Альберт Шиһабиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альберт Шиһабиев latin yazuında])
Альберт Шиһабиев
Туган телдә исем Альберт Хазинур улы Шиһабиев
Туган 19 март 1970(1970-03-19) (54 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам

 Альберт Шиһабиев Викиҗыентыкта

Альберт Шиһабиев, Альберт Хазинур улы Шиһабиев (Альберт Хазинурович Шиабиев; Albert Shiabiev; Альберт Шах; 1970 елның 19 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― рәссам, график, 2020 елдан Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе, сәнгать проектлары (мәсәлән, «Кырым минем йөрәгемдә», «Борынгы Чистай. Яңарыш», «Рәссам белән бер көн» һ. б.) авторы. Төрле сәнгать техникасы, стиль һәм жанрларында эшли. [1]

Тышкы рәсемнәр
Картиналары.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970 елның 19 мартында Казанда туган.[2] Яшь чакта фехтование белән шөгыльләнә, республика җыелма командасы составына керә. Әлеге спорт төре белән актив мавыгу КХТИга алып килә. Казан дәүләт химия-технология институтын «Суыткыч-компрессор машиналары һәм суыткыч җайланмалар» белгечлеге буенча тәмамлаган (1992). Картиналарын декоратив манерада иҗат итүе Казан халык сәнгать кәсепләре техникумына алып килгән, аны 2013 елда тәмамлаган.

2013―2020 елларда ― Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе урынбасары.

2020 елның 27 апреленнән – Татарстан рәссамнарының иҗади берлеге – Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе. [3][4]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче шәхси күргәзмәсе «Эбиволь» галереясында ачыла. Картиналары үзенчәлеге һәм оригинальлеге белән аерылып тора. Һәр тема импрессионизмнан алып конструктивизмга һәм төсле минимализмга кадәр үз манерасын билгели. Рәссам төрле сәнгать техникасын куллана, реалистик, модерн һәм дизайнер стильләрендә эшли. Образларны булдыру өчен акрил һәм майлы буяу, текстура пасталары һәм коллаж алымнары куллана. [5]

Каткашкан күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2006, февраль ― КАИ юбилеена күргәзмә, Казан шәһәре.
  • 2014, февраль ― ВИКО, Арт-галерея, Казан шәһәре, ел саен үткәрелә торган күргәзмә.
  • 2015, август ― Халыклар дуслыгы йорты, шәһәр һәм Республика көненә багышланган күргәзмә, Казан шәһәре.
  • 2018, март ― «Татарстан ― край души нашей», РФ Федерация Шурасы бинасы, Мәскәү шәһәре [6]
  • һ. б.

Рәссамның әсәрләре Россия Федерациясенең дәүләт музейлары һәм галереяләре җыентыкларында, шул исәптән Болгар музей-тыюлыгында, Бакчасарай сәнгать музеенда, Феодосия туган як музеенда (ru), Мәскәүдә наив сәнгать музеенда[7], шулай ук шәхси коллекцияләрдә саклана.[8]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызы Александра (1997).[10]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Зөфәр Гыймаев (2008-2020)
Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисе
20202023
Аннары:
?