Алмания ФҖ гимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алмания ФҖ гимны latin yazuında])
Алмания ФҖ гимны
Дәүләт  Алмания
Көйязар Yozef Haydn
Текст авторы Август Генрих Гофман фон Фаллерслебен[d]
 Алмания ФҖ гимны Викиҗыентыкта
“Алманнар җыры” текстының Аугуст Һайнрих Һофманн фон Фаллерслебен кулъязмасы

Einigkeit und Recht und Freiheit (Бердәмлек, Хокук, Хөррият) — Алмания Федератив Республикасының дәүләт гимны.

Гимн тексты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Deutsch: Татарча: Tatarça:
Einigkeit und Recht und Freiheit

Für das deutsche Vaterland.
Danach laßt uns alle streben
Brüderlich mit Herz und Hand.
Einigkeit und Recht und Freiheit
Sind des Glückes Unterpfand.
Blüh' im Glanze dieses Glückes,
Blühe, deutsches Vaterland!
Blüh' im Glanze dieses Glückes,
Blühe, deutsches Vaterland!

Бердәмлек, Хокук, Хөррият

Алман җирендә хаким.
Изге туганлык хисләрен
Йөртсен күңeлендә һәркем.
Бердәмлек, Хокук, Хөррият —
Безнең бәхет солтаны.
Шул бәхеттә чәчәк атсын
Мәңге, Алман Ватаны!
Шул бәхеттә чәчәк атсын
Мәңге, Алман Ватаны!

Berdämlek, Xoquq, Xörriät

Alman cirendä xäkim.
İzge tuğanlıq xislären
Yörtsen küñelendä härkem.
Berdämlek, Xoquq, Xörriät –
Bezneñ bäxet soltanı.
Şul bäxettä çäçäk atsın
Mäñge Alman Watanı!
Şul bäxettä çäçäk atsın
Mäñge Alman Watanı!

Гимнның тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмания Федератив Республикасының хәзерге гимнының музыкасын композитор Франц Йозеф Һайдн (Franz Joseph Haydn' (1732—1809)) язган дип санала. Бу — рәсми караш. Дүрт куплеттан торган сүзләрен 1841 елда Аугуст фон Фаллерслебен (August Heinrich Hoffmann von Fallersleben (1798—1874)) иҗат иткән, монысы төгәл билгеле. Гимнның музыкасы Австриянең иске король гимнына нигезләнеп язылган дигән фикер дә бар, бу гимн беренче тапкыр 1797 елның 12 февралендә башкарылган булган. Хәер, безнең көннәргә кадәр сакланып калган тагын бер чыганак та бар әле — шул ук көйгә җырлана торган көньяк алман халык җыры. Аның беренче сүзләре: “Wieder klingen deutsche Lieder…” (Яңадан алман җырлары яңгырый).

Гимн 1922 елда Алман Республикасының беренче президенты Фридрих Эберт (Friedrich Ebert) тарафыннан расланган. Хәзерге заманда Фаллерслебен шигыренең өченче куплеты гына рәсми рәвештә башкарыла, гимнның исеме дә шул куплетның беренче сүзләреннән алынган: “Einigkeit und Recht und Freiheit” (Бердәмлек, Хокук, Хөррият). Веймар республикасында дүрт куплет та гамәлдә булган. Фашизм чорында (1933-1945 елларда) башлангыч текстның беренче куплеты гына кулланылган, ә шуннан соң "Һорст Вессель җыры" (Horst-Wessel-Lied) исемле фашистик марш башкарылган. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң „Deutschland über alles“ (“Алмания барыннан да өстенрәк” — Фаллерслебен шигыре нәкъ шулай башлана) рухында язылган өч куплетны рәсми кулланыштан төшереп калдырганнар. Шуңа да карамастан, Алманиядә аларны рәсми булмаган шартларда башкаруны тыя торган канун юк.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]