Эчтәлеккә күчү

Альма Карлин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альма Карлин latin yazuında])
словен. Alma Karlin
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Югославия Халык Федератив Җөһмүрияте[d]
 Югославия корольлеге
 Серблар, хорватлар һәм словеннар кыйраллыгы[d]
 Цислейтания[d]
Тугандагы исем словен. Alma Ida Wilibalda Maximiliana Karlin
Туу датасы 12 октябрь 1889(1889-10-12)[1][2]
Туу урыны Селе, Словения[3][2]
Үлем датасы 14 гыйнвар 1950(1950-01-14)[3][2] (60 яшь)
Үлем урыны Печовник, Югославия Халык Федератив Җөһмүрияте[d][2]
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе яман шеш
Һөнәр төре язучы, язучы-сәяхәтче, шагыйрь, журналист, коллекционер, сәяхәтче, теософ
Эшчәнлек өлкәсе шигърият, путевой очерк[d], творческое и профессиональное письмо[d][4], коллекционирование[d][4], сәяхәт[d][4] һәм теософия[d][4]
Әлма-матер Париж үнивирситите[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
 Альма Карлин Викиҗыентыкта

Альма Ида Вилибальда Максимилиана Карлин(слов. Alma Ida Wilibalda Maximiliana Karlin; 12 октябрь 1889(18891012), Целе, — 15 гыйнвар 1950, Печовник) — Словения-Австрия сәяхәтчесе, язучы, шагыйрә, коллекционер, полиглот һәм теософ.

Альма Карлин 1889 елның 12 октябрендә Штириянең ул вакытта Австро-Венгриягә кергән Целе шәһәрендә (хәзер Словениянең бер өлеше) туа. Австро-Венгрия армиясе майоры Якоб Карлинның һәм укытучы Виллибальд Михелякның кызы. Альмага сигез яшь булганда атасы үлә[5]. Альма немец теле өстенлек иткән мөхиттә үсә, үзен этник немка яки словенка дип түгел, ә нигездә австрийка дип исәпли.

Грацела урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Лондонга китә һәм белем алуын анда дәвам итә. Инглиз, француз, латин, итальян, норвег, дан, фин, рус һәм испан телләрен өйрәнә. Киләсе елларда шулай ук фарсы, кытай һәм япон телләрен үзләштерә[5]. Шулай ук Альма Карлин ярты елын Парижда үткәрә һәм анда Сорбоннада төрле тел курсларына йөри. Шушы вакыт үз өстендә эшли башлый һәм тагын ун, шул исәптән словен телен дә өйрәнә.

1914 елда Беренче дөнья сугышы башында Карлинга Швецияга һәм Норвегияга күчәргә туры килә, чөнки ул Бөек Британияда үзенең австро-венгр чыгышлы булуы белән нон грат персонасы дип таныла. Скандинавияда ул швед язучысы Сельма Лагерлеф белән таныша. Сельма Карлин иҗаты белән шул кадәр соклана, хәтта аны Нобель премиясына тәкъдим итә[6].

1919 елда ул өенә — ул вакытта Югославия короллеге составына кергән Целега әйләнеп кайта. Әммә шунда ук диярлек киләсе сәяхәте өчен акча туплый башлый. Шушы максат белән Целеда ачылган бу мәктәптә тел өйрәнү буенча мәктәп ача һәм анда көненә унар сәгать укыта, ә буш вакытта сүрәт ясау һәм язучылык белән шөгыльләнә. 1919 елның 24 ноябрендә ул кабаттан туган каласын ташлап китә, бу юлы тугыз еллык җир шары буйлап сәяхәткә юллана. Карлин Көньяк һәм Төньяк америкада, Тын океан утрауларында, Австралияда һәм Азиянең төрле илләрендә була. Җир шары буйлап сәяхәтендә Һиндостан аның соңгы пункты булып тора.

1928 елның гыйнварында Альма үлем алдында яткан анасының үтенече буенча өенә кайта. Бу вакытта ул үзе дә физик җәһәттән таушалган һәм тирән депрессиядә була. Башка ул бер вакытта да сәяхәткә чыкмый. Вакытының күп өлешен язучылыкка багышлый. 1934 ел тирәсендә Карлин теософия белән кызыксына башлый. Киләсе елларда, бигрәк тә Икенче дөнья сугышы вакытында католицизмга алына.

Карлин үзенең сәяхәтләре турында төрле гәҗит- журналларда, шул исәптән «Cillier zeitung», «Neue Illustrierte Zeitung» һәм «Der Deutschen Bergknappe» гәзитләрендә басылган йөзләрчә отчетларында җентекләп яза. Өйдә булганда бик күп әдәби һәм әдәби булмаган әсәрләр яза. Ул Германияда идарәгә нацистлар килгәнгә кадәр немецча яза, аннары протест йөзеннән немец теленнән баш тарта. Германияда нацистлар аның китапларын яндыра. Карлин шулай ук инглиз өлкәләрендә яшәүчеләр өчен инглиз телендә яза[5]. 1937-1938 елларда франко-немец журналисты һәм антифашист-язучысы Ганс Иоахим Бонсак аның өендә яшеренеп яши.

«Күчәр» илләр һәм аларның союздашлары 1941 елның апрелендә Югославияга басып кергәч Түбән Штирия немец оккупациясендә калгач, Карлин кулга алына һәм Мариборга озатыла. Анда меңәрләгән серб белән бергә Сербияга озатыла. Альма ахирәте Тея Гамеленның актив катнашуы ярдәмендә азат ителә. Ул Целега кире кайтып, йорт кул астында кала. 1944 елның язында Көньяк Словениянең партизаннар контролендә булган Белая Карниола өлкәсенә качырга карар кыла. Каты авыруына карамастан, коммунистлар аңа Италиянең көньягында урнашкан һәм союздашлар кулы астында булган Бари каласына чыгырга рөхсәт итми. Аның урынына аны Далмациягә чыгаралар һәм ул сугыш ахырына кадәр шунда кала, аннары Целега кайта. Альма Карлин 1950 елның 14 гыйнварында Целе янындагы Печовник авылында күкрәгендәге яман шештән һәм туберкулездан вафат була. Светинский зиратында Тея Шрайбер Гамелен (1906-1988) янәшәсендә җирләнә.

Альма Карлин эшмәкәрлеге нәтиҗәсендә ирексездән коллекционер һәм этнолог та була. Сәяхәт вакытында алган күпчелек әйберләрен ул өенә җибәрә һәм соңыннан кечкенә генә шәхси музей ача. Әлеге вакытта аның экспонатлары Целеның төбәк музеенда саклана. Эшләренең күпчелеге бастырылмаган; алар Словениянең Милли һәм университет китапханәсендә, шулай ук Берлин дәүләт китапханәсендә саклана.

Карлин Альма турында Словения язучысы Милан Деклев «Гражданка мира» (алман. Die Weltbürgerin) биографик романын яза[7].