Альмир Абашев
| Альмир Абашев | |
|---|---|
| Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры | |
| Вазыйфага керешкән 2025 елның 8 октябре | |
| Аңа кадәр | Марсель Миңнуллин |
| Шәхси мәгълүмат | |
| Туган | 6 декабрь 1975 (50 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
| Сәяси фирка | Бердәм Россия |
| Әти | Рәшит Абашев |
| Белем | Казан дәүләт медицина институты |
Альмир Абашев, Альмир (Әлмир)[1] Рәшит улы Абашев (Альмир Рашидович Абашев, 1975 елның 6 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― медицина фәннәре кандидаты, беренче квалификацияле категорияле табиб, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры (2025 елның 8 октябреннән). Татарстан Республикасының Атказанган табибы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1975 елның 6 декабрендә Казанда табиблар гаиләсендә туган. Аның әтисе РФ атказанган табибы Рәшит Җәләлетдин улы Абашев озак еллар Республика медицина диагностика үзәген (соңрак ул 2нче республика хастаханәсе) җитәкләгән [2][3].
«Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын (1998), аннары Казан дәүләт медицина академиясенең клиник ординатурасын (2000), неврология, вертеброневрология һәм мануаль медицина кафедрасын тәмамлаган.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә 1994 елдан бирле эшли. Республика вертеброневрология үзәгенең неврология бүлеге мөдире булган. Республика клиник неврология үзәге генераль директоры урынбасары булып хезмәт иткән. Ел ярым дәвамында «Обсерватория» республика балалар туберкулез шифаханәсенең баш табибы вазыйфасын башкарган.
2003 елдан 2016 елга кадәр 2нче номерлы республика клиник хастаханәсенең баш табибы булган. Аннары өч ел дәвамында Казан федераль университетының медицина-санитария бүлеген җитәкләгән.
2019 елның апреленнән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгының беренче урынбасары вазыйфасын башкарган.
2025 елның 28 августыннан ― Татарстан сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
2025 елның 8 октябреннән ― Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры[4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Татарстан Республикасының Атказанган табибы
- 2005 – «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2023 – «Фидакарь хезмәт өчен» медале
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Гаиләле.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Әлмир Абашев Татарстан сәламәтлек саклау министры вазифаларын вакытлыча башкаручы булды. Татар-информ, 28.08.2025
- ↑ Евгения Иванова, Анна Скрып. «Прошел проверку на терпение и стойкость»: Альмир Абашев – новый шеф минздрава Татарстана. kam.business-gazeta.ru, 8.10.2025
- ↑ 27 марта 1951 года родился Абашев Рашид Залялютдинович.. Институт татарской энциклопедии и регионоведения
- ↑ Альмир Абашев Татарстанның сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнде. Татар-информ, 8.10.2025
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 6 декабрь көнне туганнар
- 1975 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Казанда туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Гамәлдәге Татарстан хөкүмәте әгъзалары
- Табиблар
- Татарстанның атказанган табиблары
- Медицина фәннәре кандидатлары
- Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаучылар
- Казан оешмалары җитәкчеләре
- Министрлар
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр