Алтын стандарты
| Алтын стандарты | |
|---|---|
Алтын стандарты — аерым бер дәуләт валютасын акча знаклары номиналын тәэмин итү дип игълан ителгән алтын авырлыгына бәрабәр алмаштыру механизмы, акча системасы, анда төп исәпләү берәмлеге билгеле бер стандартлаштырылган күләмдәге алтыннан тора.

Алтын стандартына нигезләнгән икътисадта, чыгарылган һәр валюта берәмлегенең сорау буенча эквивалент күләмдәге алтынга алыштырыла алуы гарантияләнә. Алтын стандартын кулланучы илләр арасында операцияләр ясаганда, бу валюталарның алтын берәмлегенә нисбәте нигезендә даими алмашу курсы билгеләнә.
Алтын стандартын яклаучылар аны куллану икътисадны тотрыклырак итә һәм инфляциягә азрак бирешүчән итә дип билгеләп үтәләр, чөнки алтын стандарты буенча хөкүмәт үз теләге белән алтын белән тәэмин ителмәгән акча бастырырга мөмкин түгел. Ләкин түләү кораллары җитмәү ликвидлык кризисы аркасында җитештерүнең кимүенә китерергә мөмкин.
Күпчелек илләрдә Беренче бөтендөнья сугышы башланганнан соң алтын тәңкә стандарты ташланды. Аннары ул өлешчә алтын койма стандарты (кредит акчаларын алтын такталарына алыштыру) һәм алтын алмашу стандарты (кредит акчаларын алтын койма стандартындагы илләрнең валюталарына алыштыру) буларак торгызылды. Алтын тәңкә стандарты бу чорда бары тик Америка Кушма Штатларында гына гамәлдә калды. Ләкин алтын стандартының бу формалары да озакка сузылмады. 1933 елда Америка Кушма Штатларындагы Бөек Депрессия нәтиҗәсендә банкнотларны алтын тәңкәләргә алыштыру туктатылды, һәм алтын стандартының соңгы формасы — Бреттон-Вудс системасы — 1971-73 елларда АКШ хөкүмәте берьяклы рәвештә башка илләрнең үзәк банклары таләп иткәнчә долларларны алтынга алыштырудан баш тарткач булды.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Күп кенә иртә акча системалары (мәсәлән, борынгы Рим [1] һәм кытай [2]) бронзага нигезләнгән. VIII гасырга Үзәк Европада көмеш стандарты урнаштырылган, ул XIV гасырга кадәр дәвам иткән. XV гасырдан башлап, биметаллизм Европа буйлап тарала башлаган [3] .
Сәүдә күләме арткан саен, алтын түләү чарасы буларак кулланыла башлый. XV гасырдан башлап, алтынга көмешнең даими курсы булган биметаллизм урнаша. Металллар бәясенең әкренләп үзгәрүе аркасында, валюта курсын көйләргә туры килә. Ләкин вак көмеш тәңкәләргә ихтыяҗ биметаллизмнан баш тартуга комачаулады. Бу киртә XIX гасырда кәгазь акчаларга һәм гади металлардан ясалган тәңкәләргә күчү белән генә җиңелә.
Металл тәңкәләрне кәгазь акчалар кысрыклый башлагач, милли валюталарны алмаштыру мәсьәләсе катлаулана. Моны хәл итү өчен «алтын стандарты» дигән система уйлап табыла, ул ярты гасыр чамасы — 1879 елдан 1934 елга кадәр яши.
Бу очракта да валюта алмаштыру пропорциясе «алтын буенча» дигән шул ук идеядән чыгып эшләнә, тик чын алтын әйләнеше урынына аның «вәкилләре» — кәгазь акчалар әйләнештә була. «Алтын стандарты» чорында валюта алмаштыру пропорциясе үзгәрми, башкача әйткәндә, валюталар курсы «беркетелгән» була.
Баштарак хөкүмәтләр хәтта (гражданнар теләге буенча) кәгазь акчаларны алтынга алмаштыруны үз вазифалары итеп карыйлар. "Алтын стандарты"ның җитешсезлеге шунда: инфляция шартларында гражданнар бәясе төшүче кәгазь акчаларны тизрәк алтьшга алмаштырьш калырга тырьшггылар. Шуңа күрә Беренче бөтендөнья сугьппы башлануга «алтын стандарты» классик системасы туктатылды. Сугышучы илләр хөкүмәтләре үз чьпымнарын берничек тә тәэмин ителмәгән кәгазь акчалар эмиссиясе белән кискен арттырырга мәҗбүр булды. Бу исә шунда ук зур инфляция китереп чыгарды. Ә Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, "алтын стандарты"н, яңартылган рәвештә булса да, тагын бер кат торгызырга омтылып карадылар. Әмма 70 нче еллар башында дөньяның алга киткән илләрендә валюта курсларын кәгазь акчаларның алтын белән тәэмин ителешенә бәйләп карау фикере бөтенләй кызыксыну тудырмый башлады.
«Алтын стандарты» идеясе бигрәк тә СССРда озак сакланды: 1950—1992 елларда 1 сум рәсми рәвештә 0,222168 г алтынга тиңләштерелә.
Дөньяның барлык илләрендә "алтын стандарты"ннан ваз кичү 70 нче елларда көчле валюта базары тууга сәбәп булды. Анда валюта курслары теге яки бу валютага ихтыяҗ (сорау) һәм тәкъдим нисбәте йогынтысында формалашты.
Валюта базарында сорау һәм тәкъдим зурлыгы барыннан да элек аерым илләр арасында үзара сәүдә итешү күләменнән тора. Моны белгән очракта, валюта базары барлыкка килү моделен схема рәвешендә күзалларга була.
Алтынны стандарт акча берәмлеге итеп сайлауның төп сәбәпләре:
- кечкенә күләм һәм авырлык өчен югары бәя ,
- ныклык, саклау вакытында тотрыклылык,
- бүленүчәнлек һәм берләшү,
- күп үзенчәлекләр (төсе, авырлыгы, сыгылучанлык дәрәҗәсе, акустик үзлекләре) буенча билгеләнү сәләте
Бу борынгы дәүләтләрдә инде алтынның акча буларак кулланылуына китерә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Зограф А. Н. Античные монеты / Материалы и исследования по археологии СССР. — Вып. 16. — М.—Л.: Изд-во АН СССР, 1951.
- Ивочкина Н. В. Возникновение бумажно-денежного обращения в Китае: Эпохи Тан и Сун. — М.: Наука, 1990. — ISBN 5-02-016468-2.
- Карл Маркс. «Капитал» т. 1 гл. 3: «Деньги, или обращение товаров» 2013 елның 29 апрель көнендә архивланган
- Людвиг фон Мизес. «Человеческая деятельность» 2008 елның 18 май көнендә архивланган
- Мюррей Ротбард. «Государство и Деньги», 1-я часть 2008 елның 30 октябрь көнендә архивланган
- Золотой стандарт: теория, история, политика. — М.: «Социум», 2010. — 576 с. — ISBN 978-5-91603-045-7.
- Словарь нумизмата / [Авторы: Фенглер Х., Гироу Г., Унгер В.] / Пер. с нем. М. Г. Арсеньевой / Отв. ред. В. М. Потин. — 2-е изд., перераб. и доп.. — М.: Радио и связь, 1993. — ISBN 5-256-00317-8.