Алмас Нәзиров
Алмас Нәзиров | |
---|---|
Туган телдә исем | Алмас Әмин улы Нәзиров |
Туган | 29 февраль 1956 (68 яшь) ТАССР, Арча районы , Сеҗе |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Лубиян урман-техник көллияте, Идел буе дәүләт технология университеты[d] һәм Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университеты[d] |
Һөнәре | урманчы-инженер |
Балалар | улы, кызы |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | авыл хуҗалыгы фәннәре нәмзәте[d] |
Алмас Нәзиров, Алмас Әмин улы Нәзиров (1956 елның 29 феврале, ТАССР, Арча районы, Сеҗе) — урманчы — инженер, 2014-2017 елларда ТР урман хуҗалыгы министры, 2006-2014 елларда Арча районы башлыгы. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1956 елның 29 февралендә Татарстан АССР Арча районы Сеҗе авылында туган. Лубян урман хуҗалыгы техникумын (2012 елдан Лубян урман-техник көллияте) (1975), «урман хуҗалыгы инженеры» белгечлеге буенча М. Горький исемендәге Мари политехник институтын (1981, Йошкар-Ола), «банк эше» белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетын (2004, Мәскәү), «юриспруденция» белгечлеге буенча Идарә итү һәм хокук институтын (2006) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1971 елда ТАССР Саба районы Шәмәрдән эшчеләр бистәсендә (2002 елдан авыл) урнашкан Саба төзелеш-монтаж оешмасы (рус. СМО) эшчесе.
1971-1975 елларда Лубян урман хуҗалыгы техникумы укучысы (ТАССР, Кукмара районы, Лубян эшчеләр бистәсе (2002 елдан авыл).
1975-1978 елларда ТАССР урман хуҗалыгы министрлыгының Идел буе механикалаштырылган урман хуҗалыгының Ключище урманчылыгында урман (агач) хәзерләү урман мастеры.
1978-1985 елларда Татарстан урман хуҗалыгы идарәсенең Саба урман сәнәгать хуҗалыгы Сабабаш урманчылыгында урман (агач) хәзерләү урман мастеры (ТАССР, Саба районы, Лесхоз бистәсе).
1985-1988 елларда Саба урман сәнәгать хуҗалыгы Үзәк урман пункты урман (агач) хәзерләү өлкән урман мастеры.
1988-1989 елларда Саба урман сәнәгать хуҗалыгының баш инженеры.
1989-2001 елларда ТР урман хуҗалыгы министрлыгының Арча урман хуҗалыгы директоры.
2001-2006 елларда ТР Арча районы администрациясе башлыгы.
2006-2014 елларда Арча муниципаль районы башлыгы, Арча район шурасы рәисе, Арча шәһәре һәм районы шуралары депутаты, Бердәм Россия фиркасенең Арча җирле бүлекчәсе сәркатибе[1].
2014-2017 елларда ТР урман хуҗалыгы министры. 2018 елның 18 гыйнварында үзенең соравы буенча министр вазифасыннан азат ителә[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1985 ССРБ ВДНХ бронза медале
- 1993 ТР атказанган урманчысы
- 1997 РФ атказанган урманчысы
- 2005 «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале
- 2005 «ТР мәгарифе өлкәсендә уңышлары өчен» күкрәк билгесе
- 2006 РФ яшьләр сәясәте өлкәсе шәрәфле хезмәткәре
- 2018 «Татарстан Республикасы каршындагы хезмәтләре өчен» медале
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- А. Ә. Нәзиров «Чикләрсез татарлар» сайтында(үле сылтама)
- А. Ә. Нәзиров турында TatCenter интернет-порталында 2018 елның 19 гыйнвар көнендә архивланган.
- Идти своей тропой(үле сылтама). «Элита Татарстана», 30.03.2016
- Марина Юдкевич. В Татарстане появилось первое уголовное дело министра ? «Вечерняя Казань», 20.12.2017
- Николай Анисимов. Назиров ордена не достоин. «Звезда Поволжья», 26.03.2016
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 29 февраль көнне туганнар
- 1956 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Арча районында туганнар
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Урманчылар
- РФ атказанган урманчылары
- ТР атказанган урманчылары
- Лубян урман-техник көллиятен тәмамлаучылар
- Идел буе дәүләт технология университетын тәмамлаучылар
- Татарстан хөкүмәте әгъзалары
- Район башлыклары
- Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидатлары
- Бердәм Россия фиркасе әгъзалары
- Татарстанның урман хуҗалыгы министрлары