Альберт Зарипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альберт Зарипов latin yazuında])
Альберт Зарипов
Туган 8 ноябрь 1968(1968-11-08) (55 яшь)
Бустон бистәсе, Бохар өлкәсе, Үзбәкстан ССР, ССРБ
Әлма-матер Рәзән югары һава десант командирлар укуханәсе[d]

Альберт Марат Улы Зарипов (1968 елның 8 ноябре, Бустон бистәсе, Бохар өлкәсе, Үзбәкстан ССР, ССРБ) — спецназ офицеры, Россия Федерациясе каһарманы. Әфганинстан, беренче Чечен сугышы һәм башка кораллы конфликтларда катнашучы. Язучы, хокук яклаучы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Альберт Зарипов 1968 елның 8 ноябрендә Үзбәкстан ССРның Бустон бистәсендә туа. Милләте буенча татар[1].

1985—1987 елларда Рязань радиотехника институтында (хәзерге Рязань радиотехника университеты) укый. 1987 елда Совет Армиясе сафларына алына. Ләшкәргәһ (Әфганстан) торак пунктында өлкән разведчик-пулеметчик, аннары спецназ төркеме командиры урынбасары вазыйфасында спецназның алтынчы батальонында хезмәт итә.

1993 елда Рязань югары һава-десант команда училищесын тәмамлый. ГРУның махсус билгеләнештәге 22 нче аерым бригада составында (Ковалевка бистәсе, Аксай районы, Ростов өлкәсе) спецназ офицеры сыйфатында катнашты:

  • Төньяк Осетия Республикасы гадәттән тыш хәлләр зонасында 1993 елның август-октябрь айларында тыныч халыкны саклауда;
  • 1993 елның декабрендә Ростов укучыларын азат итү буенча махсус операциядә;
  • 1995 елның гыйнварыннан Чечняда конституциячел тәртип урнаштыруында;
  • 1995 елның июнендә Буденновск шәһәрендә махсус операция үткәрү.

1996 елның гыйнварында Чечня сугышчысы Салман Радуевны юк итү буенча махсус операциядә катнаша.

Первомайское авылы өчен көрәш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1996 елның 9-18 гыйнварында Чечня сугышчылары Кизләр шәһәрен һәм Первомайское бистәсен яулап ала.

1996 елның 17-18 гыйнвар төнендә, 4:00 сәгатьтә, якынча 350 кеше булган боевиклар Дагестан Республикасының Первомайское авылыннан Чечня Республикасы территориясенә бәреп чыгарга омтылалар. Моның өчен аларга федераль гаскәрләрнең боҗрасы аша узарга кирәк була.

Боевикларның иң зур көчләре Зарипов җитәкчелегендәге спецназ төркеме тарафыннан, берничә көн буе «чиста кырда» боҗраның зур участогына юнәлтелә.

Вакытлыча боерык буенча, Зарипов төркеме утны җиңелүгә ача. Өлкән лейтенант шәхсән 2 зур калибрлы пулеметларны, шулай ук берничә боевикны бетерә.

Икенче һөҗүм вакытында боевиклар Зарипов төркеме позициясенә якынлаша ала. Якын сугыш барышында дошман кыйпылчык һәм танкка каршы гранатлар куллана башлый

Сугыш вакытында өлкән лейтенант Зарипов дүрт яраланган һәм өч һәлак булган хәрбине эвакуацияли. Команданы позициядән чыгып киткәч, төркем калдыгын ябарга кала.

Сугыш вакытында Зарипов башы яралана: уң күзен югалта, сул ягында нык зыян күрә. Госпитальдә уңышсыз дәвалану нәтиҗәсендә. Бурденко исемендәге госпитальдә уңышсыз дәвалану нәтиҗәсендә күрү сәләтен тулысынча югалта.

Россия Федерациясе Президентының 1996 елның 15 маендагы Указы белән, хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлык өчен өлкән лейтенант Зарипов Альберт Марат улына «Алтын Йолдыз» медале белән Россия Федерациясе каһарманы исеме бирелә[2].

Әдәби һәм хокук саклау эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Альберт Зарипов Чечен һәм Әфган сугышлары турында берничә әсәр авторы. Төп эше — авторның шәхси акчасына чыгарылган «Первомайка» китабы (2003). Китапның күпчелек нөсхәләре хәрби хезмәткәрләргә һәм ветераннарга бушлай таратыла[3].

Хәзерге вакытта Мәскәүдә яши, сугыш инвалидларының хокукларын актив яклый, агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнә, ветераннар йортын үз акчасына төзи. Первомайский авылы янында батырларча һәлак булган 22 нче бригада лейтенанты Александр Винокуров исемендәге ветераннар йортын үз акчасына төзи[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Зарипов Альберт Маратович, archived from the original on 2009-04-17, retrieved 2021-03-15 
  2. Герой России Зарипов Альберт Маратович
  3. Зарипов Альберт Маратович. Первомайка
  4. Зарипов Альберт Маратович. Дом Ветеранов Имени Лейтенанта Александра Винокурова

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]