Альберт Сәйфуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альберт Сәйфуллин latin yazuında])
Альберт Сәйфуллин
Туган 1 апрель 1968(1968-04-01) (55 яшь)
Казан, Татарстан АССР, ССРБ
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБРоссия байрагы Россия Федерациясе

Альберт Ганс улы Сәйфуллин (1968 елның 1 апреле, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — Татарстанның атказанган артисты, Россия һәм татар артисты, солист, инструменталист, Лоян шәһәрендә (Кытай) Дәүләт университетында фортепиано белгечлеге буенча укытучы (2019 елдан).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Альберт Сәйфуллин 1968 елның 1 апрелендә Казан шәһәрендә танылган татар композиторы Ганс Хәмит улы Сәйфуллин гаиләсендә туа.

1975 елда Казан дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбенә укырга керә. 1986—1995 елларда профессор В. А. Столов һәм Г. К. Абдуллина җитәкчелегендә фортепиано белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясендә белем ала. 1998 елда Карл һәм Франц исемендәге Грац университетын тәмамлый.

Альберт Сәйфуллинның репертуарында 100 дән артык Моцарт, Бетховен, Шопен, Рахманинов, Фасил Әхмәтов, Рөстәм Яхин әсәрләре бар. Россия, Татарстан һәм чит ил буенча актив концерт эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Музыка эшчәнлегенең төп өлкәсе-романтизм чоры музыкасы, Венаның классик мәктәбе, татар классикасы. «Инструменталь ансамбльләр» категориясендә Туниста Халыкара музыка фестивале лауреаты исеменә лаек була. 2019 елда Татарстан Республикасының атказанган артисты дигән мактаулы исем белән бүләкләнә[1]. Музыкаль карьерасында зур тәҗрибә туплаган Альберт Сәйфуллин Республика, Россия[2], халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә жюри сыйфатында катнаша[3], яшь музыкантларга төрле мастер-класслар үткәрергә ярдәм итә[4].

1987—1989 елларда Идел буе хәрби округы Җыр һәм бию ансамбле артисты. 1998-2009 елларда «Татар яшьләре җыены» фестивале буенча музыкант һәм әтисе Ганс Сәйфуллинның ярдәмчесе. 2003—2005 елларда Рәфыйк Таҗетдинов (балалайка), Әбүзәр Фәйзуллин (баян) белән трио составында Россия шәһәрләре буенча концерт туры. 2005 елдан «Авторларның хокукларын яклау региональ җәмгыяте» АКБО директоры урынбасары.

2006—2007 елларда «Джокер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте пианисты. 2006—2012 елларда «Корстон-Казан» ҖЧҖ музыканты. 2007 елдан Рабат шәһәрендә Марокко Король оркестры солисты (Профессор вазифасы). 2012 елдан жюри составында «Триумф» иҗат берләшмәсендә катнаша[5].

2015 елда «Синяя Птица» ВИА катнашучысы Евгений Войнованың сәнгать директоры һәм соло концертын оештыручы[6]. 2016 елда «Башкала тавышлары һәм буяулары» Халыкара конкурс-фестиваленең жюри әгъзасы[7]. 2019 елдан башлап, фортепиано белгечлеге буенча Кытайда Хэнань провинциясенең көнбатышындагы Лоян шәһәрендә дәүләт университеты укытучысы.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Признание заслуг | Республика Татарстан. 2020-09-13 тикшерелгән.
  2. Успешное выступление воскресенских музыкантов. 2020-09-13 тикшерелгән.
  3. admin (2017-03-22). Сайфуллин Альберт Гансович. 2020-09-13 тикшерелгән.
  4. Импровизация в джазовом стиле. 2020-09-13 тикшерелгән.(үле сылтама)
  5. САЙФУЛЛИН АЛЬБЕРТ ГАНСОВИЧ — ТРИУМФ
  6. В Казани выступит солист ВИА 80-х гг «Синяя птица» Евгений Войнов
  7. Юные кировские вокалисты едут покорять столицу

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]