Аманда Пит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аманда Пит latin yazuında])
Аманда Пит
Туган телдә исем ингл. Amanda Peet
Туган 11 гыйнвар 1972(1972-01-11) (52 яшь)
АКШ, Нью-Йорк
Ватандашлыгы АКШ АКШ
Әлма-матер Колумбия үнивирситите, Friends Seminary[d] һәм HB Studio[d]
Һөнәре кино һәм телевидение актрисасы
Җефет Девид Бениофф[d]
Балалар кызлары Фрэнсис, Молли;
улы Генри
Ата-ана
  • Чарльз Пит (әти)
  • Пенни Леви (әни)

 Аманда Пит Викиҗыентыкта

Аманда Пит (ингл. Amanda Peet, 1972 елның 11 гыйнвары, АКШ, Нью-Йорк) — Америка кино һәм телевидение актрисасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аманда Пит. 2009

1972 елның 11 гыйнварында Нью-Йоркта туган. Әтисе Чарльз Пит — корпорация юристы, инглиз һәм алман чыгышлы квакер, әнисе Пенни Леви — социаль хезмәткәр, яһүдә, нәсел башы Алмания, Маҗарстан, Русиягә барып тоташа. Әти-әнисе аерылышкан. Аманда Колумбия университетында тарих өйрәнгән, бер үк вакытта университет каршындагы театр студиясендә дә шөгыльләнгән (җитәкчесе Ута Һаген). Студияне тәмамлагач, актриса һөнәрен сайлаган. Берничә тапкыр «Канун һәм тәртип» сериалында эпизодик рольләр башкара, Skittles кәнфите рекламаларында күренә. Киноэкраннарда исеме күренгән беренче картинасы — «Җәнлек бүлмәсе» фильмы (1995). Беренче зур роле — «Җек һәм Җилл» сериалындагы Жаклин Барретт роле.

2000 елда «Тугыз ярд» Канада комедиясендә уйнаган Җилл Сент-Клэр роле танылу китерә.

2003 елда «Кагыйдәләр буенча һәм кагыйдәләрсез сөю» фильмында төшә.

2005 елда актрисаны «Мәхәббәттән дә зуррак» фильмында уйнарга чакыралар. Фильм уңыш казанса да, тәнкыйтьләүчеләр дә була.

2010 елдан башлап, «Квант сәяхәте: Кассининың космик одисеясы» дип аталган фәнни-танып белү проектында катнаша.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире (2006 елдан) — сценарий язучы Дэвид Бениофф. Балалары: кызлары Фрэнсис Пен Фридман (2007), Молли Джун Фридман (2010), уллары Генри Пит Фридман (2014).

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Фильмның исеме Оригинал исеме Роль
1995 Җәнлек бүлмәсе Animal Room Дебби
1996 Winterlude
Virginity
C.P.W. Робин Гейнер
Тик ул гына бердәнбер She’s the One Молли
Бер бик матур көн One Fine Day Селия
1997 Sax and Violins
Спин-Сити Spin City Шелли МакКори
Язмыш тәгәрмәче Grind Пэтти
Миңа кагыл Touch Me Бриҗит
Эллен Фостер Ellen Foster Җулия Һоббс
1998 Төрләрнең килеп чыгышы Origin of the Species Җулия
1999 1999 Николь
Софи Southie Мариан Сильва
Мәхәббәт ялгышлары Playing by Heart Эмбер
1999 Күзне алгысыз Simply Irresistible Крис
Jump Лиза
Катлы-катлы мәхәббәт Two Ninas Нина Һаррис
Шәрә тәннәр Body Shots Җейн Баннистер
19992001 Җек һәм Җилл (телесериал) Jack & Jill Җек
2000 Zoe Loses It Зои
Чын хатын-кыз Isn’t She Great Дебби
Тугыз ярд The Whole Nine Yards Җилл
Вату Takedown Карен
Оттыручы Whipped Миа
2001 Date Squad Белкис Фельчер
Әрсез Saving Silverman Җудит
2002 Үтә авыр җинаятьләр High Crimes Җеки
Чит рәттә Changing Lanes Синтия
Игби төпкә бата Igby Goes Down Рэйчел
2003 Безнең барлык эшебез Whatever We Do Пэтти
Идентификация Identity Пэрис Невада
Кагыйдәләр буенча һәм кагыйдәсез сөю Something’s Gotta Give Мэрин
2004 Тугыз ярд 2 The Whole Ten Yards Җилл
Мелинда һәм Мелинда Melinda and Melinda Сюзан
2005 Сөюдән дә зуррак A Lot Like Love Эмили Фрихл
Сириана Syriana Җулия Вудмен
2006 Гриффин һәм Феникс: Бәхет кырында Griffin & Phoenix Сара Феникс
Элекке сөяркә The Ex София Ковальски
20062007 Сансет-Стриптагы 60 нчы студия Studio 60 on the Sunset Strip Җордан Макдир
2007 Терра планетасы өчен көрәш Battle for Terra Мария (тавыш)
Марстан килгән бала Martian Child Һарли
2008 Көнгә биш доллар Five Dollars a Day Мэгги
Яшерен материаллар: Ышанасы килә The X-Files: I Want to Believe Дакота Уаитни
Сине ни кайгыга салмый What Doesn’t Kill You Стэйси Рейли
2009 2012 (фильм) 2012 Кейт
2010 Квант квесты: Космик одиссея Quantum Quest: A Cassini Space Odyssey Рейнҗер (тавыш)
Зинһар өчен, бир Please Give Мэри
Гулливерның сәяхәтләре Gulliver’s Travels Дарси
2011 Күңел яту Bent Алекс
2012 Әйбәт хатын (телесериал) The Good Wife Лаура Һеллинҗер
2013 Булдыра алсаң, юанны тот Identity Thief Триш Патерсон
Юл, өйгә юл The Way Way Back Җоан

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Безнең кавем. Гыйнварда кабынган йолдызлар. Аманда Пит. «Сөембикә», 2007 ел, гыйнвар, 63нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]