Әман Түлиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әман Түлиев latin yazuında])
(Аман Тулеев битеннән юнәлтелде)
Әман Түлиев
Туган телдә исем каз. Аманкелді Молдағазыұлы Төлеев
Туган 13 май 1944(1944-05-13)
Төрекмәнбашы, Төрекмәнстан ССР, СССР
Үлгән 20 ноябрь 2023(2023-11-20)[1] (79 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Себер дәүләт элемтә юллары институты[d]
Һөнәре сәясәтче, дәүләт эшлеклесе
Сәяси фирка Бердәм Русия, Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Русия Федерациясе коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: сәясәт фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

 Әман Түлиев Викиҗыентыкта

Әман Түлиев (Әман (Әманкилде) Гомәр улы Түлиев, рус. Амангельды (Аман) Гумирович Тулеев, тугач бирелгән исеме Әманкилде Муллагазый улы Түлиев, каз. Аманкелді Молдағазыұлы Төлеев, Amankeldi Moldaǵazyuly Tóleev, 13 май 1944(1944-05-13), Төрекмәнбашы, Төрекмәнстан ССР, СССР20 ноябрь 2023(2023-11-20)[1] (79 яшь), ) — РФ сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе.

Көнбатыш Себер тимер юлы Мондыбаш (1969-1973) һәм Междуреченск (1973-1978) станцияләре башлыгы, Кемерово тимер юлының Новокузнецк бүлеге башлыгы урынбасары (1978-1983), башлык (1983-1985), СБКФнең Кемерово өлкә комитетының транспорт һәм элемтә бүлеге мөдире (1985-1988), Кемерово тимер юлы башлыгы (1988-1990), Кемерово өлкә башкарма комитеты башлыгы (1990-1991), Кемерово өлкә халык депутатлары шурасы рәисе (1990-1993, 2018-), Кемерово өлкәсе канун чыгару җыелышы рәисе (1993-1997), РФ БДБ илләре белән хезмәттәшлеге министры (1996-1997), Кемерово өлкәсе губернаторы (1997-2018). РФ Президентлыгына намзәт (1991, 2001).

Кемерово өлкәсе губернаторы вазифасыннан Кемероводагы «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә янгын чыгып, 60 кеше вафат булгач, китә.

2018 елның 17 сентябреннән 2002 елда үзе нигезләгән Кузбасс һөнәри мәгарифне үстерү институты (рус. КРИРПО) ректоры[2].

Вафаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 елның 20 ноябрендә 79 яшендә Кемеровода вафат[3][4].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]