Алсу Сибгатуллина
Алсу Сибгатуллина | |
![]() | |
Туганда бирелгән исеме: |
Сибгатуллина Алсу Ринат кызы |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актрисасы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2015 — х. в. |
Театр: |
Алсу Сибгатуллина, Сибгатуллина Алсу Ринат кызы (1993 елның 6 марты, Россия Федерациясе, Татарстан, Казан) — драма актрисасы, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры (2015-2016) һәм Әлмәт татар драма театры артисты (2016 елдан башлап).[1] Дамирә Кузаева исемендәге премия лауреаты (2020).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993 елның 6 мартында Татарстанның Казан шәһәрендә туа.[1] Кечкенәдән үк иҗатка тартыла, фортепиано һәм җыр түгәрәкләренә йөри. Күбесенчә инглиз җырларын башкарырга ярата. Яраткан жанры - джаз. Шулай ук оста бии дә, әмма бию түгәрәгенә берничә тапкыр гына йөргәне бар.[2]
2000 елда мәктәпкә укырга керә. 2011 елда, 11нче сыйныфны тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институтына режиссерлык белгеченә укырга керә. Аны 2015 елда тәмамлый һәм Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрына эшкә чакырыла.[2] Анда бер ел буе хезмәт итә, әмма монда татар теленең һәм татар мөһитенең үсеш алмау белән канәгать булмау сәбәпле, Татарстанга күчеп кайта. 2016 елда Әлмәт татар драма театрына эшкә кабул ителә.
Театр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2015 елның уртасында, Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры коллективына кабул ителә. Бер елдан соң Әлмәт театрына күчә. Монда беренче рольләрдән берсе Гозәир Хаҗибәковның "Аршин мал алан" спектаклендәге Гөлчәһрә образы була. Төрле образларда иҗат итә ала торган актриса. Тамашачыларга күбрәк "Мең беренче төн"дәге перфомансы һәм Фәтхи Бурнашның "Яшь йөрәкләр" спектаклендәге Гөлчәһрә роле буенча таныш.[1]
Репертуар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Репертуарында 15кә якын роле бар.
- Гөлчәһрә – “Аршин мал алан” (Г.Хаҗибәков),
- Эля – “Сигезле бию” (Р.Сабыр),
- Маня - “Как прожить без взрослых” (Т.Воронина),
- Гөлҗамал – “Яшь йөрәкләр” (Ф.Бурнаш),
- Гөлчәчәк – “Хыял йорты” (И.Зәйниев),
- Курчак hәм авыл кешесе – “Микулай” (М.Гыйләҗев),
- Студент – “Көзге сере” (А. Фарятьев, А. Федоров),
- Нәфисә – “Адашкан ир” (Р.Габделхакова),
- Новелла “Аван” – “Аhәң”,
- Катарина – “Киребеткәг” (У.Шекспир),
- Илсөяр – “Йөрәк сере” (Л.Әминова),
- Икенче кыз – “Сөюнең соңгы бүләге” (А.Касона),
- Хәсәннең анасы – “Җил артыннан” (М.Спенглер, Х.Хоссейни) һ.б.[1]
Фотосурәтләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Алсу Сибгатуллина
-
Алсу Сибгатуллина сәхнә түрендә
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Алсу Сибгатуллина - актриса - биография - российские актрисы театра - Кино-Театр.Ру
- ИнтерТат
- Әлмәт татар драма театры сайты
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Сибгатуллина Алсу Ринатовна | Альметьевский драматический театр
- ↑ 2,0 2,1 Актриса Альметьевска рассказала о своей жизни и работе в театре, archived from the original on 2022-06-27, retrieved 2022-03-31
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- 6 март көнне туганнар
- 1993 елда туганнар
- Казанда туганнар
- Википедия:Театр эшлеклеләре турында портретсыз мәкаләләр
- Әлмәт театры актерлары
- Татар артистлары
- Шәхесләр:Әлмәт татар дәүләт драма театры
- Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар
- Дамирә Кузаева премиясе лауреатлары