъри җыентыклар авторы. Аның шигырьләре ике антологиядә — «20 гасыр рус шигърияте антологиясе»ндә һәм «Балалар өчен шигърият антологиясе»ндә дә басылып чыккан. Азәрбайҗан әдәбиятыннан Низами Гәнҗәвине һәм заманча шагыйрьләрне дә тәрҗемә иткән.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәрҗемә эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар өчен азәрбайҗан халык шигърияте әсәрләрен, халык җырларын, бәетләр, санамышлар, табышмаклар, тизәйткечләр тәрҗемә иткән һәм китап итеп бастырган (1967, 1987). Таҗик шагыйре Нариман Бакоевның (Нариман Бакозадә, таҗ. Наримон Бақозода, 1935—2009) «Кара син аны, наянны» китабын тәрҗемә иткән (рус. «Ишь ты, озорной», 1974). Борынгы төркиләрнең эпосын, инглиз, гарәп, грузин шагыйрьләренең шигырьләрен тәрҗемә итә. Угыз төрки халыкларының иң танылгын эпик әсәрләренең берсе — «Китаби дәдә Коркыт» китабын рус теленә тәрҗемә иткән. Азәрбайҗан шагыйре Гамлет Исаевның (Гамлет Исаханлы(рус.)) «Контрастлар» шигырьләр китабын тәрҗемә итә (2006). Шулай ук Вагиф Сәмәдоглу, Бәхтияр Ваһабзадә, Камал Абдулла, Фикрәт Хоҗа, Иса Исмаилзадә һ. б. азәрбайҗан әдипләрен русчага тәрҗемә иткән.

Азәрбайҗан теленнән тыш, А. Ахундова төрек, лак, гарәп, үзбәк, башкорт, грузин һәм башка телләрдән дә тәрҗемә итә[1].

А. Ахундованың үз шигырьләре инглиз, румын, француз, азәрбайҗан, гарәп, япон телләренә тәрҗемә ителгән.

« Алла Ахундова башка бернәрсә дә тәрҗемә итмичә, «Китаби дәдә Коркыт»ны гына тәрҗемә иткән булса да, ул вакытта да аның әдәбиятка керткән өлеше бәяләп бетергесез булыр иде[2]
Гамлет Исаханлы, «Хәзәр» славян университеты ректоры
»

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1989 Язгы маҗаралар (әзери. Bahar əyləncələri, рус. Весенние забавы)
  • 1984 Любочка
  • 1984 Куышу (әзери. Təqib)
  • 1983 Там, на неведомых дорожках
  • 1982 Онытылып калган әйберләр (рус. Забытые вещи, лат. Aizmirstās lietas)
  • 1982 Бала һәм җил (әзери. Uşaq və külək)
  • 1979 Гафу итегез безне (әзери. Bizi bağışlayın, рус. Простите нас)
  • 1977 Арыслан өйдән чыгып китте (әзери. Şir evdən getdi, рус. Лев ушел из дома)
  • 1976 Стойкий оловянный солдатик — мультфильм
  • 1975 Автомобиль, скрипка и собака Клякса
  • 1975 Алма алмага охшаган (әзери. Alma almaya bənzər, рус. Яблоко как яблоко)
  • 1974 Шаһзадә Кара алтын (әзери. Şahzadə-qara qızıl, рус. Прекрасная царевна Нефть) — мультфильм
  • 1974 Бервакыт җәй көне (рус. Однажды летом)
  • 1972 Бар булыгыз, кызлар (әзери. Var olun, qızlar, рус. Счастья вам, девочки)
  • 1971 Уртак икмәк (әзери. Şərikli çörək, рус. Хлеб поровну) — сценарист буларак, кинода беренче эше
  • 1969 Җыртдан — мультфильм
  • 1967 Без уйнаган диңгез буенда (рус. У моря, где мы играли)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • А. Ахундова. Семикнижие. Избранные произведения в 7-ми книгах. М., 2009 — Юбилеена чыгарылган җыентык[3].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ахундова Алла Нуриевна. Федеральная национально-культурная автономия азербайджанцев России, 31.07.2016(рус.)
  2. Ахундова Алла Нуриевна. Федеральная национально-культурная автономия азербайджанцев России, 31.07.2016(рус.)
  3. Ахундова Алла - поэт, драматург, сценарист. ourbaku.com (Наш Баку)