Алмаз Гәрәев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алмаз Гәрәев latin yazuında])
Алмаз Гәрәев
Туган 16 сентябрь 1987(1987-09-16) (36 яшь)
Татарстанның Тукай районы Мусабай авылы
Милләт татар
Җефет Камал театры артисты Алинә Мөдәррисова
Балалар кызы Зөбәйдә
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган артисты

Гәрәев Алмаз Әлфир улы - Татарстанның атказанган артисты (2021)

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гәрәев Алмаз Әлфир улы 1987 елның 16 сентябрендә Татарстанның Тукай районы Мусабай авылында туа. 2008 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. Төрле характердагы образлар иҗат итүче киң диапазонлы артист. 2014 елны ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Театрдан кала, ул “Татарстан–Яңа гасыр” каналында “Манзара” тапшыруын алып бара.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны – шулай ук Камал театры артисты Алинә Мөдәррисова белән Зөбәйдә исемле кыз үстерәләр.

Рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

* Җаграп – “Гөргөри кияүләре” 
* Рәфис – “Дуслар җыелган җирдә” 
* Шәкүр – “Диләфрүз - Remake”   
* Эльбрус – “Мулла” (Т.Миңнуллин) 
* Рудольф –  “Бәби 
*  Илдус – “Мәхәббәт FM” (И.Зәйниев) 
* Славик – “Зөбәйдә адәм баласы” (Ш.Хөсәенов) 
* Валер – “Тартюф” (Ж.-Б.Мольер) 
* Поццо – “Годо” (С.Беккет) 
* Дус кызының ире – “Җәйнең бер көнендә” (Й.Фоссе) 
* Исмәгыйль – “Галиябану” (М.Фәйзи) 
* Раян – “Хафалы биюләр” (С.Юзеев) 
* Нияз – “Җилкәнсезләр” (К.Тинчурин) һ.б.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанның атказанган артисты (2021)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]