Альберт Нестеров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альберт Нестеров latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Альберт Нестеров
Туган телдә исем Альберт Валерьевич Нестеров
Туган 11 март 1976(1976-03-11) (46 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Уфа
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Русия байрагы РФ
Һөнәре режиссёр, театр рәссамы
Бүләк һәм премияләре ОрденСалаватаЮлаева.png Салават Юлаев премиясе «Алтын битлек» премиясе – 2016
Сайт Альберт Нестеров

Альберт Нестеров, Альберт Валерий улы Нестеров (рус. Альберт Валерьевич Нестеров, 1976 елның 11 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) ― театр рәссамы, 2012 елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының баш рәссамы, БР атказанган сәнгать эшлеклесе (2013), Россия Федерациясенең «Алтын битлек» театр (2016), Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт (2020) премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1976 елның 11 мартында Уфада туган. Черниковкада балалар сәнгать мәктәбен (лицей), Уфа дәүләт сәнгать институтының режиссёрлык бүлеген тәмамлаган (Р. В. Исрафилов курсы, укытучылары Б. Б. Хәйбуллин, И. Ш. Сәетов, 2000) [1]. Диплом эше ― Жан Батист Мольерның «Саран» пьесасы буенча куелган спектакль.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Югары уку йортында укыганда Гафури театрының баш рәссамы Таң Еникеевның ассистенты була.

2001 елдан Салават драма театрында: куючы-рәссам, 2003―2012 елларда ― театрның баш рәссамы.

2012 елдан – Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының баш рәссамы.

2016 елда узган IV халыкара «Нәүрүз» театраль белем бирү фестиваль-форумында (Казан) «Спектакльнең образын иҗат иткәндә пьеса белән эшләү» семинарын алып бара[2].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А. В. Нестеров бер үк вакытта сценограф, костюмнар һәм яктырту буенча рәссам, реклама продукциясе дизайнеры. Төрле театр сәхнәләрендә Альберт Нестеров 100 дән артык спектакль бизәгән [3].

Бизәгән спектакльләренең кайберләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гафури театры
Салават театры
  • Шулай булды шул (Т. Миңнуллин)
  • Соңлаган мәхәббәт (А. Островский)
  • Сөяркәм килгән. Нишләргә? (З. Хәким)
  • Ай тотылган төндә (М. Кәрим) һ. б.
«Нур» театры
  • Урман әкияте
Милли яшьләр театры
  • Ябык ишекләр артында (Ж. П. Сартр) һ. б.
Стәрлетамак башкорт театры
Камал театры
Тинчурин театры
Ырынбур рус театры
  • Купшы ир (С. Белов )
  • Аккош күле (А. Чехов) һ. б.
Новосибирск театры
  • Зөләйха күзләрен ача (Г. Яхина)
Минзәлә театры

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]