Альберт Вәлиуллин
| Альберт Вәлиуллин | |
| | |
| Төп мәгълүмат | |
|---|---|
| Тулы исеме |
Альберт Әсгать улы Вәлиуллин |
| Туу көне | |
| Туу урыны | |
| Эшчәнлек еллары |
2004; 2024 ― х. в. |
| Дәүләт | |
| Һөнәрләр |
җырчы, эшмәкәр |
| Жанрлар |
эстрада |
| Бүләкләр | |
| Альберт Валиуллин | |
Альберт Вәлиуллин, Альберт Әсгать улы Вәлиуллин (Альберт Асгатович Валиуллин, 1983 ел, РФ, ТР, Яр Чаллы) ― артист-вокалист (солист), шәхси эшмәкәр. Татарстанның атказанган артисты (2026)
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1983 елда Чаллыда туган[1]. Әти-әнисе тумышы белән Әлки районыннан. Әтисе гармунда уйнаган (33 яшендә вафат булган). Әнисе ике бала үстергән: апасы Лилия 2 яшькә зуррак. Альберт Чаллының 49нчы мәктәбендә укыган. Дәресләрдән соң төрле түгәрәкләргә йөргән. Яшәгән урынына якында мәктәп булмагач, музыка мәктәбендә укымаган, үзлегеннән баянда уйнарга өйрәнгән.
Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган (Салават Фәтхетдинов төркемендә укыган). Җырларны башкару, бормалары, күзлек киюе (якыннан начар күрә), хәтта урыны-урыны белән сәхнәдә үз-үзен тотышы да Салаватныкына охшаган.
2004 елда Альберт сәхнәгә беренче адымнарын Лилия Муллагалиеваның иҗат төркемендә ясаган булган[2]. Лаеш районына гастрольгә барып концерт та куйган. Продюсерлык үзәкләре белән эшләп китә алмагач, үзенә башка шөгыль табарга булган.
Төп эше ― төзелеш эшендә эшмәкәрлек [3]. Казанда «Кеше приюты» дип исемләнгән мохтаҗларга ярдәм итү проектына да катнаша.
Озын тәнәфестән соң, 2024 елның 7 апрелендә УНИКС залында беренче концертын куйган[4].
«Күзләреңдә сөю күрдем», «Гомер агымсу», «Араларга ятлар кермәс», «Яралама йөрәкне», «Хыяллар» җырларын тамашачылар яратып кабул итә[5]. Күпчелек җырларының сүзләре авторы ― Айгөл Вәлиуллина. Гөлүсә Батталова сүзләре, Риваль Хисмәтуллин көенә язылган «Җимешем» җырын хатынына багышлаган[6].
Гөлназ Асаева белән дуэт җыры бар. Директоры Алмаз Гыйльметдинов[7] белән күптән бергә эшли.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Алтын Барс» премиясе лауреаты
- «Татар җыры–24» фестивале лауреаты
- «Болгар радиосы» милли премиясе иясе [8]
- 2026 ― Татарстан Республикасының Атказанган артисты[9]
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гаиләле. 2008 елда өйләнгән. Хатыны Рузанна, финанс-икътисад өлкәсе белгече, 8 яшькә яшьрәк. Уллары Әлимхан[10]. Концертлар куя башлагач, иҗат өчен махсус (кабат) татарча сөйләшергә өйрәнгән.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Альберт Вәлиуллин үзенең өйләнгәнме, буйдакмы икәнлеген әйтте. Интертат, 26.01.2024
- ↑ Илгизә Галиуллина. Альберт Вәлиуллин концерты: 40 яшьтә сәхнәгә кайту һәм Салават Фәтхетдинов турында. Шәһри Казан, 08.04.2024
- ↑ Альберт Вәлиуллин ни өчен 40 яшьтә сәхнәгә чыгуы турында сөйләде. Интертат, 17.06.2024
- ↑ Гөлгенә Шиһапова. Җырчы Альберт Вәлиуллин: «Мин сәхнәне сагындым». Ватаным Татарстан, 06.04.2024
- ↑ Зөлфия Галим. Альберт Вәлиуллин: «Син минем хатыным булачаксың, дидем». Шәһри Чаллы, 3.04.2025
- ↑ Альберт Валиуллин - Найдено 50 треков.(үле сылтама) zvu4no.org
- ↑ Алмаз Гильмутдинов ВКонтакте
- ↑ Альберт Валиуллин 2024, Набережные Челны. culture.ru
- ↑ Признание заслуг. «Республика Татарстан», 24.03.2026
- ↑ Алинә Айдарова. Альберт Вәлиуллин: «Үземне хатынымнан өстен куйганым юк». Интертат, 2025
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Альберт Вәлиуллин төркеме
- Альберт Вәлиуллин (Исполнитель песен). Татар җырлары
- Альберт Валиуллин. Shazam
- Айгөл Борһанова. Килде-Китте ШОУ / Альберт Вәлиуллин. «ШАЯН ТВ», 21.08.2025 rutubе video 00:33:21