Алматы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Алматы
каз. Алматы
Байрак Герб
Flag of Almaty.svg NewGerb Almaty 2010.jpg
Ил
Казакъстан
Аким
Ахметжан Есимов[1]
Нигезләнде
Элеккеге исемнәр
Алматы, Заилийский, Верный
Мәйдан
339,36 км²
Мәркәз биеклеге
785 м
Милли тәркип
Дини тәркип
мөселманнар, христианнар һ.б.
Сәгать поясы
Телефон коды
+7 727
Почта индекслары
050000—050063
Рәсми сайт
Алматы (Казакъстан)
Red pog.png

Алматы (каз. Алматы — «алмалы», рус. Алма-Ата) — Казакъстан Республикасының иң эре шәһәре. Халык саны 1,4 млн кеше. Илнең икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе. Казакъстанда халык саны бер миллионнан артык булган бердәнбер шәһәре. 1997 елга кадәр Казакъстанның башкаласы булып тора.

Тянь-Шань тау итәге янында урнашкан шәһәр.

Тарих[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Заманча Алматы Русия буйсындыру гаскәрләре 1854 елның 4 февралендә Верный (Тугрылыклы) исеме белән хәрби ныгытма буларак салганнар.

1867 елда Верный — Төркистан генерал-губернаторлыкның Җидесу өлкәсенең үзәге.

1867 елның июлендә Җидесу казак гаскәре оештырылган.

1887 елның 28 маенда бик көчле җир тетрәү булган, 1798 йорт җимерелгән.

Татарлар шәһәргә нигезләү башыннан Верный шәһәренә толмач булып, сәүдә эшләре өчен килгәннәр. Верный шәһәрендә Татарка (Татар шәһәрлеге) өлеше килеп чыккан, ул әлегә дә саклана. Татарлар Алматыда беренче мәчетне салганнар.

1897 елда шәһәрдә 5,3% кеше татарча сөйләшкән (русча — 63,8 %, уйгырча — 8,6 %, казакъча — 8,2 %, сартча (юкка чыккан милләт) — 6,9 %, кытайча — 5,3 %).

1918 елда Совет хакимияте урнаштырылган.

1921 елда шәһәргә яңа исем — Алматы (рус. Алма-Ата) бирелә.

1927 елда Казакъстан башкаласы Кызыл-Урда шәһәреннән Алматыга күчерелгән.

1997 елда Казакъстан башкаласы Алматы шәһәреннән Астанага күчерелгән. Шулай итеп Алматы 70 ел дәвамында башкала вазифасын башкарган.

Спорт[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Тянь-Шань тау итәге янында дөньяның иң югары «Медеу» шугалагы (тимераякта шуу өчен боз мәйданы) урнаша.

2017 елда биредә 28нче Кышкы Универсиада үткәреләчәк.[3]

Идарә-җир төзелеше[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Алматы шәһәре 8 районнан тора:

  1. Алатау
  2. Алмалы
  3. Әуезов
  4. Бостандык
  5. Җитесу
  6. Медеу
  7. Нәүрүзбай
  8. Төрексиб

Хакимият[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Шәһәр башлыгы - каз. әкім, русча аким - мэр вазифасын башкара. Шәһәр әкиме (хакиме) Казакъстан президенты тарафыннан билгеләнә, шәһәр җыелышы (мәслихәт, казакъча маслихат) раслый, туры сайлау юк.

2008 елдан шәһәр әкиме - Ахметжан Есимов.

Шәһәрдә туган танылган кешеләр[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Казакълар[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Татарлар, башкортлар[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]