Альфред Сәйдәшев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альфред Сәйдәшев latin yazuında])
Альфред Сәйдәшев
Туган телдә исем Альфред Салих улы Сәйдәшев
Туган 23 октябрь 1926(1926-10-23)
Казан
Үлгән 3 март 2007(2007-03-03) (80 яшь)
Казан
Яшәгән урын Җиңү проспекты, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре судья
Җефет Вера Воробьева, укытучы
Балалар Валерий, Светлана, Әлфия
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале
РСФСР атказанган юристы (1988)

Альфред Сәйдәшев, Альфред Салих улы Сәйдәшев, рус. Сайдашев Альфред Салихович (1926, Казан2007 елның 3 марты, Казан) — хокук белгече, ТАССР Югары суды казые, РСФСР атказанган юристы (1988), һәвәскәр музыкачы һәм композитор. Күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевның (1900-1954) өлкән улы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе
Китабы. 2011

1926 елның 23 октябрендә Казанда композитор Салих Сәйдәшевның беренче гаиләсендә туган. Әтисе — Салих Сәйдәшев . Әнисе — Валентина Мухина, борынгы атаклы рус нәселе Мухиннардан чыккан, Казан медицина институтын тәмамлаган, музыка уен коралларында уйный белгән киңкырлы шәхес була. Альфредка 12 көн булганда, әнисе, каны бозылып, вафат була. Альфред әтисе ягыннан әбисе Мәхупҗамал Миңлебай кызы Хәмидуллина кулында 8 яшькәчә тәрбияләнә. Камал театры сәхнәсендә үсә, күп кенә драматургларның, композиторлар, музыкантлар һәм артистларның «сөйкемле сөяге» була. 8 яшендә, бер сүз русча белмәсә дә, әнисе ягыннан әбисе Анна Иван кызы Мухинага тәрбиягә бирәләр. Әбисе алдынгы карашлы, укымышлы кеше була, балаларына да төпле белем бирә алган (ике улы да профессор).

1935 елда әтисен Мәскәү консерваториясенә укырга җибәрәләр. Ул Мәскәүгә икенче хатыны һәм кече яшьтәге ике малае (Нәүфәл, Эмиль) белән китә. Ләкин бер малае (Эмиль) дифтериядән вафат була. Композитор Альфредны Казаннан кайтып ала. Шулай итеп, 3-4 нче сыйныфларны Альфред Мәскәүдә укый. Себергә киткән очучының тәрәзәләре Тверь урамына чыгучы, броньланган фатирында яшиләр.
Казанга әйләнеп кайткач, мәктәпне тәмамлый.

Бөек Ватан сугышы башлангач, 1943 елда үзе теләп сугышка китә. Хәрби укуханәне тәмамлап, Төньяк-Көнбатыш фронтта ПВО гаскәрендә 1946 елга кадәр кече сержант булып хезмәт итә. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә[2].

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыштан кайткач, КАПОга хәрби һөнәре буенча урнаша.

Музыка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе улының музыкант булуын теләми. А. Сәйдәшев зур музыкаль талантка ия, фортепианода уйный, нота грамотасын үзлегеннән өйрәнә. Гитарада бик матур уйный. Һәвәскәр композитор буларак, «Нефтьчеләр маршы»н, «Яшьләр вальсы»н иҗат итә. Илдар Юзеев сүзләренә «Тол елавы» (рус. Плач вдовы) җырын әнисе В. Мухина истәлегенә багышлый. Салих Сәйдәшев әсәрләреннән төзелгән юбилей концертларында чыгыш ясый[4].

Әтисе турында истәлек китабы чыгарган: Сайдашев А.С. Отец. Казань: ТКН, 2011[5].

С. Сәйдәшевка һәйкәл кую эшендә якыннан торып катнаша[6].

2007 елның 3 мартында вафат. Татар зиратында җирләнгән[7]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Вера Петр кызы Воробьева, рус теле укытучысы.

  • улы Валерий. Валерийның балалары Виктория, Олег, Вячеслав. Олегның улы Тимур.
  • кызы Светлана (Гребеникова), музыкант. Светлананың уллары Кировта яши.
  • кызы Әлфия (Габдрәшитова), музыкант. Әлфиянең балалары Айдар, Гөлнара.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1988 РСФСР атказанган юристы

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Салих Сайдашев в воспоминаниях современников.
  2. А. Сәйдәшев. Божественный дар – музыка. Журнал «Казань», № 12, 2002.
  3. Ф.Н. Багаутдинов. Музы и право. Казан: ТКН, 2011. ISBN 978-5-298-01883-8

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]