Алла Масевич

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алла Масевич latin yazuında])
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Туу датасы 9 октябрь 1918(1918-10-09)[1]
Туу урыны Тбилиси, Гөрҗистан Демократик Җөмһүрияте
Үлем датасы 6 май 2008(2008-05-06) (89 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, Россия
Җирләнгән урыны Ховански зираты[d]
Туган тел рус теле
Һөнәр төре йолдызбелгеч
Эш урыны Государственный астрономический институт им. П. К. Штернберга[d]
Әлма-матер Петербург дәүләт университеты
Әгъзалык Берлин фәннәр академиясе[d] һәм Рәсәй фәннәр әкәдимиясе
Бүләкләр
ССҖБ дәүләт премиясе Хөрмәт Билгесе ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены РСФСР атказанган фән эшлеклесе
Commons-logo.svg Алла Масевич Викиҗыентыкта

Алла Генрих кызы Масевич (9 октябрь 19186 май 2008) — совет астрономы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алла Генрих кызы Масевич 1918 елның 9 октябрендә Тбилиси шәһәрендә туган.

1940 елда Карл Либкнехт исемендәге Мәскәү индустриаль-педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Институтны тәмамлаганнан соң астрономия һәм геофизика кафедрасына аспирантурага кабул ителә.

1943-1952 елларда П. К. Штернберг Дәүләт астрономия институтында эшли.

19521987 елларда — СССР Фәннәр академиясенең Астрономия советы рәисе урынбасары. 1957 нче елда Җирнең ясалма юлдашларын оптик күзәтүләр җитәкчесе. 19811982 елларда — космик киңлекне өйрәнү һәм тыныч максатта куллану буенча БМО-ның 2-се конференциясен әзерләү буенча БМО-ның оештыру комитетының Генераль секретаре урынбасары.

19701976 елларда Мәскәү дәүләт геодезия һәм картография институтының космик геодезия кафедрасы профессоры. 19872003 елларда — Астраномия Советының төп гыйльми хезмәткәре.

Төп гыйльми хезмәтләре йолдызларның эчке төзелеше һәм эволюциясе теориясен һәм галәм геодезиясенә карый. 19491950 елларда П. П. Паренаго белән бергә Герцшпрунг — Рассел диаграммасында эзмә-эзлелекләрнең һәрберсе өчен масса — яктыртылышы һәм масса — радиус бәйләнешен җентекле тикшерү башкара. В. Г. Фесенков белән бергә төп эзлеклелек буенча йолдызларның корпускуляр нурланыш юлы белән массасын югалту эволюциясе мөмкинчелеген карый.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1975),

Халыкара астронавтика федерациясенең А. Галабер исемендәге премиясе лауреаты (1963),

Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1975),

«Мактаулы Билгесе» ордены (1961),

1987 елдан — РСФСР-ның атказанган фән эшмәкәре.

К. М. Смирнова 1972 елның 9 маенда Кырым астрофизик обсерваториясендә ачкан кече планета 1904 Масевич аның хөрмәтенә аталган.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

История Солнца. 1955

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Колчинский И.Г., Корсунь А.А., Родригес М.Г. Астрономы: Биографический справочник. — 2-е изд., перераб. и доп.. — Киев: Наукова думка, 1986. — 512 с.
  • Московская энциклопедия. Том 1: Лица Москвы. Книга 2: И-М. — М.: Мая «Московские энциклопедии», 2008

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]