Аллергик конъюнктивит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аллергик конъюнктивит latin yazuında])
Аллергик конъюнктивит
Сурәт
Саклык белгечлеге офтальмология һәм Аллергология[d]
Симптомнар аллергическая реакция[d][1]
Дәвалануда кулланыла торган дару azelastine / fluticasone[d][2], olopatadine[d][2], olopatadine[d][3], cyproheptadine hydrochloride[d][4] һәм prednisolone acetate[d][5]
ICD-9-CM 372.14[6]
ICPC 2 идентификаторы F71
NCI Thesaurus идентификаторы C34506[1] һәм C34506[6]
 Аллергик конъюнктивит Викиҗыентыкта

Аллергик конъюнктивит — аллергия сәбәпле конъюнктива ялкынсынуы.

Кискен аллергик риноконъюнктивит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Патогенез[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атопия — тирә яктагы аллергеннарга аллергик җавап барлыкка килүнең генетик бирелүчәнлеге. Кискен аллергик риноконъюнктивит — 20% халыкта очраган иң таралган күз һәм борын аллергиясе. Түбәндәге ике клиник синдром клиник күренеше һәм аллергеннар охшашлыгы өчен тасвирлауга сайланды.

1.              Сезонлы аллергик конъюнктивит (поллиноз, чәчәк бизгәге) яз көне һәм җәй көне үсеш ала, иң таралган форма. Иң еш аллергеннар — агачлар һәм серкә, әмма аллергеннар үзенчәлеге географик урынга карап төрле була.

2.             Бар сезонлы аллергик конъюнктивит ел буе көзен көчәю белән була, өй тузаны талпаннарына (Dermatophagoides pteronyssinus), хайваннар кавыгына һәм гөмбәләргә сизүчәнлек ул вакытта аеруча арта. Сирәгрәк очрый һәм сезонлы аллергик конъюнктивитка караганда тынычрак бара.

Диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.    Борын тыгылу һәм томау төшү белән транзитор кискен күз кызару, яшь түгелү, кычыту белән билгеләнә .

2.   Билгеләре өянәк арасында тулысынча юк була.

•     Кабаклар шешү.

•     Хемоз һәм зур булмаган имчәкле җавап.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.              Симез күзәнәкләр стабилизаторы (натрий хромоглигаты 4 тапкыр көнгә, натрий недокромилы һәм лодоксамид 2 тапкыр көнгә) аларны озак кулланганда файдалы. Куллану ешлыгыннан кала препаратлар арасында башка аерма юк.

2.              Антигистамин препаратлары (левокабастин, эпинастин, эмедастин 2 яки 4 тапкыр көнгә) чагылган симптоматикада кулланалар. Алар симез күзәнәкләр блокаторлары кебек үк файдалы, препаратлар арасында аерма юк.

3.             Катнаш препаратлар (антигистамин һәм симез күзәнәкләр стабилизаторлары). 2 тапкыр көнгә олопатадин, кетотифен, азеластин.

4.             Стероидлар файдалы, ләкин аларны сирәк кулланалар.

Язгы кератоконъюнктивит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Патогенез[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язгы кератоконъюнктивит (ЯКК) — ике яклы рецидивлы ялкынсыну, анда мөһим рольне симез күзәнәкләр һәм IgЕ катнашындагы иммун механизмнар уйный. Күбесенчә авыру малайларны зарарлый һәм гадәттә тормышның 1 декадасында үсеш ала (урта яшь 7 ел); 95% очракта авыру олыларда һәм яшүсмер контитгентында очрый, калганнарның кератоконъюнктивит үсеш ала. ЯКК уртача климат шартларында сирәк очрый, шул ук вакытта Төньяк Африка өлкәсендә ЯКК җитди проблемага әйләнде. Уртача климатлы өлкәләрдә якынча 75% пациентның бер үк вакытта атопия бар, ә 66% очракта атопия туганнарда да очрый. Мондый пациентларның балачагында бик еш экзема һәм астма үсеш ала. ЯКК яз азагы һәм җәен көчәю чикләре белән сезонлы үсеш ала, ә ел дәвамында симптоматика түбән була ала.

Классификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Кабак формасы. Ялкынсыну өске тарзаль конъюнктиваны каплап ала, ялкынсынган өске тарзаль пластинка һәм мөгезкатлау эпителие турыдан-туры бәйләнеше өчен авыру чагылган мөгезкатлау зарарлануы белән бара ала

2. Лимбаль форма Авыру гадәттә караңгы тире төсле пациентларында һәм Азиянең төп яшәүчеләрендә үсеш ал.

3. Катнаш формага кабак һәм шулай ук лимбаль форма билгеләре хас.

Диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.    Симптомнар. Кычыту, яшь түгелү, күз чагылу, чит җисем тойгысы, кыздыру һәм мул лайлалы бүлендек белән бәйле була ала. Шулай ук еш күз йомуны билгелиләр, аны ялгыш неврологик симптоматика буларак кабул итеп була.

2.             Кабак формасы

•     Өске тарзаль пластинка имчәкләренең таралган гипертрофиясе (рәс. 8. 13а).

•     Макроимчәкләр (< 1 мм) полигональ урнаша, яссылана һәм «йомры таш түшәлгән» сыман була (рәс. 8. 13б).

•     Лайла белән капланган гаять зур имчәкләр (рәс. 8. 13в).

•     Авыруның активлыгы түбәнәю конъюнктиваль инъекция һәм лайла эшләп чыгаруның кимүе белән сыйфатлана (рәс. 8. 13г).

3.             Лимбаль форма

•     Очында аерым ак таплар (Trantas таплары) белән лимбаль конъюнктивада койкасыман имчәкләр (рәс. 8. 14а-в).

•     Тропиктагы климатта лимбаль форма бик авыр барышлы була ала (рәс. 8. 14г).

4.             Кератопатия бик еш кабак формасында барлыкка килә һәм түбәндәге рәвештә беленә ала.

•     Иң беренче күренешләре — мөгезкатлауның өске өлешен катнаштырган нокталы эпителиаль эрозияләр.

NB ЯКК белән пациентларның бик еш кератоконус үсеш ала, ул шешү һәм тамырлануга югары  бирелүчәнлек белән кыенлаша ала.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.              Урынлы

а)  симез күзәнәкләр стабилизаторы монотерапия сыйфатында сирәк файдалы, ләкин стероидлар куллану ихтыяҗын киметә. Лодоксамид  һәм натрий недокромилы натрий кромглициатка караганда чагыштырмача файдалы;

б)  антигистамин препаратлары монотерапиядә симез күзәнәкләр стабилизаторы кебек үк файдалы;

в)  стероидларны башлыча кератопатиядә кулланалар, әмма алар кыска вакытка чагылган уңайсызлыкларны киметү өчен кирәк булырга мөмкин. Флуорометолон 0, 1% сайлау препараты санала, чөнки ул башкалардан азрак КЭБ арттыра ала.

 Көчәйгәндә дәвалауны көчле, төгәл дозалар белән үткәрергә кирәк. Ремиссия вакытында стероидлар белән дәвалауны туктатырга кирәк;

г) ацетилцистеин муколитик үзлекле һәм башлангыч гиперкератозны дәвалаганда файдалы;

д) циклоспоринны стероид-резистент очракларда 4 тапкыр көнгә кулланырга ярый. Яхшыру якынча 2 атнадан соң җитә, ләкин препаратны кискен туктатканда рецидив була ала.

2.             Кимерчәк астына стероидлар инъекциясен гадәти дәвалауга тотрыклы пациентларга билгелиләр. Өске кабакны борып алып 0,1 мл дексаметазон 4 мг/мл яки триамцинолон 40 мг/мл кертәләр. Бу ике препарат арасында файдалыкта аерма юк.

3.             Системалы

а) иммуносупрессив терапияне (стероидлар, циклоспорин һәм азатиоприн) максималь толерант дозаларда авыр рецидивлы, урынлы терапиягә тотрыклы очракларда билгелиләр;

б) антигистамин препаратлары эчкә йокыны нормальләштерергә һәм төнге кычытуны киметергә булыша.

4.              Хирургия

а) өске кератэктомияне төерчәләрне бетерү өчен үткәрәләр. Эпителийны кальцийланган өслек кырыена кадәр бетерәләр һәм иң өске диссекцияне башкаралар. Рецидивларны булдырмау өчен дәвалауны мөгезкатлау кабат эпителийланганчыга кадәр башкаралар. Альтернатива булып эксимерлазерлы фототерапевтик кератэктомия санала;

б) амниотик мембрананы трансплантация белән тарзорафия яки ламелляр кератопластиканы авыр рецидивлы эпителиаль кимчелекләр һәм җәрәхәтләнү булганда башкаралар.

Атопик кератоконъюнктивит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Патогенез[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атопик кератоконъюнктивит (АКК) — сирәк, ике яклы, симметрияле баручы авыру, ешрак анамнезында атопик дерматит белән яшь ир кешеләрендә үсеш ала. Пациентларның якынча 5%ы балаларның язгы формасы белән азаплана. АКК хроник барышка, түбән ихтималлы савыгу һәм күрү югалтуның югары куркынычлыгына бирелүчән. Пациентлар тирә-якның киң колачлы һава аллергеннарына сизгер.

Диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диагнозны клиник күренеш нигезендә куялар, чөнки АККны ЯККтан аера торган лаборатор сынаулар юк.

1.              Симптомнар ЯКК симптомнарына охшаш, ләкин авыррак һәм даими характерлы бара.

2.              Кабаклар

• Бик еш хроник стафилококклы блефарит һәм мадароз барышында кызыл, калынайган, мацерицияланган, тарайган күз ярыгы (рис. 8. 16а).

•     Тире юкару аскы кабакның кайтарылуына һәм эпифорага китерә ала.

3.     Конъюнктива

•     Өске һәм аскы тарзаль пластинкаларда, шулай ук аскы гөмбәз өлкәсендә — микроимчәкле конъюнктивит.

•     Вакыт белән гаять зур имчәкләр ясала ала.

•     Тарзаль конъюнктива җөйләнү һәм инфильтрация гаять зур имчәкләрнең тәлпәюенә һәм конъюнктиваның конъюнктиваның төзелешсез күренешенә китерә (рәс. 8. 16б).

•     Җөйләүче конъюнктивит аскы гөмбәзнең кыскаруына китерә ала (рәс. 8. 16в).

•     Симблефарон һәм яшь ите мөгезләнү (рәс. 8. 16г).

4.              Кератопатия

•     Мөгезкатлауның аскы өлкәсендә нокталы эпителиаль эрозияләр (рәс. 8. 16д).

•     Хроник өске ялкынсыну нәтиҗәсендә эпителийның кимчелекләре, төерчәләр һәм мөгезкатлауның периферик тамырлануы барлыкка килә (рәс. 8. 16е).

•     Кератоконус, икенчел бактериаль һәм гөмбәле инфекция, агрессив барыш һәм шулай ук гади герпес вирусы чыгарган ялкынсынуга бирелүчәнлек.

NB АКК белән пациентларның шулай ук калкансыман пресениль катаракта үсеш алырга мөмкин.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

АККда дәвалау ЯККдагы кебек, ләкин дәвалауга авыррак бирелә һәм озак вакыт таләп итә.

1. Урынлы дәвалау

а) симез күзәнәкләр стабилизаторы нәтиҗәле, аларны көчәюне профилактика сыйфатында ел дәвамында  һәм стероидлар кулланышын киметү максатында кулланырга кирәк;

б) кеторолак симез күзәнәкләр стабилизаторы белән яраша;

в)  антигистамин препаратлары ЯКК караганда файдасы кимрәк;

г)  стероидлар авыр көчәюдә һәм кератопатиядә кыска вакытка нәтиҗәле. Кайбер пациентлар озак вакытлы түбән дозадагы стероидлар белән дәвалауга тәңгәл контроль өчен мохтаҗ.

д)  ацетилцистеин муколитик препарат кебек бирәләр;

е)  циклоспорин авыр очракларда һәм стероидларга ихтыяҗны киметә. Ләкин аны сайлау препаратларына кертү өчен алга таба тикшеренүләр кирәк;

ж)  антибиотикотерапияне һәм кабаклар гигиенасын бергә булган стафилококклы блефаритта үткәрәләр.

2.    Стероидларны                  кимерчәк өстенә инъекцияләр урынлы дәвалау файдасыз булганда башкаралар.

3.             Системалы дәвалау

а)  антигистамин препаратларны чагылган кычыту булганда кулланалар;

б)  антибиотикотерапияне (доксициклин 50-100 мг/тәү 6 атна дәвамында яки азитромицин 500 мг 1 тапкыр көнгә 3 көн дәвамында) блефарит чыгарган ялкынсынуны киметү өчен кулланалар;

в)  циклоспорин авыр очракларда бирәләр.

NB Кабак кырыенда S. aureus югары тупланышы өчен катаракта хирургиясеннән соң эндофтальмит үсешенең югары куркынычлыгы бар.

Зур күзәнәкле имчәкле конъюнктивит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Патогенез[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зур күзәнәкле имчәкле конъюнктивит (ЗКИК) беренче тапкыр контактлы линзалар кигәндә тасвирланган, ләкин соңыннан тарзаль конъюнктиваның механик зарарлануыннан соң ачыкланган (күз протезы, өске җөйләр һәм фильтрацион мендәр). ЗКИК үсеше куркынычлыгы контактлы линза өслегендә лайла һәм корыган күзәнәкләр җыелганда арта (рәс. 8. 17). ЗКИК контактлы линзалар кигәндә зур булмаган аллергик җавап белән китерелеп чыга ала.

Диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.   Симптомнар Күздә чит җисем тойгысы, кызару, кычыту, контактлы линзалар кия алмау. Симптомнар бик еш контактлы линзаны салдырганда көчәя.

2.             Билгеләре

•   Контактлы линзаның аны өске кабак белән эләктергәндә артык күчмәлеге.

•   Лайланың артык эшләнүе һәм контактлы линзаның пычрануы.

•   Өске тарзаль конъюнктивада микроимчәкләр.

• Азган очракларда — аларның башларында урынлы җөйләнү белән макроимчәкләр.

NB ЯККдан аерма буларак кератопатия токсик цитокиннар кимрәк эшләнеп чыгарылганга сирәк үсеш ала.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.     Кузгату агентын  бетерү.

•   Контактлы линзалар куллануын туктату.

•   Тышкы җөйләр, күз протезларын һәм б. ш. алып кую.

2.    Контаклы линзалар яки күз протезларын    чистарту..

•   Көндәлек линзалар куллану.

•   Каты контактлы линзаны чистарту җиңелрәк.

•   Аксымны бетерүче дарулар куллану.

•   Протезны махсус чаралар белән чистарту һәм шомарту.

3.              Симез күзәнәкләр стабилизаторы  консервантсыз йомшак контактлы линзалар кулланган пациентларга билгелиләр.

4.              Стероидларны урынлы сирәк кулланалар, ләкин алар күз протезын кулланганда чыгарган ЗКИК дәвалаганда куркыныч түгел.

Билгеле булганча, аллергия күпйөзле. Кайбер кешеләрдә ул үзен томау төшү белән, икенчеләрдә — тире чабыру, өченчеләрендә — аллергия конъюнктивиты (күзнең тоташтыргыч тукымасы ялкынсынуы) белән сиздерә. Аллергия конъюнктивиты... Бу сүзләрне ишетеп кенә белгән кешеләр—нинди бәхетле! Ә менә кайбер кешеләргә агачлар серкә очырган, үсемлекләр чәчәк ата башлаган чорда, урамга чыкканчы бөтен тәннәрен каплый торган киемнәр, күзләренә саклана торган күзлекләр киергә, кайберләренә бөтенләй урамга чыкмыйча, көннәр буе күздән яшь агызып өйдә утырырга туры килә.

Тик бу яшьләрне кайгы түгел, ә мәкерле, сезонлы (язгы) аллергия конъюнктивиты китереп чыгара.

Статистика буенча, аллергия конъюнктивиты 15 % халык өчен ят нәрсә түгел. Ул үзе генә дә булырга мөмкин, шулай ук ринит, бронхиаль астма һәм дерматит белән бергә дә очрый. Аллергия конъюнктивиты белән авырган кешеләрнең күзләре кызарып чыга, күзләрдән яшь ага башлый. Ул кешеләрдә күзгә чүп кергән кебек тоела һәм бу аларны әледән-әле борчып тора. Әгәр дә мондый хәл ел саен төрле үсемлекләр чәчәк аткан вакытта кабатланып торса, аллергия конъюнктивитына шикләнергә кирәк.

Күзләрнең үсемлек серкәсенә артык сизгерлеге бу авыруга китерүче төп сәбәп булып тора. Гадәттә авыру кискен башланып китә. Яктыдан курку барлыкка килә, күзләрдән яшь ага, алар кычыта башлый. Авыруның хәле урамга чыккач, бигрәк тә авыл җирләрендә, төрле үсемлекләр күп урыннарда начарланып китә. Ул еш кына аллергия риниты (борынга томау төшү) белән бергә бара, бу очракта авыру — поллиноз дип атала.

Гадәттә чир ике этапта бара. Беренчесе — кеше чәчәкләр серкәсе белән беренче тапкыр очрашканда күзәтелә, мәсәлән, май аенда бу каен яки өрәңге агачы серкәләре, ә июнь аенда тузганак (одуванчик) һәм юкә агачы серкәләре сәбәпче булырга мөмкин. Ләкин кайвакыт аллерген белән икенче тапкыр очрашканда авыру үзен бик көчле сиздерә һәм озак дәвам итә.

Аллергиянең нидән икәнен белү өчен, дәвалау учреждениесендә диагностик тикшерү уздыру кирәк.

Аллергик конъюнктивитка шик туса, нишләргә соң? Беренче чиратта.

соңармыйча аллсрголог-табибка яисә күз табибына күренергә кирәк, ул тиешле дәваны билгеләр. Ләкин белгечкә күренгәнче, хәлегезне үзегез дә бераз җиңеләйтә аласыз. Моның өчен көненә берничә тапкыр күзләрне җылы су белән юыгыз. Күзләр кычытса, инфекция керү куркынычы булганлыктан, аларны кул белән ышкырга ярамый. Урамга чыгар алдыннан кояш күзлеге киегез.

Сезонлы аллергия конъюнктивитын дәвалау бик катлаулы. Иң әүвәл аллергия бирүче үсемлекне белеп, аның белән контактны бетерергә ки­ рәк. Үсемлекләр чәчәк аткан чорда урамда азрак булырга тырышу, күзләрне серкәләр тәэсиреннән күзлек киеп саклау, өйгә кайткач душ кереп, тәндәге серкәләрне юып төшерүләр дә мөһим чара булып санала.

Авыру кискенләшкән вакытта махсус диета кулланырга тәкъдим ителә.

Ашау рационыннан шоколад, җир җиләге, консерваларны, какланган ризыкларны, тәмләткечләрне чыгару күз алдында тотыла.

Күз табибы ялкынсынуга, аллергиягә каршы сезгә яраклы күз тамчылары билгеләргә мөмкин. Авыру бик көчле барган очракта, табиб дару эчәргә киңәш итәр.

Еш кына аллергик реакциягә вируслы инфекция кушыла. Аллергия, ялкынсыну аркасында саклану көчен югалткан күзнең лайлалы тышчасына вируслар, бактерияләр, төрле микроорганизмнар һөҗүм итә. Шуңа күрә бер үк вакытта вирусларга һәм аллергиягә каршы дарулар кулланалар.

Вирусларга каршы универсаль тәэсир итүче дару булып, интерферон нигезендә ясалган күз тамчылары исәпләнә. Шулай ук офтальмоферон тамчылары вирусларга, хламидийларга каршы тәэсир итә һәм бактериаль инфекциягә каршы көрәштә организмның көчен күтәрә.

Аллергия конъюнктивиты профилактикасы йөзеннән, авыруга китерүче матдәләр — йорттагы тузан, балыклар өчен коры азык, көнкүреш химия чаралары белән контактны киметергә кирәк. Әгәр бу киңәшне даими үтәп булмаса, аллергиягә каршы табиб билгеләгән махсус күз тамчыларын тамызу зарур. Шулай ук аллергиягә бирешүчән кешеләргә түбәндәге кинәшләрне үтәү мөһим:

*торак йортта беркайчан да тәмәке тартмаска;

*үсемлекләр чәчәк аткан вакытта ишек һәм тәрәзәләрне ябып торырга;

*фатирда атнага 2 тапкыр дымлы җыештыру уздырырга;

*өс киемнәрен ябык шкафта сакларга;

*мамык мендәр, мамык юрган-түшәк кулланмаска;

*косметиканы ябык шкафта яки тумбочкада сакларга.

Болардан кала, аллергиядән интегүчеләргә, бик авыр булса да, фатирда яки өйдә эт-мәче (яки башка җанварлар) тотмаска киңәш ителә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.