Альбина Ногманова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альбина Ногманова latin yazuında])
Альбина Ногманова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Ногманова Альбина Хәмис кызы

Туу датасы:

2 июль 1997(1997-07-02) (26 яшь)

Туу җире:

Россия Федерациясе, Татарстан, Яр Чаллы

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2019 — х. в.

Театр:

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры

Яшәгән урын

Үзбәкстан[1]

Альбина Ногманова, Ногманова Альбина Хәмис кызы (1997 елның 2 июле, Россия Федерациясе, Татарстан, Яр Чаллы) — драма актрисасы, оста биюче, "НЕТАНЦЫ" комьюнитисының амбассадоры,[2] Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2020 елдан).[3]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1997 елның 2 июлендә Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә туа. Әтисе - Хәмис исемле. 4 яшендә бервакыт әнисенең туган ягында - Үзбәкстанда яшәгән.[4] Кечкенәдән бирле бию түгәрәгенә йөри, сәнгатькә тартыла. 2015 елда мәктәпнең 11нче сыйныфын тәмамлый һәм Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. 2019 елда аны тәмамлый һәм 2020 елда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлый.[3]

Театр белән бер рәттән үзен биюче буларак үстерә, "НЕТАНЦЫ" комьюнитисының амбассадоры булып тора.[2]

Театр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елның августында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутта укыганда ук башлап җибәрә. Башта күмәк күренешләрдә чыгыш ясый. Беренче рольләреннән берсе Фәнәвил Галиевның "Корт"тагы Земфира Борисовна образы була. Тамашачыга күбрәк Р. Мухинаның "Ак чәчәкләр кебек"тәге Сания роле буенча таныш.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Репертуарында 10га якын роле бар.

  • Земфира Борисовна - "Корт" (Ф.Гәлиев);
  • Бәти - "Бүре һәм кәҗә" (Р.Корбан);
  • Шәкерт - "Кәҗүл читек" (Г.Исхакый);
  • Сагыш кошы - "Мио, минем Мио" (Е.Гороховская);
  • Медсестра- "Яратып туялмадым"( А.Әхмәтгалиева);
  • Сания- "Ак чәчәкләр кебек" (Р.Мухина);
  • Камәр - "Сөннәтче бабай" (Г.Исхакый);
  • Кыз - "Алтынч[ае]ч" ( Р.Гарипова, Л.Янсуар). һ.б.[3]

Фотосурәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сайты
  • Тат Медиа
  • YouTube социаль челтәре

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]