Альфред Форд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альфред Форд latin yazuında])
ингл. Alfred Ford
Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Америка Кушма Штатлары
Туу датасы 22 февраль 1950(1950-02-22) (74 яшь)
Туу урыны Детройт, Мичиган, Америка Кушма Штатлары
Һөнәр төре эшмәкәр, иганәче, эшкуар
Әлма-матер Тулейнский университет[d]
 Альфред Форд Викиҗыентыкта

Альфред Браш Форд (1950 елда туган), шулай ук Амбариш Дас буларак мәгълүм,[1]Ford Motor Company ширкәтен нигезләүчесе Һенри Фордның токымы.[2]

Килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Альфред Фордның әтисе Уолтэр Би Форд II (1920–1991) булган, аның гаиләсе Детройтның көньягында Даунривер даирәсендә химия җитештерүендә мәшһүр булган. Аның әнисе Һенри Фордның улы Эдсель Фордның (1893–1943) кызы булган.[1] Ике Форд гаиләсе бер-берсенә бәйле булмаган; аның әтисе дә, әнисе дә Форд фамилиясе белән туган булган. Альфред һәм Уильям Клэй Форд, Джуниор (1957 елда туган), Ford Motor Co. ширкәтенең хәзерге башкаручы сәркатибе беренче кузеннар булып тора. Альфредның әнисе Уильям Клэй Форд Джуниор әтисе Уильям Клэй Форд, Синиорның (1925–2014) туганы булган. Альфред Форд хәзерге вакытта шәхси цифрлы маркетинг ширкәте ChannelNet-ның директорлар оешмасында хезмәт итә, анда ул шулай ук инвестор булып тора. Альфред Форд хәзерге вакытта цифрлы маркетинг фирмасы ChannelNet-ның директорлар оешмасында хезмәт итә, Форд Мотор Компаниясе аның ChannelNet'ның иртә клиентларның берсе булган.

Һаре Кришна Хәрәкәтендә катнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1974 елдан бирле Ачарья Бхактиведанта Свами Прабхупаданың (Шрила Прабхупада) инициацияләнгән өйрәнчеге булып тора. Ул Бхактиведанта Свами белән беренче мәртәбә Америка Кушма Штатларында Далласта очрашкан.[3] Альфред Форд  Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятенә 1975 кушылган һәм шул ук елда ул Прабһупада белән шул ук елда Һиндстанга беренче зиярәтен эшләгән. Ул Һавайида беренче Һинду гыйбадәтханәсен нигезләүдә ярдәм иткән һәм Детройтта Бһактиведанта Мәдәни Үзәген нигезләргә ярдәм итәр өчен $500,000 иганә иткән.[4] Ул 1983 елда тәмамланган булган.[2] Альфред Форд еллар буена Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятенә күп әһәмиятле иганә биргән, ул Прабһупаданың Пушпа Самадһи Мандир төзү кебек проектларга ярдәм иткән. Ул Ведик Планетарийның Шри Майяпур Гыйбадәтханәсенең сәркатибе булып тора (гыйбадәтханә шулай ук TOVP кыскартылмасы астында мәгълүм).[5]

Форд Мәскәүдә Ведик мәдәни үзәген төзү өчен якынча $10 миллион биргән.[6] Ул Һонолулуда Һаре Кришна гыйбадәтханәсе һәм өйрәнү үзәге өчен $600,000-га бина сатып алган.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Alfred Ford is Building a Multi-Million Dollar Monument in India, Town & Country (November 23, 2015). 12 сентябрь 2016 тикшерелде.
  2. 2,0 2,1 2,2 The Billionaire Bhakta, The Times of India (March 6, 2005). 25 август 2006 тикшерелде.
  3. YouTube сайтында Видео
  4. Article in The New York Times (November 9, 1981). 25 август 2006 тикшерелде.
  5. Temple of Vedic Planeterium – meet-the-team. Temple of Vedic Planeterium. May 31, 2012 тикшерелгән.
  6. Article in vnn.org. әлеге чыганактан August 5, 2007 архивланды. August 25, 2006 тикшерелгән.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]