Алмаз Нурмөхәммәтов (2001)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алмаз Нурмөхәммәтов (2001) latin yazuında])
Алмаз Нурмөхәммәтов
Туган телдә исем Алмаз Әлфис улы Нурмөхәммәтов
Туган 2001(2001)
РФ, Татарстан, Түбән Кама
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы РФ
Һөнәре спортчы ( ирекле көрәш)
Ата-ана
  • Әлфис (әти)
  • Альбина (әни)
Бүләк һәм премияләре Россиянең спорт мастеры - 2020

Алмаз Нурмөхәммәтов, Алмаз Әлфис улы Нурмөхәммәтов (2001 ел, РФ, Татарстан, Түбән Кама) ― спортчы (грек-рим көрәше, ирекле көрәш), спорт көрәше (ирекле көрәш) буенча Россиянең спорт мастеры (2020), Россия чемпионы. ТАНЕКО нефть эшкәртү заводы (Түбән Кама) машинисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2001 елда Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә туган. Әтисе Әлфис Вәгыйз улы [1], хәзерге Түбән Кама районы Ташлык авылыннан, запастагы лейтенант, ТАНЕКО заводында технологик насос машинисты. Әнисе Альбина, шәфкать туташы. Сеңлесе Эльвина[2].

Алмаз Түбән Каманың 7нче санлы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Социалистик Хезмәт Каһарманы Н. Лемаев исемендәге Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә технологик насослар һәм компрессорлар машинисты һөнәрен үзләштерә. ТАНЕКОның каты калдыклардан 92 маркалы евробензин ясалучы каталитик крекинг җитештерү цехында эшли. КНИТУ-КХТИның Түбән Кама филиалында укый.

Спорттагы уңышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмаз (сулдан икенче, утырган) гаиләсе белән Казан кирмәнендә. 2022 ел,
«Гаилә һәм мәктәп»нең апрель саны тышлыгы
Эстониядә узган Tallinn Open турнирында

Кечкенәдән Түбән Каманың 8нче санлы спорт мәктәбендә ирекле көрәш һәм грек-рим көрәше белән шөгыльләнә (беренче тренеры Марсель Миргасимов була). Төп тренеры – халыкара класслы спорт мастеры, ирекле көрәш буенча дөнья чемпионатының бронза призеры Лилия Фәтхел кызы Исламова.

Ирекле көрәш буенча беренче җитди старты – 2016 елгы Татарстан чемпионатында катнашу. 15 яшендә шул чемпионатта 1нче урынны алып, үзе тәрбияләнгән 8нче спорт мәктәбенә дан китерә ― .

Аннан Идел буе федераль округы чемпионатында иң зур (120 кг) авырлыкта чыгыш ясап, җиңү яулый ― .

2016 елда ирекле көрәш буенча Бердск шәһәрендә (Новосибирск өлкәсе) узган Россия чемпионатында 1нче урын алып, ирекле көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсенә ия була [3].

Шул ук елны Казанда узган грек-рим көрәше буенча Россия чемпионатында 3нче урынны ала, әлеге спорт төре буенча да спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсенә ия була.

2018 елда спорт көрәше (ирекле көрәш) төре буенча спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсен раслый [4].

  • Эстониядә узган Tallinn Open турнирында I – II урыннар ― ;
  • Россия чемпионатында – III урын;
  • Иран чемпионатында – II урын ала.

2020 елда Богырысланда (Ырынбур өлкәсе) узган мастерлар турнирында ирекле көрәш буенча I урын алып, спорт мастеры нормативын үти. Мәскәүгә, ЦСКА командасына чакыру ала.

2020 елда Россия Федерациясе спорт министрлыгы приказы белән спорт көрәше буенча Россиянең спорт мастеры исеме бирелгән [5].

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түбән Камада «Безнең урам геройлары» (рус. Герои с нашего двора) исемле зур урам баннерында «Горурланабыз! Гордимся!» дигән язу белән ирекле көрәш буенча Россия чемпионы Алмаз Әлфис улы Нөрмөхәммәтовның (Раил Ходжаев белән бергә) фоторәсемен элеп куйганнар [6].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Альфис Нурмухаметов. ВКонтакте
  2. Расиха Фәизова. Нурмөхәммәтовлар. «Гаилә һәм мәктәп», 2022 ел, апрель, 2-5нче бит
  3. О присвоении спортивных разрядов.(үле сылтама) Приказ Министерства по делам молодежи и спорту Республики Татарстан № 423/н от 20.12.2016
  4. О присвоении спортивных разрядов. 2021 елның 10 июнь көнендә архивланган. Приказ Министерства по делам молодежи и спорту Республики Татарстан № 97/н от 14.05.2018
  5. О присвоении спортивного разряда «Мастер спорта России». Приказ Министерства спорта Российской Федерации № 113нг от 23.10.2020
  6. Герои с нашего двора. ВКонтакте