Алтея Гибсон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алтея Гибсон latin yazuında])
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Америка Кушма Штатлары
Кайсы ил өчен чыгыш ясый  Америка Кушма Штатлары
Туу датасы 25 август 1927(1927-08-25)[2][3][4]
Туу урыны Silver[d], Кларендон (округ, Көньяк Каролина), Көньяк Каролина, Америка Кушма Штатлары[2]
Үлем датасы 28 сентябрь 2003(2003-09-28)[5][3][4] (76 яшь)
Үлем урыны Ист-Орандж (Нью-Джерси), Эссекс (округ, Нью-Джерси), Нью-Җерси, Америка Кушма Штатлары[5]
Үлем сәбәбе сулыш алу җитлексезлеге[d]
Һөнәр төре тинисче, теннисный тренер, автобиограф, игрок в гольф
Әлма-матер Флоридский университет A&M[d] һәм Williston School[d]
Активлык чоры тәмамлануы 1958
Спорт такымы әгъзасы United States Wightman Cup team[d][2]
Спорт төре теннис һәм гольф[d]
Одиночные матчи (в/п) 0–0
Парные матчи (в/п) 0–0
Рабочая рука праворукость[d][5]
Играющая рука праворукость[d][6]
Әгъзалык Alpha Kappa Alpha[d]
Бүләкләр
Биеклек / буй 1,8 метр
Победа 1957 U.S. National Championships – women's singles[d], 1958 U.S. National Championships – women's singles[d], 1956 French Championships – women's singles[d], 1957 Wimbledon Championships – women's singles[d] һәм 1958 Wimbledon Championships – women's singles[d]
Призовой фонд 0 $
 Алтея Гибсон Викиҗыентыкта

Алтея Гибсон (ингл. Althea Gibson; 25 август 1927(19270825), Силвер, Көньяк Каролина — 28 сентябрь 2003, Ист-Ориндж, Нью-Джерси) — америка теннисчысы һәм гольфчысы, 1950 нчы елларның икенче яртысындагы дөнья хатын-кызлар теннисы лидеры.

  • Зур шлем турнирларының 1956-1958 елларда ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда 11 тапкыр җиңүчесе.
  • Зур шлем турнирларында җиңгән беренче кара тәнле җиңүче.
  • AP версиясе буенча «Ел спортчысы» (1957).
  • Халыкара теннис даны залы әгъзасы (1971 елдан алып).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтея Гибсон мамыкчы һәм зур көч түгеп фәкирлектә яшәүче фермерлар гаиләсендә туа. Ул биш бала арасында иң өлкәне.

Бөек Торгынлык елларында аларның гаиләсе Нью-Йоркка күчеп килә, Алтеяның атасы, Дэниел Гибсон, мондагы гаражларның берсендә эш урыны таба.

Бала чагында Алтея берничә ел апасы йортында Филадельфиядә яши[10]. Ул бик иртә мәктәптә укуын ташлый һәм 14 яшендә берничә эш урынын алыштырып өлгерә[11].

1946 елдан алып Гибсон Уилмингтонның (Төньяк Каролина) мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң аның дуслары Алтеяга кара тәнле студентлар өчен ачылган Флорида авыл хуҗалыгы һәм механика университетына (Талхина) укырга керергә ярдәм итә.

Алтея бу уку бинасын 1953 елда «физик тәрбия» һөнәре буенча тәмамлап чыга. Укуны тәмамлаганнан соң, ул Джефферсон-Ситидагы, шулай ук кара тәнле студентлар әзердәүче Линкольн университетында бераз вакыт тренер булып эшли.

Бер үк вакытта ул Сидни Ллевеллинда теннис буенча күнекмәләр ала. Сидни ЛеЛлевеллин җитәкчелегендә Алтея унъеллыкның икенче яртысында үтә торган эре турнирларда җиңүләргә ирешә.

1958 елда данлыклы Гибсон үзенең «Я всегда хотела кем-то стать» автобиографик китабын яза (ингл. I Always Wanted to Be Somebody).

Бер ел үткәч, аның башкаруында җырлар пластинкасы чыга. Ул шулай ук, «Кавалеристы» нәфис фильмында кинога төшә.

1965 елда ул кияүгә чыга. 1983 елда, ире Дарбен белән аерылышканнан соң, ул үзенең элекке тренеры Сидни Ллевеллинга кияүгә чыга. Ләкин озакламый аның белән дә аерылыша.

1970 нчы елларның урталарында ул Нью-Джерси штатында һәм федераль күләмдә административ вазифалар башкара (спорт эшләре буенча комиссар, физкультура һәм спорт мәсьәләләре буенча губернатор киңәшчесе була).

1990 нчы еллар уртасында Алтея Гибсон инсульт кичерә. Саулыгын югалту аның финанс хәлен авырлаштыра. Бары корт буенча элеккеге партнеры Анджела Бакстон оештырган мәрхәмәтлек җыемнары аны үз-үзенә кул салудан саклап кала[12].

Алтея Гибсон Ист-Оринджда (Нью-Джерси) 2003 елның сентябрендә вафат була.

Теннис карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтея Гибсон яшүсмер чагында ук теннис уйный башлый. Аңа 14 яшь булганда Нью-Йорк социаль ярдәм идарәлеге хезмәтчәннәре Алтеяга сакчы хезмәтен таба һәм аңа урындагы полиция бүлегенең спорт секциясенә юнәлеш бирә.

Биредә Нью-Йоркның иң яхшы «Космополитен» негрлар клубы тренеры Алтеяга игътибар итә.

1941 елда Гибсон клуб әгъзасы абонементын сатып ала алсын өчен, тренер аңа мәрхәмәтлек акчасы җыеп бирүне оештыра.

Шул ук елда Гибсон Нью-Йорк штатының ачык чемпионатында җиңеп чыга[13]. 1942 елда ул кара тәнле теннисчыларны берләштергән Америка теннис ассоциациясе эгидасында үзенең беренче турнирда ук җиңү яулый.

1946 елда Гибсон Уилмингтонга күчә. Биредә аның яңа тренеры Хьюберт Итон була. Бер ел үтүгә Гибсон Америка теннис ассоциациясенең чемпионы була (соңыннан бу титулны Алтея тугыз тапкыр яулап ала)[14].

АКШның кара тәнле тенисчылары арасында берничә тапкыр чемпион булуына карамастан, аны әлегә кадәр халыкара АКШ чемпионатында катнаштырмыйлар.

Бер 1950 елда җәмгыять басымы аркасында гына (шул исәптән ак тәнле теннисчы Элис Марблның теннис журналына язган мәкаләсе басымы астында) Гибсонга ярышларда катнашырга рөхсәт бирәләр.

Ул ярышларның беренче түгәрәгендә җиңеп чыга, ә икенче түгәрәгендә ул замандагы АКШның иң яхшы теннисчысы, Луизе Брафтан гына ике көн буена барган өч сетта 9:7 исәбе белән җиңелә.

1951 елда ул Уимблдон турнирында уйный. Бу уенда ул негрлар арасыннан ярышта катнашкан беренче теннисчы була[15].

1956 елда Гибсон АКШ Дәүләт департаменты оештырган АКШ җыелма командасының дөнья турында катнаша.

Шушы ук елда ул Зур шлем турнирында — Франция чемпионатында беренчелекне яулый. Ул берүзе ярышканда да һәм шулай ук, британ яһүде Анджела Бакстон белән парлашып чыгыш ясаганда да җиңүче була.

Аларның бер айдан соң Уимблдонда икенче тапкыр җиңүләре турында «Таймс» газетасында чыккан «Меньшинства побеждают» мәкаләсендә язылып чыга[16].

1957 елда Гибсон Уимблдон турнирында ялгыз һәм парлы разрядларда уйнауда, ә ел азагында — АКШ чемпионатында җиңүче була.

Ул шулай ук, Ширли Фрай белән парлашып Австралия чемпионатында да җиңү яулый.

Ел сезоны нәтиҗәләре буенча «Associated Press» агентлыгы тарафыннан Алтея Гибсон «Ел спортчысы» дип атала. 1958 елда ул үз титулларына тагын ялгыз разрядта икеләтә һәм парлы разрядта бер тапкыр җиңүче титулын өсти.


1960 елда ул һөнәри теннисчылар арасында АКШ чемпионы була. Ул шулай ук, баскетбол ярышлары алдыннан да осталык дәресләре белән чыгыш ясый[17].

Озак вакытлар уйнамый торганнан соң, 1964 елда Гибсон Ladies Professional Golf Association (LPGA) профессиональ лигага кушылып, 1970 нче елларда кортка профессиональ теннисчы булып кире кайта. Ләкин әллә ни зур казанышларга ирешә алмый, шунлыктан ул 1975 елда тренер һәм администратор эшенә күчә[17].

1971 елда аның исеме Милли (соңыннан халыкара) теннис дан залының исемлегенә кертелә. Аның исеме, шулай ук, Флорида һәм Көньяк Каролина спорт даны залларының һәм Кара тәнле спортчыларның Дан залына кертелә[15].

Карьерасында Зур шлем турнирларының финалында уйнавы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ялгыз разряд[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җиңүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Турнир Финалдагы ярышташы Финалдагы исәп
1956 Франция чемпионаты Калып:Байраклаштыру/Великобритания Анджела Мортимер 6-0, 12-10
1957 Уимблдон турниры Калып:Флаг США (48 звёзд) Ларин Хард 6-3, 6-2
1957 АКШ чемпионаты Калып:Флаг США (48 звёзд) Луиза Раф 6-3, 6-2
1958 Уимблдон турниры (2) Калып:Байраклаштыру/Великобритания Анджела Мортимер 8-6, 6-2
1958 АКШ чемпионаты (2) Калып:Флаг США (48 звёзд) Ларин Хард 3-6, 6-1, 6-2

Оттыру (2)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Турнир Финалдагы ярышташ Финалдагы исәп
1956 АКШ чемпионаты Калып:Флаг США (48 звёзд) Ширли Фрай-Ирвин 3-6, 4-6
1957 Австралия чемпионаты Калып:Флаг США (48 звёзд) Ширли Фрай-Ирвин 3-6, 4-6

Хатын-кызлар парлы разряды[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җиңүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Турнир Партнер Финалдагы ярышташлары Финалдагы исәп
1956 Франция чемпионаты Калып:Байраклаштыру/Великобритания Анджела Бракстон Калып:Флаг США (48 звёзд) Ларин Хард



Калып:Флаг США (48 звёзд) Дороти Хед-Нод
6-8, 8-6, 6-1
1956 Уимблдон турниры Калып:Байраклаштыру/Великобритания Анджела Бракстон Австралия Фэй Мюллер



Австралия Дафна Сини
6-1, 8-6
1957 Австралия чемпионаты Калып:Флаг США (48 звёзд) Ширли Фрай-Ирвин Австралия Мери Баевич-Хотын



Австралия Фэй Мюллер
6-2, 6-1
1957 Уимблдон турниры (2) Калып:Флаг США (48 звёзд) Ларин Хард Австралия Мери Баевич-Хотын



Австралия Тельма Коен-Лонг
6-1, 6-2
1958 Уимблдон турниры (3) Калып:Флаг Бразилии (1889-1960) Мария Буэно Калып:Флаг США (48 звёзд) Маргарет Варнер-Босс



Калып:Флаг США (48 звёзд) Маргарет Осборн-Дюпон
6-3, 7-5

Оттыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Турнир Партнер Финалдагы ярышташлары Финалдагы исәп
1957 АКШ чемпионаты Калып:Флаг США (48 звёзд) Ларин Хард Калып:Флаг США (48 звёзд) Луиза Раф



Калып:Флаг США (48 звёзд) Маргарет Осборн-Дюпон
2-6, 5-7
1958 АКШ чемпионаты (2) Калып:Флаг Бразилии (1889-1960) Мария Буэно Калып:Флаг США (48 звёзд) Җен Арт



Калып:Флаг США (48 звёзд) Ларин Хард
6-2, 3-6, 4-6

Катнаш парлар разряды[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җиңү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Турнир Партнер Финалдагы ярышташлары Финалдагы исәп
1957 АКШ чемпионаты Дания Курт Нильсен Калып:Флаг США (48 звёзд) Ларин Хард



Австралия Боб Ху
6-3, 9-7

Оттыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Турнир Партнер Финалдагы ярышташлары Финалдагы исәп
1956 Уимблдон турниры Калып:Флаг США (48 звёзд) Ганнар Малой Калып:Флаг США (48 звёзд) Ширли Фрай-Ирвин



Калып:Флаг США (48 звёзд) Вик Сейчас
6-2, 2-6, 5-7
1957 Уимблдон турниры (2) Австралия Нил Фрейзер Калып:Флаг США (48 звёзд) Ларин Хард



Австралия Мелвин Руз
4-6, 5-7
1958 Уимблдон турниры (3) Дания Курт Нильсен Австралия Лоррейн Колан-Грин



Австралия Боб Ху
3-6, 11-13

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Deutsche Nationalbibliothek Record #130256692 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. 2,0 2,1 2,2 Tingay L. 100 years of WimbledonLondon Borough of Enfield: Guinness Superlatives, 1977.
  3. 3,0 3,1 Discogs — 2000.
  4. 4,0 4,1 Munzinger Personen
  5. 5,0 5,1 5,2 Collins B. The Bud Collins History of Tennis: An Authoritative Encyclopedia and Record Book — 2 — NYC: New Chapter Press, 2010. — ISBN 978-0-942257-70-0
  6. сайт ITF
  7. https://www.womenofthehall.org/inductee/althea-gibson/
  8. https://www.tennisfame.com/hall-of-famers/inductees/althea-gibson
  9. http://itahalloffame.org/inductees/
  10. Biracree, 1990, 23—28 битләр.
  11. Johnson, 1996, 186 бит.
  12. Darryll Lorenzo Wellington. (Nov-Dec 2004). Courting Change: The Life of Tennis Legend Althea Gibson. The Crisis. 2011-06-02 тикшерелгән.
  13. Johnson, 1996, 188 бит.
  14. Сайт, посвящённый Алтее Гибсон (ингл.)
  15. 15,0 15,1 Jone Johnson Lewis.. Althea Gibson. Women's history. әлеге чыганактан 2012-08-01 архивланды. 2011-06-02 тикшерелгән.
  16. Vernon Clark. (September 2, 2006). A tennis friendship, well-served Doubles partner Angela Buxton visits the Althea Gibson center. The Philadelphia Inquirer. әлеге чыганактан 2012-08-01 архивланды. 2011-06-02 тикшерелгән.
  17. 17,0 17,1 Основные события жизни 2011 елның 7 июль көнендә архивланган. на сайте, посвящённом Алтее Гибсон (ингл.)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Tom Biracree. Althea Gibson — Chelsea House, 1990. — 178 б. — ISBN 0-87067-563-X.
  • Anne Janette Johnson. Althea Gibson // Great Women in Sports — Detroit: Visible Ink, 1996. — Б. 186—190. — 552 б. — ISBN 0-7876-0873-4.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]