Альберт Рәхмәтуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альберт Рәхмәтуллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Альберт Рәхмәтуллин
Альберт Рах.jpg
Туган телдә исем Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин
Туган 20 октябрь 1976(1976-10-20) (45 яшь)
Татарстан Республикасы Кайбыч районы Рус Бәрлебаш авылында
Милләт татар
Гыйльми дәрәҗә: Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре

Commons-logo.svg Альберт Рәхмәтуллин Викиҗыентыкта

Альберт Рәхмәтуллин - Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, рухи һәм шәфкатьлелек идеалларын торгызу эшенә зур өлеш керткәне өчен, Россия Федерациясенең "Меценатның Алтын грамотасы" медале белән бүләкләнгән җитәкче; Кайбыч районы Олы Кайбыч авыл җирлегенең 1 номерлы Чишмәле сайлау округы  Советы депутаты.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аль­берт  Илгизәр улы Рәхмәтуллин 1976 нчы  елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Кайбыч районы  Рус  Бәрлебаш авылында туган.

Урта мәктәпне туган авылында  “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә тәмамлый. 1998 елда  Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен  тәмамлый. Белгечлеге  буенча ветеринар табиб.

Хезмәт  юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  Хезмәт юлын "Кайбыч" совхозының  баш  ветеринар табибы буларак башлап җибәрә. 2004 елда, "Гәбенә" агрофирмасы оештырылгач,  А.И. Рәхмәтуллин алты хуҗалыкны берләштергән шул оешманы җитәкли.  Тиз арада ул  алдынгылар  сафына  баса.  Альберт  Илгизәр улы  социаль  өлкә объектларын төзекләндерүгә, аларда җылылык булдыруга  күп көч куя. Мәктәпләр,  балалар  бакчалары,  клублар, мәдәният  йортлары, мәчет һәм чиркәүләр  матди ярдәм ала.  Шулай  ук  өлкән  яшьтәгеләрне,  яшь гаиләләрне  дә  агрофирма  ярдәменнән ташламый. Укытучылар, медикларның  айлык эш хакына өстәмә түләүләр оештыра.

2012 елның 19 мартыннан хәзергә кадәр  Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башлыгы – Кайбыч муниципаль районы Советы рәисе. 2012 нче елда авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә лаек була.

Хезмәт эшчәнлеге этаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

13.07.1998-07.05.1999      Кайбыч районы “Кайбыч” совхозының өлкән ветеринар врачы.

08.05.1999-23.01.2000      Кайбыч районы дәүләт ветеринария оешмасының  ветеринар врач - эпизоотологы.

24.01.2000-01.02.2004     Кайбыч районы дәүләт ветеринария оешмасының начальнигы.

01.02.2004- 18.03.2012     Кайбыч муниципаль районы “Гөбенә” Агрофирма”сы ҖЧҖнең генераль директоры.

2012 елның 19 мартыннан Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башлыгы – Кайбыч муниципаль районы Советы рәисе.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән. Тормыш иптәше биология фәне укытучысы Эльмира Рәшит кызы белән 3 бала (1 кыз, 2 ул) тәрбияләп үстерәләр.

Дәүләт бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 ел – “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале.

2006 ел – “Меценатның алтын Грамотасы”  халыкара  медале.

2008 ел – Татарстан  Республикасының  атказанган  авыл  хуҗалыгы хезмәткәре

Чыганак:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

https://tatcenter.ru/person/rahmatullin-albert-ilgizarovich/

Глава Кайбицкого муниципального района