Эчтәлеккә күчү

Альберт Җәлилов (1983)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альберт Җәлилов (1983) latin yazuında])
Альберт Җәлилов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Альберт Наил улы Җәлилов

Туу көне

30 июнь 1983(1983-06-30) (41 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, Әстерхан өлкәсе, Әстерхан

Эшчәнлек еллары

2000 ― х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

классика, эстрада

Коллективлар

AL Group иҗади берләшмәсе (Санкт-Петербург)

Хезмәттәшлек

ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры,
РФ Милли гвардиясе гаскәрләренең үрнәк-күрсәтмә оркестры

Бүләкләр

ТР атказанган артисты (2018)

zhalilovalbert

Альберт Җәлилов, Альберт Наил улы Җәлилов (Альберт Наильевич Жалилов, 1983 елның 30 июне, СССР, РСФСР, Әстерхан) ― опера җырчысы (баритон), актер. 2019 елдан AL Group иҗади берләшмәсе (Санкт-Петербург) җитәкчесе. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2018).

1983 елның 30 июнендә Әстерханда туган. Әтисе Наил Исмәгыйль (Измаил) улы Җәлилов ― архитектор, әнисе беренче белеме буенча ― немец һәм француз телләре укытучысы. Бабасының атасы чыгышы белән Мордовиянең Кадошкин районы Иса авылыннан[1]. Әстерханның 2нче мәктәбен (3нче гимназия) медальгә тәмамлаган. Әстерхан дәүләт техник университетында гражданлык хокукы һәм процессын өйрәнгән. Әстерхан дәүләт консерваториясендә теория-башкару факультетының ялгыз җырлау һәм операга әзерлек кафедрасында укыган. Консерваторияне тәмамлагач, Санкт-Петербургка күченгән, башта реклама белән шөгыльләнгән һәм Невский проспектында мим-аниматор булып акча эшләгән[2]. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта беренче концертлары 2011 елда булган[1].

Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрында, РФ Милли гвардиясе гаскәрләренең үрнәк-күрсәтмә оркестрында солист буларак катнашкан. 2009 елдан эш урыны ― AL Group иҗади берләшмәсе (Санкт-Петербург)[3].

Концертлар белән дөньяның 25 илендә (алар арасында Австрия, Англия, Франция, Латвия, Эфиопия, Күвәйт һ.б.), Россиянең 70 төбәгендә һәм 200дән артык шәһәрдә чыгыш ясаган. Сольный концертлары Кремль сарае, «Октябрьский» Зур концерт залы, «Лужники», «Зарядье», Петербург филармониясенең зур залы, Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы (Казан), Шостакович исемендәге филармония, Чайковский исемендәге зал һәм башка залларда уза. Россиянең әйдәп баручы музыкантлары һәм оркестрлары белән хезмәттәшлек итә[1].

Башкаручының репертуарында 15 телдә 800 гә якын вокаль әсәр, 30 дан артык төрле пландагы концерт программасы, опера партияләре һәм оперетталарда, мюзиклларда рольләре, моноспектакльләр һәм вокаль цикллар, лекцияләр, әкиятләр (шул исәптән Габдулла Тукай әкиятләре) һәм шигырьләр бар. «Сердце на снегу» моноспектаклендә яшь Мөслим Магомаевка әверелгән. «Жить, думать, чувствовать, любить» исемле икенче моноспектакльдә Александр Блок, Владимир Маяковский, Борис Пастернак һәм Иосиф Бродский шигырьләрен башкарган[1].

«Культура» каналында «Романтика романса» программасы резиденты булган. «Главная сцена» һәм «Танцы со звездами» телепроектларында катнашкан. «Улицы разбитых фонарей» һәм «Дорожный патруль» сериалларында эпизодик рольләрдә уйнаган[1].

2024 елда Президент академиясе (РАНХиГС) Югары дәүләт идарәсе мәктәбенең «җитәкчеләр өчен дәүләт идарәсе остасы» программасын тәмамлаган[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • 2010 – «Романс язы» (Весна романса) Бөтенроссия конкурсы лауреаты
  • Романс башкаручыларның халыкара конкурсы (Таллин) лауреаты һәм тамашачылар симпатиясе призы лауреаты
  • «Балтика йолдызлыгы» (Балтийское созвездие) халыкара фестивале лауреаты
  • 2018 – Татарстан Республикасының атказанган артисты[4]

Гаиләле. Хатыны Тамара (Кулемова). Өч кыз тәрбиялиләр: игезәк кызлар (2019) һәм аларның сеңлесе (2021)[1].