Алмас Шәйхулов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алмас Шәйхулов latin yazuında])
Алмас Шәйхулов
Туган телдә исем Алмас Галимҗан улы Шәйхулов
Туган 25 октябрь 1945(1945-10-25)
СССР, РСФСР, БАССР, Туймазы районы, Туймазы
Үлгән 6 гыйнвар 2022(2022-01-06) (76 яшь)
РФ, БР, Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре телче-төркиятче
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Бүләк һәм премияләре БР атказанган фән эшлеклесе

Шәйхулов Алмас Галимҗан улы (25 октябрь 1945 ел, СССР, РСФСР, БАССР, Туймазы районы, Туймазы2022 елның 6 гыйнвары, РФ, БР, Уфа) — телче-төркиятче. 1975 елдан Башкорт дәүләт университеты укытучысы, шул исәптән 2009 елдан татар филологиясе кафедрасы мөдире. Филология фәннәре докторы (2001), профессор (2001). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2011).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмас Галимҗан улы Шәйхулов 1945 елның 25 октябрендә Башкорт АССР-ының Туймазы районы Туймазы эшчеләр бистәсендә (хәзерге Башкортстан Республикасының Туймазы каласы) туган[1].

1963 елда Мәҗит Гафури исемендәге урта мәктәпне Дан грамотасы белән тәмамлый һәм хезмәт эшчәнлеген Туймазы геофизик кораллар һәм аппаратуралар заводында электр слесаре булып башлый.

1964-1965 елларда районның Түбән Бишенде авылындагы кичке мәктәптә рус теле һәм әдәбиятеннән укыта. 1965 елда Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар—рус бүлегенә укырга керә. 1975 елда университетны белем ала[2] һәм, югары белемле белгеч буларак, юнәлмеш буенча Туймазы шәһәре 7-нче урта мәктәбенең өлкән сыйныфларда ике ел рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

1972-1975 елларда ССРБ Фәннәр Академиясе Тел белеме институтының Төрки һәм монгол телләре секторы аспирантурасының көндезге бүлегендә укый.

1975 елдан Башкорт дәүләт университетында эшли: 1980 елга кадәр филология факультетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында ассистент була, 1980-1985 елларда — өлкән укытучы, 1985-2001 елларда доцент вазифаларын башкара. 2001 елдан — профессор сыйфатында. 2010 елда Алмас Шәйхулов татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире итеп сайлана һәм бүген дә бу вазифада эшли. Ул шулай ук БДУ-ның Гыйльми советы әгъзасы[3].

Галим бер вакытта «Идел—Чулман—Урал этнолингвистик төбәгенең төрки, монгол, фин-угыр һәм һинд-аурупа (славян) халыкларының рухи мәдәнияте» вуз-ара гыйльми-тикшеренү (уку) лабораториясе мөдире[4].

Профессор А. Г. Шәйхулов «Дөньяның әйдәүче тел гыйлеме белгечләре» (рус. «Ведущие языковеды мира», М., 2000) һәм «Урал—Алтай (төрки—монгол) тел гыйлеме» (рус. «Урало-Алтайское (тюрко-монгольское) языкознание»; М., 2001) дигән халыкара лингвистик энциклопедияләргә кертелгән[5].

2022 елның 6 гыйнварында вафат [6].

Гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галим вакытлы матбугатта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Нуретдинов А. Бәрәкәтле мөхиттә шытҡан орлоҡтар «Башҡортостан» гәзите, 2015, 24 октябрь.
  • Якимчук Р., Шейхвильданова Ф. Плеяда учёных и педагогов—филологов. Межрегиональная информационно-рекламная газета «Деловой МИР Башкортостана», 2015, январь-февраль, № 176.(рус.)
  • Поварисов С. Белем оҗмахында аткан чәчәкләр. «Ҡыҙыл таң» гәзите, 2014, 27 декабрь(тат.).
  • Хәбибуллин Ф. Әйдә, халыкка хезмәткә! (Алмас Шәйхулов менән әңгәмә). «Ҡыҙыл таң» гәзите, 2010, 21 октябрь. (тат.)
  • Фәхретдинова А. Алмас Шәйхулов: «Максатыбыз: Идел-Урал буенда яшәүче халыкларның телләре, мәдәниятләре арасындагы бәйләнеш үзенчәлекләрен ачып бирү». «Татар-информ», 2007, 2 октябрь. (тат.)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]