Альва Мюрдаль

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альва Мюрдаль latin yazuında])
швед. Alva Myrdal
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Швеция
Исем Myrdal i Stockholm[2]
Туу датасы 31 гыйнвар 1902(1902-01-31)[3][4][5][…]
Туу урыны Уппсала[d], Швеция[4][3][5][…]
Үлем датасы 1 февраль 1986(1986-02-01)[3][6][4][…] (84 яшь)
Үлем урыны Дандерюд[d], Дандерюд[d], Стокһолм ләне[d], Швеция[3][2]
Җирләнгән урыны Garden of Remembrance, Norra Begravningsplatsen[d][7][8]
Ата Gustaf Albert Jansson Reimer[d][3][2]
Ире яки хатыны Гуннар Мюрдаль[d][3][2]
Балалар Ян Мюрдаль[d][2], Бок, Сиссела[d][2] һәм Kaj Fölster[d][2]
Әһәмиятле кеше Селия Бруниус[d][9], Brita Åkerman[d][9], Хессельгрен Керстин[9], Амелия Поссе[d][9], Эрландер, Таге Фритьоф[d][9], Улла Линдстрём[d][9], Cavaharlal Neru[9], Дагмар Эдквист[d][10], Эльса Бьёркман-Гольдшмидт[d][11] һәм Hulda Flood[d][12]
Һөнәр төре дипломат, сәясәтче, социолог, язучы
Эш урыны Берләшкән Милләтләр Оешмасы
Башкарган вазыйфа член Первой палаты риксдага[d][2], ambassador of Sweden to Sri Lanka[d], ambassador of Sweden to India[d], ambassador of Sweden to Burma[d], ambassador of Sweden to Nepal[d] һәм министр Швеции по делам церкви[d]
Әлма-матер Уппсала университеты һәм Эстүгүлем үнивирситите[d]
Активлык урыны Стокһолм[13] һәм Париж[13]
Сәяси фирка әгъзасы Шевитсә социал-демократик эшчеләр фиркасе[d][2]
Әгъзалык Международный женский союз за мир и свободу[d]
Бүләкләр
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
 Альва Мюрдаль Викиҗыентыкта

Альва Мюрдаль (швед. Alva Myrdal; 31 гыйнвар 1902 ел1 февраль 1986 ел) — педагог, социолог, дипломат. Швециянең киңәшче министры (1966-1973), Швеция парламенты әгъзасы (1962-1970). Мексика сәясәтчесе Альфонсо Гарсия Роблес белән бергә Нобель тынычлык премиясе лауреаты (1982). Икътисад буенча Нобель премиясе лауреаты Гуннар Мюрдальның хатыны.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Альва Мюрдаль Швециянең Упсала шәһәрендә Албер Раймер (1876-1943) и Лоува Яуонсон (1877-1943) гаиләсендә беренче бала булып туган. Аның тагын бертуган дүрт абыйсы һәм сеңлесе: Рут(1904-1959), Фолке (1906-1977), Май (1909-1941), Стиг (1912-1977) булган. Атасы төзелеш белән шөгыльләнә, социал-демократлар һәм кооператив эшмәкәрләре хәрәкәтләрендә актив катнаша. Альва үзе дә Швециянең Социал-демократик фиркәсенә (швед. Sveriges socialdemokratiska arbetarepartiet, SAP) керә.

1924 елда Стокгольм университеты бакалавриатын тәмамлый. Югары уку йортында социология, фәлсәфә, педагогика һәм психология фәннәрен өйрәнә. Аннары өч ел укуын Лондонда, Лейпцигта һәм Стокгольмда дәвам итә. 1929-1930 елларда Рокфеллерлар фонды степендиясе хисабына ире белән бергә АКШта укый, аннары Женевада курсларга йөри һәм 1934 елда Уппсала университетында магистр дәрәҗәсен яклый. Шул ук елда ирле-хатынлы Мюрдальлар «Илдәге халык саны кризисы» (швед. Kris i befolkningsfragan) исемле уртак гыйльми эш бастыра. Бу гыйльми эш демография фәнендә мөһим этабы һәм "швед социализмы моделе"н төзүгә үз өлешен кертә.

Социалистик феминистка буларак, Альва Мюрдаль хатын-кызларның сәяси һәм икътисади тигез хокуклылыгы өчен хәрәкәтендә мөһим шәхес булып тора. Хатын-кыз хезмәте буенча дәүләт комиссиясенең җаваплы сәркәтибе һәм Стокгольмның эшлекле һәм хезмәтче хатын-кызлары оешмасының кече рәисе булып эшли (1935-1936), хатын-кыз өчен һәр айда нәшер ителгән социал-демократик журналны мөхәррирли. Шул ук вакытта, социаль тәэминат, белем һәм гендер тигезлеге мәсьәләләрендә алдынгы карашта булу белән бергә, 30-елларда «җитлекмәгәннәр» стерилизациялау аша «милләт генофондны яхшыртырга» чакыра[17].

Альва ире Гуннар Мюрдаль Гуннар белән, 1934 ел.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире (1924 елдан) — икътисад буенча Нобель премиясе лауреаты Гуннар Мюрдаль . Улы — язучы Ян Мюрдаль (1927), кызлары — фәлсәфәче Сиселла Бок (1934) һәм социолог Кай Фёльстер (1936).

Төп әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Милләт һәм гаилә: демократик гаилә һәм популяцион сәясәт һәм тәҗрибәсе» (Nation and Family. The Swedish Experiment in democratic family and population policy, 1941);
  • "Хатын-кызның ике роле: йорт һәм эш" (Women's Two Roles. Home and Work, 1956, В. Клейн белән бергә).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Карлсон А. Шведский тәҗрибә в демографический политике: Гуннар и Альва Мардали и межозерный кризис народонаселение / пер. с инг. — М.: ИОРИСЭН, Мысль, 2009. — 312 с. — Серия «Социология». — ISBN 978-5-91066-030-8, ISBN 978-5-244-01120-3.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 2,8 Two-Chamber Parliament 1867–1970. — 1985.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Alva Myrdal — 1917.
  4. 4,0 4,1 4,2 Sveriges dödbok
  5. 5,0 5,1 Uppsala domkyrkoförsamlings kyrkoarkiv, Födelse- och dopböcker, huvudserie, SE/ULA/11632/C a/17 (1898-1904), bildid: 00150896_00230
  6. Encyclopædia Britannica
  7. http://norrabegravningsplatsen.se/kandisarna/Norra begravningsplatsen.se.
  8. Myrdal, AlvaSvenskagravar.se.
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 9,5 9,6 9,7 9,8 Alva Myrdal 1902-01-31 — 1986-02-01
  10. Dagmar Ingeborg Edqvist
  11. lsa Andrea Elisabeth Björkman-Goldschmidt 1888-04-16 — 1982-04-06 Författare, journalist, hjälparbetare
  12. Hulda Flood 1886-09-25 — 1968-11-18
  13. 13,0 13,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #118735470 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  14. http://www.nobelprize.org/nobel_prizes/peace/laureates/1982/myrdal-facts.html
  15. https://www.nobelprize.org/nobel_prizes/about/amounts/
  16. https://www.friedenspreis-des-deutschen-buchhandels.de/alle-preistraeger-seit-1950/1970-1979/alva-und-gunnar-myrdal
  17. Ъ-Власть — Скандал / ШВЕДСКАЯ МОДЕЛЬ СОЦИАЛИЗМА