Альфред Халиков исемендәге Археология институты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альфред Халиков исемендәге Археология институты latin yazuında])
Альфред Халиков исемендәге Археология институты

Институт бинасы

Адрес:

Россия байрагы Россия Федерациясе
Татарстан Республикасы,
420012 Казан
Бутлеров ур., 30

Оешма төре:

фәнни оешма

Рәсми теле:

рус теле

Җитәкчеләр
Аерым бүлекчә башлыгы

Айрат Ситдыйков

Нигезләү

2014елның 1 апреле

http://archtat.ru

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Альфред Хәсән улы Халиков исемендәге Археология институты (ТР ФА А. Х. Халиков исемендәге Археология институты) — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең аерымланган структур бүлекчәсе 2014 елда барлыкка килә. РФ Европа өлешендәге өч әйдәп баручы археология академия институтының берсе һәм Идел буендагы бердәнбер институт булып тора. Институт эшчәнлегенең төп максаты — археологик,тарихи, этноархеологик һәм табигый-фәнни тикшеренүләр өлкәсендә фәнни һәм музей эшчәнлеген гамәлгә ашыру[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең аерымланган бүлекчәсе — Альфред Хәсән улы Халиков (1929—1994) исемендәге Археология институты 2013 елда ТР ФА президентының 05.07.2013 ел, № 28 боерыгы белән барлыкка килә. Институтның штат расписаниесе 2014 елның 1 апреленнән гамәлгә кертелә һәм нәкъ менә шушы датадан институтның финанс-хуҗалык эшчәнлеге башлана. Аерымланган бүлекчә башлыгы: тарих фәннәре докторы Айрат Габит улы Ситдыйков. Институт рецензияләнә торган «Поволжская археология» (тат. Идел буе археологиясе, ВАК, Scopus) һәм «Археология евразийских степей» (тат. Евразия далалары археологиясе, ВАК) фәнни журналлары чыгара[2].

Институт бүлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Борынгы археология бүлеге
  • Урта гасыр археологиясе бүлеге
  • Саклау тикшеренүләре бүлеге
  • Геомәгълүмати технологияләр бүлеге
  • Фин-угыр археологиясе бүлеге
  • Реставрация-анализ бүлеге
  • Мәгълүмат-мөхәррият бүлеге
  • Татарстан Республикасы археология музее[3] һ. б.

Фәнни эшчәнлек юнәлешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1нче юнәлеш: Урал-Идел буе археологик культураларының дәвамчанлыгы һәм трансформациясе
    • Идел буе һәм Чулман буеның борынгы җәмгыятьләренең экологик җайлашуы һәм хуҗалык-мәдәни яктан үсеше (палеоландшафтларны, палеотуфракны, палеоүсемлекләрне реконструкцияләү, археологик һәм табигый-фәнни ысуллар комплексы нигезендә борынгы халыкның хуҗалык һәм җитештерү эшчәнлегенең төп юнәлешләрен реконструкцияләү)
    • Палеометалл, Иртә тимер гасыры һәм Халыкларның Бөек күченеше чорының борынгылык хронологиясе (археологик һәм табигый-фәнни методлар кулланып)
    • Этномәдәни, социаль,антропологик һәм генетик яктан Идел-Урал төбәге халкы
    • Урта гасырдагы Урта Идел буе шәһәрләре халкы: антропология, генетика һәм архебиология мәгълүматлары буенча тышкы кыяфәтен күзаллау һәм тормыш эшчәнлеге үзенчәлекләрен яңадан торгызу
    • Борынгы һәм урта гасырлар Урта Идел буенда һәм күрше территорияләрдә яшәгән халыкның антропологиясе һәм тормыш эшчәнлеге үзенчәлекләре
    • Урта гасырлар Евразия даласы халкы антропологиясе
    • Палеоэпидемиология һәм борынгы һәм урта гасырлар Урта Идел буенда һәм күрше территорияләрдә яшәгән халыкның сәламәтлеге үзенчәлекләре
    • Урта Идел буенда һәм күрше территорияләрдә яшәгән халыкның борынгы һәм урта гасырлар агрокультурасы традицияләре
    • «Идел-Урал төбәге археологиясе»нең 7 томын язу
  • 2нче юнәлеш: Евразиянең урта гасыр цивилизацияләре системасында Идел-Урал төбәге халыклары. Бөек Ефәк юлы
  • 3нче юнәлеш: Татарстан археологиясе: саклау, өйрәнү тарихы, музейлаштыру
    • Татарстанның археология мирасы: саклау һәм өйрәнү тәҗрибәсе
    • Археологик әйберләр һәм чыганаклар гыйлемендә идарә ителә торган мәгълүматлар базасы системасы, фәнни каталоглаштыру: фондлар, коллекцияләр, артефактлар
  • 4нче юнәлеш: Археометрия
    • Археологик музей предметларын өйрәнү һәм саклау
    • Зөя утрау-шәһәрлегендәге агачтан эшләнгән объектларны өйрәнү һәм саклау
    • Күн эшләнмәләрне өйрәнү һәм саклау
    • Археологик тукымадан эшләнгән объектларны өйрәнү һәм саклау

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]