Алтынов урамы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алтынов урамы (Казан) latin yazuında])
Алтынов урамы
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан

Алтынов урамы, Николай Алтынов урамы (рус. улица Алтынова, улица Николая Алтынова) — Казанның Киров районындагы урам. Элек Урман-парк урамының бер өлеше булган. Урман-парк тыкрыгы, Интернат, Таганрог, Чик буе урамнары белән кисешә. Советлар Берлеге Каһарманы Николай Алтынов (1924-1997) исемен йөртә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 елда Казанның Киров районындагы Урман-парк урамының 57нче мәктәптән башлап «Залесный-Юдино» шоссесына кадәрге өлеше Алтынов урамы итеп үзгәртелә[1].

Игътибарга лаек объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 4нче йорт — элекке Тимер юл транспорты техникумы (2007 елдан Самара тимер юллар дәүләт университеты филиалы)[2]
  • 2нче йорт — 57нче рус-татар мәктәбе[3]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]