Алтай Википедиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алтай Википедиясе latin yazuında])
Википедия Алтай Википедиясе

URL alt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр алтай теле
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 1094
Битләр саны 6173
Үзгәртүләр саны 46 386
Теркәлгән кулланучылар 2920
Актив кулланучылар 17
Идарәчеләр 4
Тирәнлек 162

Алтай Википедиясе Википедиянең алтай телендәге бүлеге.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елның 23 февралендә алтай телендә Википедия бүлеге ачыла, ул alt.wikipedia.org доменда эшли башлый.

Проект Викимедиа инкубаторында озак үсеш юлы уза — алтай телендәге беренчел бит (Тӧс бӱк) 13 ел элек — 2008 елның 28 апрелендә булдырыла. Чагыштырмача активлыкның беренче чоры 2012-2015 елларга туры килә, берничә дистә статья булдырыла, шулай ук иң мөһим система хәбәрләренең бер өлеше алтайчага күчерелә.

Бүлек тарихында иң яңа этап 2020 елның мартында башлана. Кулланучы Толуш (Надежда Енчинова) инкубаторда проектны үстерүгә актив кушылган волонтерлар төркемен оештыруга ирешә. Аларга шулай ук Википедиянең тәҗрибәле катнашучылары да ярдәм итә. Надежда Алтай Республикасы географиясенә багышланган мәкаләләрдә көч куярга тәкъдим итә. Бер ел эчендә 403 бит (мәкаләләр, категорияләр, шаблоннар) булдырыла, шул ук вакытта 2021 елның 22 февраленә битләрнең гомуми саны 496 тәшкил итә башлый. Параллель рәвештә катнашучы Батыр Комдошев translatewiki.net порталындагы төп система хәбәрләрен алтайчага күчерү буенча зур эш башкара, алтай теленә тәрҗемә итүне 100 %-ка җиткерә.

Алтай инкубаторында катнашучылар Толуш (тест викисы администраторы) һәм Bakpay (Клавдия Кудачина) 6 меңнән артык төзәтмә ясаган. 500-дән алып 1 меңгә кадәр төзәтмәнеКергил һәм Maksyanya катнашучылары ясыйлар. Aiding toyushev, Soul Train, Ereldej һәм Failed Translator катнашучылары 100 дән артык төзәтмә ясый.

Алтай Википедиясендә төп киңлеккә күчкән вакытта 362 энциклопедия мәкаләсе була. Алтай Википедиясе Россия халыклары телләрендәге 29-нчы бүлек (БМОның башка илләрендә дәүләт статусына ия булган телләрне санамыйча), шулай ук, исәп буенча Википедиянең глобаль дәрәҗәдә 298-нче актив бүлеге. Алтай Википедиясе 2021 елның гыйнварында Бөтендөнья электрон энциклопедиясенең 20 еллыгын бәйрәм иткәннән соң ачылган беренче тел бүлеге була.

Надежда Николаевна кыска вакыт эчендә (бер елдан кимрәк) Википедиянең яңа бүлеген төзү буенча волонтерлар оештырган өчен 2021 ел Вики-премиясенә лаек була.

Статистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтай Википедиясендә 1094 мәкалә бар (2024 елның 28 март аена карата). Теркәлгән кулланучылар саны — 2920, шул исәптән 17 кулланучы соңгы 30 көн эчендә нинди дә булса гамәл кылган, 4 кулланучы идарәче статусын йөртә. Үзгәртүләр саны — 46 386.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Лора Тайлунова (2021-04-27). Сӱрлӱ кӱнле! (Кандык айдыҥ 27-чи кӱни). ГТРК «Горный Алтай» («Эл Алтай»). 2021-04-28 тикшерелгән.
  2. Лезги Википедия – 2020. ФЛНКА (2021-03-05). 2021-03-07 тикшерелгән.
  3. Эксперты ОНФ в Республике Алтай сформировали рекомендации по популяризации алтайского языка. Общероссийский народный фронт (2021-03-01). әлеге чыганактан 2021-09-21 архивланды. 2021-03-02 тикшерелгән.
  4. Алтай тилис — Википедияныҥ телкемдеринде. «Алтайдыҥ Чолмоны» (2021-01-21). 2021-02-27 тикшерелгән.
  5. Николай Павлов-Халан (2021-01-15). «Успешная самодостаточная система». Администратор якутской Википедии о 20-летии всемирного проекта. ЯСИА. 2021-03-03 тикшерелгән.