Альбина Гайзуллина
Альбина Гайзуллина | |
---|---|
Туган телдә исем | Альбина Шамил кызы Гайзуллина |
Туган | 1 декабрь 1983 (41 яшь) Лисичанск, Ворошиловград өлкәсе |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() |
Һөнәре | актёр |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() |
Альбина Шамил кызы Гайзуллина — татар артисткасы, Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры актеры, Татарстан Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган артисты (2021). «Тантана» премиясе лауреаты (2025).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1983 елның 1 декабрендә Украинада, Ворошиловград өлкәсенең Лисичанск шәһәрендә туа. 1990 елда аның гаиләсе Татарстанның Биектау районы Дөбъяз авылына күчеп килә. Урта мәктәптә укыганда җыр белән мавыгып китә. Казанның Химиклар мәдәният сараенда уздырылган «Сандугач керде күңелгә» фестивалендә дә катнаша, авылларда концертлар куеп йөри. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Казан театр училищесына укырга керә, 2003 елда тәмамлый. 2003 елның 5 августыннан ул — Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисткасы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2021 ― Татарстанның атказанган артисты[1]
- 2024 ― Кариев театрының Гадел Кутуй әсәренә нигезләнеп куелган «Рөстәм маҗаралары» спектакле (режиссеры Тимур Кулов, спектакльдә 2 актер уйнаган: Альбина Гайзуллина, Булат Гатауллин) «Алтын битлек» фестивале жюриеның «Ил язмышына катнашлык һәм милли герой эзләү өчен» махсус премиясенә лаек булган[2][3]
- 2025 — «Тантана» премиясе лауреаты ― «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинацииясендә ― Тинчурин театрында куелган «Куркак батыр» спектаклендә Әни роле өчен[4]
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Артист Рөстәм Гайзуллинда кияүдә, ике малай үстерәләр.[5]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Гайзуллина Альбина Шамил кызы. Кариев театрының рәсми сайты
- ↑ Театры Татарстана стали лауреатами XXX Российской Национальной театральной Премии «Золотая Маска». Министерство культуры РТ, 25.06.2024
- ↑ В Москве состоялась церемония вручения Премии «Золотая Маска»(рус.)
- ↑ Во Всемирный день театра объявили победителей Ежегодной театральной премии Министерства культуры Республики Татарстан «Тантана». Министерство культуры Республики Татарстан, 27.03.2025
- ↑ Альбина Гайзуллина: «Рөстәм беренче курстан ук артымнан йөрде»
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Кариев театры сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган.