Альбина Әхәтова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альбина Әхәтова latin yazuında])
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  СССР
 Россия
Кайсы ил өчен чыгыш ясый  Россия
Туу датасы 13 ноябрь 1976(1976-11-13) (47 яшь)
Туу урыны Никольск (Вологда өлкәсе), Вологда өлкәсе, РСФСР, СССР
Ата Хәмит Әхәтов[1]
Ире яки хатыны Максимов, Максим Геннадьевич[d]
Һөнәр төре биатлонист
Масса 55 килограмм
Спорт төре Биатлон[2][3]
Катнашучы Биатлон на зимних Олимпийских играх 2006 — индивидуальная гонка (женщины)[d], Биатлон на зимних Олимпийских играх 2006 — гонка преследования (женщины)[d], Биатлон на зимних Олимпийских играх 1998 — эстафета (женщины)[d], Биатлон на зимних Олимпийских играх 2002 — эстафета[d] һәм Биатлон на зимних Олимпийских играх 2006 — эстафета (женщины)[d]
Бүләкләр
орден Дружбы медаль ордена «За заслуги перед Отечеством» II степени медаль ордена «За заслуги перед Отечеством» I степени
Биеклек / буй 160 сантиметр
Рәсми веб-сайт akhatova.ru(рус.)
 Альбина Әхәтова Викиҗыентыкта

Альбина Хәмит кызы Әхәтова (1976 елның 13 ноябрендә, Никольск (Вологда өлкәсе) - Россия биатлончысы, эстафетада 2006 елгы Олимпия чемпионы, 4 тапкыр дөнья чемпионы. Россиянең атказанган спорт мастеры (1998).

Спорт карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иртә еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Альбина Әхәтова Ленинград физик культура институтын тәмамлаучылар-спортчылар, Хәмит Фәйзрахман улы һәм Татьяна Вениамин кызы Әхатовалар гаиләсендә туа. 1985 елдан чаңгы спорты белән шөгыльләнә, аның беренче остазы әтисе Хәмит Әхәтов була. 1991 елда чаңгы ярышлары буенча спорт мастеры нормативын үти. 1993 елда 17 яшь булганда биатлонга килә, аның тренеры Леонид Александрович Гурьев була.

1996-2008 елларда чыгышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дөнья кубогында 1996 елның 13 гыйнварында — Италия Антерсельвада (1995-1996 елгы Дөнья кубогының 3 нче этабы кысаларында) узган спринтерлар ярышында 56 нчы нәтиҗә күрсәтеп (Россия спортчылары арасында соңгысы) чыгыш ясый.

Дөнья Кубогы ярышларында иң көчле 30нчы урынга беренче тапкыр 1997 елның 11 декабрендә (1997-1998 елгы Дөнья Кубогының 2 нче этабы кысаларында) швед Эстерсундында (17 нче нәтиҗә күрсәтеп) эләгә.

Дөнья Кубогы ярышларында подиумга беренче тапкыр 1998 елның 16 декабрендә, Словакиянең Брезно шәһәрендә шәхси узышта эләгә (1997-1998 елгы Дөнья Кубогының 2 нче этабы кысаларында узган).

Дөнья Кубогы ярышларында беренче җиңүне 2003 елның 26 гыйнварында Италиянең Антерсельв шәһәрендә Масс — стартта (2002-2003 елгы Дөнья Кубогының 6 нчы этабы кысаларында үткәрелгән) яулаган.

Эстафета ярышларында Альбина Әхәтова Наганода узган 1998 елгы Кышкы Олимпия уеннарында көмеш медаль, 2002 елда Солт-Лейк-Ситида узган Кышкы Олимпия уеннарында бронза медаль һәм 2006 елда Туринда узган Кышкы Олимпия уеннарында алтын медаль яулады. Шул ук вакытта Ольга Пылевадан допингны кулланган өчен медаль алынгач, Альбина Әхәтова 15 км га шәхси узышта бронза медаль яулый. Икенче бронза медальне ул 10 км. га эзәрлекләү узышында яулады.

2003 елда Ханты-Мансийскида узган дөнья чемпионатында Альбина масс-стартта алтын медаль яулады, шулай ук 1999 елда Ослода узган биатлон буенча дөнья чемпионатында бронза медаль һәм 2004 елда Оберхофада узган биатлон буенча дөнья чемпионатында 15 км дистанциядә көмеш медаль яулады. 1998 елда команда спринтында һәм 2000 һәм 2003 елларда эстафетада алтын медальләр яулый; 1999 һәм 2004 елларда эстафеталарда көмеш медаль яулый. Шулай итеп, хәзерге вакытта Альбина Әхәтова үз активында дөнья чемпионатларында 10 медаль (4 алтын) һәм 5 олимпия медале (1 алтын) булган Россия биатлончылары арасында иң титуллы биатлончыларының берсе.

2002/03 елгы Дөнья Кубогының икенче призеры, шул ук сезонда спортчы массакүләм старттан узышлар зачетында кече Бәллүр глобусны отты. Карьерасы өчен шәхси зачетта Дөнья кубогының 3 этабында җиңү яулады, шулай ук 8 тапкыр икенче һәм 10 тапкыр өченче булды.

2006/07 сезонын бала туу белән бәйле рәвештә ярышларда катнашмый. 2006 елның 24 декабрендә Альбинаның һәм аның икенче ире Андрей Дмитриевның улы Леонид туа (элек Әхмәтова 2002 елның апреленнән 2004 елга кадәр Дмитрий Масловта(чаңгычы) кияүдә була).

2007-2008 еллар сезонында зур спортка әйләнеп кайта һәм 2008 елгы дөнья чемпионатында ике медаль яулый[4]. Әлеге беренчелектә үк Альбина эстафетада уңышсызлыкка ирешә: аның винтовкасы ватыла, шуның аркасында Германия җыелма командасы лидерыннан калышу этап башында 21 секундтан 2,5 минутка кадәр арта. Өченче этапка Россия җыелма командасы 14 нче баскычта китә. Әмма Татьяна Моисеева һәм, нигездә, Екатерина Юрьева тырышлыгы белән призлардан калышу минимумга кадәр кыскартыла. Финишка кадәр Юрьева өченче позициягә күтәрелә алды һәм соңгысына кадәр команда өчен бронза медаль яуларга омтылды, әмма, кулдан ычкынган минутларны тулысынча артта калдырып, финиш сызыгында Француз Сандрин Байига оттырды.

2008-2010 елларда дисквалификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008 елның 4 декабрендә дөнья Кубогы этабында спортчы кыздан «А» допинг-пробасы алынды. 2009 елның 13 февралендә халыкара биатлончылар берлеге 2008 елның декабрендә Швед Эстерсундында 2008/09 елгы Дөнья Кубогының беренче этабында Екатерина Юрьева, Альбина Әхәтова һәм Дмитрий Ярошенкодан алынган допинг-пробаларның уңай нәтиҗәләрен рәсми рәвештә раслады. 2009 елның 11 августында биатлончылар тыелган препаратларны куллануда гаепле дип табылган һәм ике елга дисквалификацияләнгән[5].

Җавап итеп Екатерина Юрьева һәм Альбина Әхәтова халыкара биатлончылар берлегенең допингка каршы комиссиясе (IBU) үзенең дисквалификациясенә карата карарына апелляция биргән, тик 2009 елның 13 ноябрендә Лозаннадагы (CAS) спорт Арбитраж суды Россиянең ике биатлончысы апелляциясен дә кире каккан. Суд карары нигезендә, халыкара биатлончылар берлегенең (IBU) спортчыларга карата санкцияләре хокуклы дип табылды. Аерым алганда, CAS экспертлары «допинг-пробаларда спортчыларның тыелган препараты — рекомбинант эритропоэтин (rEPO) булуы фәнни расланган факт дип санарга мөмкин», дип ассызыкладылар[6]. Шуңа да карамастан, спортчылар үз репутацияләре өчен көрәшне дәвам итәргә карар кылдылар. Аларның инициативасы белән Екатерина Юрьева һәм Альбина Әхәтова адвокатлары булган Хорхе Ибаролло һәм Клод Рамони һәм Libra Law адвокат фирмасы, 2009 елның 10 декабрендә ММЧ белән очрашу оештырды, анда Лозаннада спорт эшләре буенча Арбитраж суд карарына апелляция Швейцария Югары судына бирелде.

2010 елның 11 маенда Швейцариянең Федераль трибуналының допинг кулланган өчен халыкара биатлончылар берлеге (IBU) һәм спорт Арбитраж суды (CAS) карарын үз көчендә калдыруы билгеле булды. Әхәтованы дисквалификацияләү срогы 2010 елның 5 декабрендә тәмамланган. Дисквалификация срогы чыккач, 2010 елның 6 декабрендә Альбина Әхәтова биатлоннан китәргә карар кыла.

Карьера тәмамланганнан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Спорт карьерасы тәмамланганнан соң Альбина Әхәтова ире Максим Максимовның шәхси тренеры булды. 2012/2013 сезоныннан Төмән өлкәсе җыелмасында ату буенча тренер була. 2015 елның 31 мартында Альбина Әхәтова һәм Максим Максимовның кызлары Анастасия туа.

Бүләкләр һәм исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россиянең атказанган спорт мастеры (22 февраль 1998 ел)
  • Дуслык ордены (2007 елның 22 феврале) - физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш керткәне, югары спорт казанышлары өчен
  • I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2003 елның 5 мае) - физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, 2002 елда Солт-Лейк-Ситида Олимпия уеннарында югары спорт казанышлары өчен
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (1998)
  • Лабытнанги шәһәренең мактаулы гражданы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]