Альберт Сергеев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альберт Сергеев latin yazuında])
Альберт Сергеев
Туган 15 март 1967(1967-03-15) (57 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Рубин

Альберт Николаевич Сергеев (1967 елның 15 марты, Казан) — совет һәм Россия футболчысы, ярымсакчы. Ульяновск «Волга»сы өчен 300дән артык матч уйнаган.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Альберт Сергеев 1967 елның 15 мартында Казанда туа. Казан футболында тәрбияләнгән.

Өлкәннәр дәрәҗәсендә 1986 елда Ульяновскның «Старт» клубында икенче лигада чыгыш ясый башлый, клуб составында алты сезон үткәрә. 1992 елда, «Старт» таркалганнан соң, Казанга әйләнеп кайта һәм бер ел «Рубин» өчен Россиянең беренче лигасында уйный, аннары төрле дивизионнарда Димитровградның «Лада»сы һәм «Текстильщик» (Ишәй) өчен чыгыш ясый. 1996 елда Ульяновскта яңадан торгызылган, хәзер «Волга» исемен йөрткән, клубка әйләнеп кайта һәм аның өчен тагын җиде ел чыгыш ясый. Россиянең өченче һәм икенче дивизионнары зона турнирлары призёры. 2002 елда профессиональ карьерасын тәмамлый, аннары тагын берничә ел һәвәскәрләр ярышларында «Энергия»/«Волга-Д-Энергия» (Ульяновск) клубы өчен уйный.

ССРБ һәм Россия беренчелекләрендә профессионаллар (осталар) дәрәҗәсендә барлыгы 438 матч уйнаган һәм 14 гол керткән. Ульяновск «Волга»сы составында 13 сезон эчендә 344 матч уздырган һәм 12 гол керткән. Клуб тарихында уйналган матчлар саны буенча лидерларның берсе булып тора.

Уен карьерасы тәмамланганнан соң «Волга» клубында администратор булып эшли башлый[1], бу вазыйфаны 10 елдан артык били. Ветераннар ярышларында катнаша[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. С Днём Рождения, Альберт Николаевич!
  2. В Ульяновске пройдет турнир по мини-футболу — «Единство-2012»

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]