Альберт Шәһидуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альберт Шәһидуллин latin yazuında])
Альберт Шәһидуллин
Туган 1966
Нуриман районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре опера җырчысы

Альберт Шәһидуллин  (1966 елНуриман районының  Яңа Субай авылы, Башкорт АССР[1]) — опера җырчысы (баритон).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәктәпне тәмамлагач,  Уфа нефть институтына  укырга керә. 1984 елдан бер юлы  Уфа дәүләт сәнгать институтында да укый, профессор Мәҗит Алкин шөгыльләнә.

1988 елдан Мәскәү консерваториясендә профессор Евгений Нестеренко классында укый. Студент чагында ук күп халыкара конкурсларда җиңү яулый: Барселонада Франциско Виньяс(исп.) (исп.)баш. конкурсында (1990, «Madronita Andreu» премиясе), Афинада Мария Каллас конкурсында (1991), Венада Бельведер конкурсында (1991), Вервье конкурсында (1991), Женевада CIEM конкурсында (1991) һәм Филадельфиядә Паваротти конкурсында (1991), соңгысы аңа киң танылу китерә.

Опера сәхнәсендә 1991 елда Дублинда Энрико ролендә («Лючия ди Ламмермур») дебюты була[2]. Шуннан бирле Гамбург, Берлин, Штутгарт, Мюнхен, Дрезден, Стокгольм, Лион, Бордо, Париж, Рим, Палермо, Кальяри, Генуя, Болонья, Неаполь, Милан, Барселона, Мадрид, Лиссабон, Вена, Амстердам, Брюссель, Сантьяго, Сан-Паоло, Стокгольм, Tokio һ. б. опера театрларында гастрольдә йөри.

Зальцбург фестивалендә, Брегенц фестивалендә, Глайндборн фестивалендә, Кимзее фестивалендә, Вексфорд фестивалендә, Эхтернах фестивалендә, Макао фестивалендә һәм башкаларда катнаша.

Билгеле дирижерлар Клаудио Аббадо, Зубин Мета, Геннадий Рождественский, Вун Чунг, Джеймс Конлон(ингл.) (ингл.), Кент Нагано, Валерий Гергиев, Кристофер Ховгуд, Риккардо Мути, Джеймс Ливайн, Марчелло Витти, Рафаэль Фрюбек де Бургос, Нелло Санти(ингл.) (ингл.)баш., Хесус Лопес Кобо, Мишель Плассон һәм башкалар белән чыгыш ясый. Билгеле режиссерлар Грэм Вик(ингл.) (ингл.), Джонатан Миллер(ингл.) (ингл.), Герберт Вернике(ингл.) (ингл.), Франческа Замбелло(ингл.) (ингл.), Франко Дзеффирелли һәм башкалар белән хезмәттәшлек итә.

Осло, Гамбург, Берлин, Вена, Париж, Бирмингем, Toкио, Амстердам, Брюссель, Лондон, Кельн, Лейпциг, Нью-Йорк һ.б. калаларның абруйлы залларында һәм филармонияләрдә чыгыш ясый, шулай ук Шатле, Бремен,  (ингл.)баш., Сантьяго һәм башка калаларның опера театрларында ялгыз программалары куела. Русиядә опера сәхнәсендә җырлаган юк.

Сайланма репертуары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Евгений Онегин, шул исемдәге опера
    • Князь Елецкий,  «Пиковая дама»
    • Роберт, «Иоланта»
    • Шакловитый, «Хованщина»
    • Фигаро, «Севильский цирюльник»
    • Герцог Ноттингемский, «Роберто Деверё»
    • Эрнесто, «Пираты»
    • Риккардо, «Пуритане»
    • Жермон, ("Травиата", Дж. Верди)
    • Граф ди Луна (" Трубадур ", Дж. Верди)
    • Фальстаф ("Фальстаф", Дж. Верди)
    • Родриго (" Дон Карлос", Дж. Верди)
    • «Тангейзер»
    • «Вольный Стрелок»
    • «Вертер»
    • «Манон Леско»
    • «Фауст»
    • «Нос»
    • «Три Сестры»
    • «Война и Мир»
    • «Билли Бад».

Сайланма дискографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Мусоргский, «Борис Годунов», Клаудио Аббадо идаралығында  (Sony Classical, 1994)
    • «Три Сестры» — К. Нагано (Deutsche Grammophon, 1998)
    • «Дон Карлос» — Фридрих Плеер (Nightingel ,1998)
    • «Соловей» — Джеймс Конлон (EMI Classics, 1999)
    • «Черевички» — Геннадий Рождественский (Dynamic, 2000)
    • Чайковский романстары — Шатле (Luxphone, 2000)
    • «Военный Реквием» — Юнг Меркель (Deutsche Grammophon, 2009) и др.

видео[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • «Евгений Онегин» — Владимир Юровский (La Scala Records, 2006)
    • «Роберто Деверё» — Фридрих Хайдер (Deutsche Grammophon 2005)
    • «Скупой Рыцарь» — Владимир Юровский (OpusArte, 2004)
    • «Борис Годунов» — Себастьян Вайгле (TDK, 2004)
    • «Золотой Петушок» — Кент Нагано (TDK, 2002)
    • «Соловей» — Джеймс Конлон (EMI, 2000) и др.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Буранбаева Р. Тайна афиши Парижа (рус.) // Башвест : интернет-газета. — 24.11.2008.  (Проверено 25 декабря 2011)