Алпамша (дастан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алпамша (дастан) latin yazuında])
(Алпамыш дастаны битеннән юнәлтелде)
«Алпамша» эпосына багышланган 1988 елгы СССР почта маркасы

.

Алпамша («Алпамыш», «Алпамыш батыр», «Алып», «Алтыяшәр Алпамша») — Алпамша батыр турында сөйли торган татар, башкорт һәм башка төрки халыкларда таралган дастан.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алпамша дастаны XIV - XVII гасырларда төрки халыкларның дҗунгар хакимнәренә каршы көрәш чорында барлыкка килгән дип санала.[1]

Беренче тапкыр 1899 елда Казан шәһәрендә «Кыйсса-и-Алпамыш» версиясе астында басыла.[2]

XX гасыр башында Ырынбур губернасында А.Г.Бессонов тарафыннан язып алына. Эпосның «Алып», «Алтыяшәр Алпамша» һ.б. исемле вариантларын М.А.Буранголов, С.Ә.Галин, К.Мәргән, С.Ф.Миржанова, М.М.Сәгыйтов, С.Г.Сафуанов, Н.Д.Шоңкаров һ.б. язып ала.[3] Аларны Алпамша батырлыгына бәйле гомуми сюжет берләштерә. Алып үз хакимлеге астында халыкны берләштерә, илендә тынычлык һәм гаделлек тергезә.

Көй вариантларын Шоңкаров язып ала, К.Й.Рәхимов нотага сала. Эпосның Башкортстанда, Чиләбе, Самар, Сарытау, Ырынбур өлкәләрендә язып алынган 30га якын варианты архивта саклана.[4]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Алпамыш. Тезисы докладов и сообщений регионального совещания по эпосу «Алпамыш», Ташкент, 1956.
  • Жирмунский В. М., Сказание об Алпамыше и богатырская сказка, М., 1960.
  • Башкорт халык иҗаты. 4-се к. Дастан. Уфа, 1999.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Алып-Манаш, в кн.: Улагашев Н. У., Алтай-Бучай. Ойратский героич. эпос, Новосибирск, 1941.
  2. Алпамыс-Батыр (эпос) // Казахстан. Национальная энциклопедия. — Алматы: Қазақ энциклопедиясы, 2004. — Т. I. — ISBN 9965-9389-9-7.
  3. Мәргән К. Башкорт халкының эпик комарткылары. Уфа, 1961.
  4. Башкирское народное творчество. К.1. Дастан. Уфа, 1987.