Алмашу реакциясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алмашу реакциясе latin yazuında])
Алмашу реакциясе
Сурәт

Алмашу реакциясе, метатезис реакциясе (рус телендә: Реакция обмена) — ике берләшмә, ике реагент, реакция төркемнәре яки ионнар арасында бер-берсенең состав өлешләрен алмашу белән барган химик реакция

Органик булмаган химия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Органик булмаган химиядә алмашу реакциясе вакытында, мәсәлән, ике тоз катионнары үз анионнарын алмаштыра:

Нитрат-ионнарны су эретмәсендә хлор ионнарына алмаштырганда көмеш хлориды утырмасы төшә.

Органик химия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Органик химиядә метатезис реакциясендә радикаллар катнаша. Реакцияне беренче тапкыр 1950 елда этиленны полимерлаштырганда Карл Циглер күзәтә. Француз нефть институтыннан Ив Шовинның эшләре бу реакцияләрнең механизмын һәм аларны сәнәгатьтә куллануны ачыклый.

Реакция XX гасырың 70-енче елларыннан ук сәнәгать масштабында кулланыла (мәсәлән, Royal Dutch Shell Shell Higher Olefin Process-та).

Катлаулы органик синтез 1990-ынчы елларда Роберт Груббс һәм Ричард Шрокның тотрыклы катализаторлары үсеше белән эшләнә.

Нефть химиясендә гадәти реакцияләр үткәрү белән беррәттән, яңа катализаторлар ярдәмендә гормоннар, антибиотиклар, феромоннар, гербицидлар җитештерү өчен катлаулы циклик берләшмәләр синтезында алмашуның катлаулы боҗра реакцияләрен үткәрү мөмкинлегенә ия була.[1]

Роберт Груббс, Ричард Шрок һәм Ив Шовин металл карбен комплекслары химиясе өстендә эшләгәннәре һәм метатезның каталитик олефин реакцияләрендә кулланганнары өчен 2005 елда Нобель премиясенә лаек булалар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Alois Fürstner, Oliver R. Thiel, Lutz Ackermann, Hans-Jörg Schanz, and Steven P. Nolan: Ruthenium Carbene Complexes with N,N‘-Bis(mesityl)imidazol-2-ylidene Ligands: RCM Catalysts of Extended Scope, J. Org. Chem., 2000, 65, 2204—2207,DOI: 10.1021/jo9918504.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]