Альбина Исхакова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альбина Исхакова latin yazuında])
Альбина Исхакова
Туган 25 гыйнвар 1938(1938-01-25) (86 яшь)
Әбҗәлил районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре җәмгыять активисты

Исхакова Альбина Хаҗи кызы (рус. Исхакова Альбина Хажимовна; 25 гыйнвар 1938 ел) — җәмәгать эшлеклесе, бөтендөнья башкортлары корылтаеның «Ал да нур чәч халкыңа» медале кавалеры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Альбина Хаҗи кызы Исхакова 1938 елның 25 гыйнварында Башкорт АССРның Әбҗәлил районында Аскар авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Күпмедер вакыт балалар йортында тәрбияләнгән, Уфа каласындагы 1-нче мәктәпне тәмамлаган. Спорт белән актив шөгыльләнә, спорт гимнастикасы буенча Россия һәм Башкортстан чемпионы була[1].

Альбина Хаҗи кызы җәмәгать эшенә лаеклы ялга чыккач актив кушылып китә. Башкортстан Республикасының Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте оешмасы эшендә катнаша, Уфадагы «Ак тирмә» милли-мәдәни үзәгендә «Әбиләр мәктәбе» җитәкчесе була.

Тормыш иптәше Исхаков Фәнис Гайнетдин улы белән Камилә һәм Арыслан исемле балаларны тәрбиягә алып үстерәләр, моның өчен алар 2008 елда «Иң яхшы алыштыручы гаилә» дигән исемгә лаек була һәм махсус премия белән бүләкләнә[2].

72 яшендә бию башкарып республика «Байык» телевизион конкурсы лауреаты була, 2010-2011 елларда Бөтенрәсәй үзешчән сәнгать фестивале призеры була[1] .

«Тамыр» телестудиясенең «Тамыр өләсәе" дигән абруйлы исем белән бүләкләнгән.

79 яшендә хәләле Фәнис Гайнетдин улы белән ГТО нормаларын үтәп, алтын значоклар яулый[3].

2017 елда «Урал» галереясында үзе җитештергән кул эшләреннән шәхси күргәзмә үткәрә.

Башкортстан Мәдәният министрлыгының Альбина Хаҗи кызын башкорт халкының мәдәниятен һәм холык-гадәтләрен саклап калуга зур өлеш керкәнен билгеләп, Мактау грамотасы белән бүләкләгән.

Видеоязмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

YouTube сайтында Видео Исхакова Альбина

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Исхаков Фәнис Гайнетдин улы

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]