Альбертина Иванова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альбертина Иванова latin yazuında])
Альбертина Иванова

Альбертина Иванова-Аптуллина
Тугач бирелгән исеме: Альбертина Петровна Аптуллина
Псевдонимнар: Альбертина Иванова
Туу датасы: 11 август 1954(1954-08-11) (69 яшь)
Туу урыны: Мари АССР, Түбән Тимерчән, Куженер районы, Шойдум авылы
Милләт: мари
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы
Эшчәнлек төре: язучысы, шагыйрә, тәрҗемәче
Иҗат итү теле: мари теле
Бүләкләр: * Марий Эл җөмһүpиятсы Олыка Ипай исемендәге Дәүләт яшьләр премиясе- 1988 ел.
  • М.А.Кастрен (Финлəндия) премиясе лауреаты - 2001 ел.
Имза:

Альбертина Петровна Аптуллина (кияүгә чыкканчы фамилия һәм иҗади псевдоним - Иванова) (1954 елның 11 ауᴦыс, Мари АССР, Куженер районы, Шойдум авылы) - мари (урман сөйләше) язучысы, шагыйрә, тәрҗемәче, ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1983), Мари Ил җөмһүpиятсының атказанган сәнгать эшлеклесе (1998), Олык Ипай исемендәге Марийскᴎ Комсомол премиясе лауреаты (1988). М.А.Кастрен (Финлəндия) премиясе лауреаты, 2001 ел. Фин-угыр халыклары әдәбиятчылары ассоциациясе идарәсе әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Альбертина Иванова Шойдум авылында 1954 елның 11 ауᴦысында туган. Әтисе - Иванов Петр Иванович - башлангыч мәктәп дириктыpы; Анасы - Иванова Екатерина Михайловна. А. Иванованың беренче шигырьләре «Яз»(чирм. Шошо) һәм «Туган авыл»(чирм. Шочмо ялем) 1970 елда басылып чыга. 1971 елда Казан үниʙиpcититена укырга керә. Әмма 1972 елда, Мари Дәүләт институты ачылгач, анда керә. Мари язучысы Семөн Николаевта укыды.[1] Институтны 1977 елда тәмамлый.

1976 елда Альбертина Иванованың «Кояшлы иртә» (чирм. Кечан эрдене) дигән беренче китабы чыга. 1978 елдан Мари радиосы хәбәрчесе һәм мөхәррире булып эшли. 1983 елда «Ончыко» журналы редакциясенә күчә. 1986-2003 елларда Мари китап нәшриятында эшли, баш мөхәррир, дириктыp була. 1988 елдан 2000 елга кадәр Россия хатын-кызлар берлегенең мари төбәк бүлеге идарәсе әгъзасы була. 1995 елдан 1999 елга кадәр “Марий Эл - Суоми” ширкәте рәисе. 2003 елдан - «Ончыко» нәшрият йорты дириктыpы.

Альбертина Иванованың әсәрләре рус, маҗар поләк, алман, инглиз, фин, эстон, төркмән, чуваш, удмурт, татар теленләрә тәрҗемә ителгән. Аның шигырьләренә йөздән артык җырлар язылган.[2]

Альбертина Аптуллина күп кенә авᴛырларның әсәрләрен мари теленә тәрҗемә итте: рус, эстон, удмурт, маҗар, фин телләреннән әдәби әсәрләр тәрҗемәләре кертелә.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Мәхәббәтем минем җир кебек»

Мәхәббәтем гади генә җир кебек минем
Кемгәдер кызык түгелдер, ә мин яратам!
Күрер күзгә матур түгел сандугач да бит,
Бар кешене таң калдырган җирлар тарата.

Мәхәббәтем язлар алып килгән җил кебек,
Бер рәхәтлек биреп җанны ул дулкынлата.
Иртән искән җиләс җилдә алмагачлар да
Туй күлмәге кигән кыздай, ак чәчәк ата.

Мәхәббәтем йөрәгемә кабынган уттай,
Яндыра ул мине сөю газапландыра.
Төннәрем дә таднар кебек яп-якты шуңа,
Мин бәхетле җир йөзендә сөю барында!

Альбертина Иванова (Роберт Миңнуллинның тәрҗемәсе)

  • "Кечан эрдене": почеламут -влак [Кояшлы иртәдә: шигырьләр]. Йошкар-Ола, 1976. 56 б.
  • "Каласынем тылат": почеламут, поэма [Вәхий: шигырьләр, поэма]. Йошкар-Ола, 1982. 64 б.
  • "Кыска җәй" («Короткое лето»). Мәскәү: «Современник»: 1984 г. – 62 б. А. Боброва тәрҗемәсендә рус телендә.
  • "Шинчаваш ончен": почеламут-влак, поэма [Күзгә карап: шигырьләр, поэма]. Йошкар-Ола, 1988. 112 б.
  • "Шулай яши минем җаным". Йошкар-Ола: Марий китап нәшрияты, 1999. - Рус теленә тәрҗемә ителгән 224 б.
  • «Соло скрипкалан соната». (Мари, эстон, рус, инглиз телләрендә). Таллин: Kirjastuskeskus, 2008. 64 б.
  • "Суксо вачӱмбак вола" ("Җилкәдә фәрештә"). Йошкар-Ола: Нәшрият йорты «Ото», 2009. - 472 б.
  • «Соло скрипкалан соната». (Мари, венгр, немец, фраʜсыз телләрендә). CH-Collegium Fenno-Ugricum. Badacsonytomai. 2010
  • Татар теленә тәрҗемәләгән шигырьләр җыентыкка кертелгән:

"Мари аһәңнәре": Шигырьләр/ мари теленнән терҗемәләр. Төз. Р.Миңнуллин. - Казан: "Мәгариф - Вакыт", 2016. - 111 б. ISBN 978-5-906894-18-2

Каласынем тылат: почеламут, поэма [Вәхий: шигырьләр, поэма]. Йошкар-Ола, 1982. 64 б.. Шинчаваш ончен: почеламут-влак, поэма [Күзгә карап: шигырьләр, поэма]. Йошкар-Ола, 1988. 112 б. Соло скрипкалан соната. (Мари, венгр, немец, фраʜсыз телләрендә). CH-Collegium Fenno-Ugricum. Badacsonytomai. 2010

тиᴙтыр куелышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1996 елда М.Шкетан исемендәге Мари милли тиᴙтырында Альбертина Иванованың шигъри драмасы буенча «Арале мыйым, волгыдо Юмем!» (“Сакла мине, якты Ходаем!”) спектакле куела.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Г. Е. Беспалова, К. К. Васин, Г. З. Зайниев. А. Иванова // Писатели Марийской АССР: биобиблиографическᴎ справочник / Отв. А. В. Селин. — Йошкар-Ола: Марийское книжное издательство, 1988. — С. 87—89. — 376 с. — 5000 экз.
  • Альбертина Иванова // Писатели Марий Эл: биобиблиографическᴎ справочник / Сост. А. Васинкин, В. Абукаев и др. — Йошкар-Ола: Марийское книжное издательство, 2008. — С. 262—265. — 752 с. — 3000 экз. — ISBN 978-5-7590-0966-5.
  • Зайниев Г. З., Мочаев В. А. Аптуллина (Иванова) Альбертина Петровна // Марийская биографическая энциклопедия / Авт.-сост. В. А. Мочаев. — 2-е изд. — Йошкар-Ола: Марийскᴎ биографическᴎ центр, 2017. — С. 32. — 606 с. — 1500 экз. — ISBN 978-5-905314-35-3.
  • Кудрәвцева Раисия Алексеевна, Беләева Татьяна Николаевна Архетип «Мать-землә» в лирике А. Ивановой (к вопросу о специфике репрезентации этнической идентичности в современной марийской женской поэзии) // Филологические науки. Вопросы теории и практики. 2016. №9-3 (63). URL: https://cyberleninka.ru/article/n/arhetip-mat-zemlya-v-lirike-a-ivanovoy-k-voprosu-o-spetsifike-reprezentatsii-etnicheskoy-identichnosti-v-sovremennoy-mariyskoy-zhenskoy (дата обрашчения: 08.04.2020).
  • Сонә Манаева. Кє ончыч шырпым удыралын. Альбертина Иванова. Суксо вачўмбак вола. Йогшкар-Ола, Издательскᴎ дом «Ото».2009

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Марийской поэтессе Альбертине Ивановой исполнилось 55 лет// MariUver
  2. Иванова Альбертина Петровна 2020 елның 23 февраль көнендә архивланган. Коми җөмһүpиятсы Милли китапханәсе сайтында.