Альберт Гыйльметдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альберт Гыйльметдинов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Альберт Гыйльметдинов
Альберт Гыйльметдинов.jpg
Туган телдә исем Альберт Харис улы Гыйльметдинов
Туган 27 июль 1956(1956-07-27) (65 яшь)
Казан
Яшәгән урын Вишневски урамы, Казан[1]
Милләт татар
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре ректор
Бүләк һәм премияләре
II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале
ТР фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе (2010)
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Альберт Харис улы Гыйльметдинов (1956 елның 27 июле, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — Казан милли тикшеренү техника институты (Казан авиация институты) ректоры (2013 елның мартыннан). Татарстан мәгариф министры (2009 елның 17 мартыннан 2012 елның 20 сентябренә кадәр). Казан университеты физика факультеты профессоры, физика галиме, физика-математика фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе хокукый әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2007), Россияның югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре (2011).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Альберт Гыйльметдинов 1956 елның 27 июлендә Казанда туган. 1978 елда Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлый. 1984—2000 елларда Казан дәүләт университетының гомуми физика кафедрасы ассистенты, доценты. 1991—1998 елларда АКШ, Канада һәм Аурупаның әйдәп баручы университетларында чакырулы профессор булып эшли.

2000 елдан 2007 елга кадәр Казан дәүләт университетының гомуми физика кафедрасы профессоры. 2007 елда «технологияләрне коммерцияләштерү нигезләре» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясен тәмамлый.

2007—2008 елларда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары була. 2009 елның 17 мартында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Альберт Гыйльметдиновны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры вазыйфасына билгеләп кую турындагы указга кул куя[2]. 2012 елның 20 сентябрендә, «башка эшкә күчү сәбәпле», формулировкасы белән, отставкага җибәрелә[3].

2012 елның 20 сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) гыйльми советына вуз ректоры вазыйфаларын башкаручы урнына Альберт Гыйльметдиновны карарга тәкъдим итә. Аның кандидатурасы хуплана[4]. 2013 елның 16 апреленнән КНИТУ-КАИ ректоры. 2017 елның мартыннан техник университетлар Ассоциациясе вице-президенты. 2021 елның февралендә Альберт Гыйльметдинов КНИТУ-КАИның Гыйльми советы утырышында ректор сайлауларыннан төшерелү турында игълан итә[5].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2017 ― II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале ― фән, мәгариф үсешенә, квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[6][7];
  • 2010 ― Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Премиясе
  • 2007 ― Уһән университетының мактаулы профессоры (Кытай);
  • 2007 ― «Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе»
  • 1998 ― «Спектроскопия үсешенә зур өлеш керткән өчен» Йоханус Маркус Марси исемендәге халыкара премиясе һәм медале
  • 1995 ― Atomic Spectroscopy Award атом спектроскопиясе буенча «Атом спектроскопиясенә мөһим өлеш керткән өчен» Халыкара премия лауреаты.

Китаплар һәм басмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гильмутдинов, Альберт Харисович. Уроки лидерства: курс личностного развития / А.Х. Гильмутдинов, А.А. Гильмутдинова; Мин-во образ-я и науки РФ, ФГБОУ ВПО КНИТУ-КАИ им. А.Н. Туполева. — Казань: Изд-во КНИТУ-КАИ, 2016. — 260 с.
  • М.В. Морозов, А.Х. Гильмутдинов, М.Х. Салахов, «Влияние шероховатости поверхности на электрохимическую активность никелевых электродов», Учен. зап. Казан. ун-та. Сер. Физ.-матем. науки, (2013), 119—126
  • А.Х. Гильмутдинов, К.Ю. Нагулин, И.В. Цивильский, «Атомизация вещества в двухстадийном термохимическом реакторе для аналитической спектрометрии», Учен. зап. Казан. ун-та. Сер. Физ.-матем. науки, (2011), 71—84
  • М.В. Морозов, А.Е. Староверов, А.Х. Гильмутдинов, М.Х. Салахов, «Трехмерная структура электромагнитных полей в индуктивно-связанной плазме», Учён. зап. Казан. гос. ун-та. Сер. Физ.-матем. науки, (2008), 67—72
  • Ориентация оси электромагнитного поля винтового индуктора для индуктивно-связанной плазмы. Р.А. Ибрагимов; А.Е. Староверов; А.Х. Гильмутдинов // Ученые записки КФУ. Физико-математические науки 2008 N3
  • А.Х. Гильмутдинов, А.В. Волошин, К.Ю. Нагулин, «Атомно-абсорбционная спектрометрия с пространственным разрешением», Усп. хим., (2006), 339—353

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]