Алматы үзәк мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алматы үзәк мәчете latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәчет
Алматы үзәк мәчете
каз. Almaty ortalyq meshiti
Ил Казакъстан
шәһәр Алматы
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре җәмигъ мәчет
Төзелеш еллары 19931999 еллар
Төп даталар:
1999 (ачылу)
2011 (гөмбәз яңарту)
Халәте гамәлдә

Алматы үзәк мәчете (каз. Almaty ortalyq meshiti) — Казакъстанның Алматы шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчет. Алматы Верный исеме белән аталган чордагы (1867—1921) Татар мәчете нигезендә төзелгән[1]. Дини архитектура һәйкәле[2].

Верный. Татар мәчете

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җидесу өлкәсенең Верный (Алматының 1867—1921 еллардагы исеме) өлкә шәһәре Алма-Ата станицасы, Алма-Ата выселкасы, Татар бистәсе, Яңа шәһәр (Верный) кварталларыннан торган. 1890 елда Татар бистәсендә яшәүче татарлар шәһәрдә беренче мәчетне — Татар мәчетен төзегән[3].

1930-елларда милли азчылыклар өчен клуб булып хезмәт иткән, сугыштан соң универсам төзегәндә сүтелгән Татар мәчете[4] урнашкан урында 1993 елда шәһәрнең үзәк мәчетенә нигез салынган. Төзелеш эшләре 1999 елда гына тәмамланган. Проектның авторлары: архитекторлар С. К. Баймагамбетов, Ж. Н. Шарапиев, К. Жарылганов; конструктор К. Р. Толебаев.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ишегалды территориясе 0,95 га тәшкил итә. Бер үк вакытта якынча 7 000 кеше намаз укый ала[5]. Мәчет бинасы — гөмбәзле, манаралы, көнчыгыштан көнбатышка сузылган туры почмаклыктан гыйбарәт. Диварлары тыштан ак мәрмәр белән тышланган. Бинаның төп гөмбәзенең биеклеге 36 метр, диаметры 20 метр. Манараның биеклеге 47 метр.

Башта мәчет гади зәңгәр гөмбәзле булган. 2006 елда төп гөмбәзне үсемлек орнаменты булган керамик плитә белән, 20102011 елларда алтын пластиналар белән каплаганнар.

2003 елда Казакъстан почтасы үзәк мәчет сурәте белән бәясе 50 теңге булган марка чыгарган.

2006 елның 22 декабрендә Казакъстан милли банкы үзәк мәчет сурәте белән 500 теңге кыйммәтле көмеш акча чыгарган [6].

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Малиновская Е. Г. Мечеть, центральная. Китапта: Свод памятников истории и культуры города Алматы. Алматы: ТОО «Казахская энциклопедия», 2006 г., с. 288-289.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Алматы шәһәренең үзәк мәчете. mecheti.azan.kz(рус.)
  2. Алматы мәслихәтенең 2002 елның 23 гыйнварында узган XV сессиясе карары
  3. Верный - Алма-Ата. Ул. Лепсинская (ул. Фурманова). Татарская мечеть(рус.)
  4. Татарская мечеть (1890)(рус.)
  5. Владимир Проскурин. Алматы үзәк мәчете. dostoprim.almaty.kz(рус.)(ингл.)(казакъ)
  6. Мечети и соборы Казахстана. Центральная мечеть (г. Алматы). nationalbank.kz(рус.)