Алла Гарзавина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алла Гарзавина latin yazuında])
Алла Гарзавина
Туган телдә исем Гарзавина Алла (Алевтина) Викторовна
Туган 20 ноябрь 1936(1936-11-20) (87 яшь)
Казан шәһәре
Белем Казан дәүләт университеты
Һөнәре журналист
Бүләк һәм премияләре «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре»,

1984 елда ул Журналистлар берлеге әгъзасы ,

2002 елдан – «Казань» журналы редколлегия әгъзасы, 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 2003 елдан Россия Язучылар берлеге әгъзасы .

Алла Гарзавина - журналист

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алла (Алевтина) Викторовна Гарзавина 1936 елның 20 ноябрендә Казан шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. Берникадәр вакыттан соң әти-әниләре Үзбәкстанның Бохара шәһәренә китәләр һәм анда берничә ел яшиләр. Әтисе Виктор Петрович Гарзавин 1943 елда Ватан сугышында һәлак булга. Аннан соң аларның гаиләсе кире Казанга әйләнеп кайта.

А.Гарзавина Казанда урта мәктәпне тәмамлый. 1953-1958  елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала. Студент елларында  Казанның тарихи үткәне, һәйкәлләре һәм истәлекле урыннары белән кызыксына башлый.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959–1969 елларда Татарстанның Дәүләт музеенда эшли. Музейда  эшләү чорында фәнгә, тарихка кагылышлы материаллар туплый, экспозицион һәм күргәзмәгә куелган әйберләрнең нечкәлекләрен өйрәнә. Болар А.Гарзавинада белемен укучыга әдәби телдә җиткерү теләге тудыра. Аның беренче мәкаләсе 1959 елда дөнья күрә, аннан соң бер-бер артлы Казанның архитектурасына, фән һәм мәдәният эшлеклеләренә багышланган мәкаләләре басыла. Казанның истәлекле урыннары турында язылган материалга нигезләнеп, 1968, 1984 һәм 2000 елларда берничә юл күрсәткеч (брошюра) төзеп нәшер итә.

1969 елдан А.Гарзавина Казан сәяхәтләр һәм экскурсияләр бюросында эшли башлый, 1972–1979 елларда аның директоры була. Ул җитәкләгән Казан бюросы илдә иң яхшы күрсәткечләргә ирешә. Биредә эшләү тәҗрибәсен ул берничә брошюрага җыеп бастырып чыгара.

1979–1991 елларда Татарстан китап нәшриятында эшләгәндә, Алла Гарзавина төбәк тарихын өйрәнү белән ныклап торып шөгыльләнә. Төпле белеме, армый-талмый эзләнүләре һәм бай иҗади күзаллавы аңа нәфис-документаль жанрда мавыктыргыч әсәрләр язарга ярдәм итә. 1990 еллар ахырында автор Ватан тарихында әһәмиятле роль уйнаган һәм Россия тарихын төптән үзгәрткән шәхесләрнең эшчәнлеген яңача бәяләп очерклар яза. Казан университетының 200 еллыгына багышланган «Карл Фукс Казан турында», «Лев Толстойның Казан чоры» һ.б. хезмәтләре әнә шундыйлардан.

1992 елдан  А.Гарзавина – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында эшли: 2002 елга кадәр баш әдәби редактор, соңрак фәнни-методик эшләр һәм контроль бүлегендә өлкән фәнни хезмәткәр.

Мактаулы исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре»
  • 1984 елда ул Журналистлар берлеге әгъзасы  
  • 2002 елдан – «Казань» журналы редколлегия әгъзасы
  • 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы 2003 елдан Россия Язучылар берлеге әгъзасы .

Төп басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Моя Казань: исторический и архитектурно-художественный облик / соавт. И.А.Новицкая. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 192 с. – 32000 экз.
  • .В Казань, профессору К.Ф.Фуксу...: художественно-докум. жанр. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 240 с. – 6500 экз.
  • Знаменитые люди о Казанском крае: научно-популярные очерки (автор-составитель). – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 184 с. – 11000 экз.
  • ...Отчизне посвятим души прекрасные порывы! (Декабристы и Казань): художественно-документальный жанр. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. – 199 с. – 10000 экз.
  • Знаменитые люди о Казанском крае: научно-популярные очерки / автор-составитель, соавт. И.А.Новицкая. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. – 221 с. – 10000 экз.
  • Знаменитые люди о Казани и Казанском крае: научно-популярные очерки / соавт. И.А.Новицкая. – Казань: Изд-во «Казань», 1999. – 424 с. – 5000 экз.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ефремов А. Почему скучает турист? // Сов. культура. – 1979. – 24 апр. Аристов В. Вначале был поиск. Размышления о жанре // Сов. Татария. – 1987. – 2 авг.  

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]