Амариллис

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Амариллис latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Амариллис
Сурәт
Халыкара фәнни исем Amaryllis L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон амариллисовые[d]
Таксономик төр Амариллис белладонна[d]
Җимеш төре тартмачык[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=485[3]
Commons-logo.svg Амариллис Викиҗыентыкта

Амари́ллис[4] (лат. Amaryllis) — Амариллислылар — Amaryllidaceae гаиләсеннән олиготиплы бер өлешле биологик үсемлек нәселе. 1753 елда швед систематигы Карл Линней тарафыннан аерып алынган [5].

Бу исем астында еш очрый торган популяр декоратив бүлмә үсемлеге чын мәгънәсендә гибрид (гиппеаструм) — чын амариллислар өй шартларында үстерелми диярлек.

Систематикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Амариллис белладонна — Amaryllis belladonna төре аша тәкъдим ителгән нәсел, гадәттәгечә, монотиплы дип санала [4][6], әмма 1998 елда хәзер фәнни дөньяда танылган тагын бер төр сүрәтләнә. " The Plant List" мәгълүматлар базасы нәсел үз эченә 4 төрне кертә ди [7]:

Amaryllis bagnoldii

Amaryllis belladonna

Amaryllis condemaita — Vargas

Amaryllis paradisicola — Snijman

Хәзер Гиппеаструм — Hippeastrum нәселе дип аерылганнар да элек Амариллис төренә кертелгән була [4], аларны, гадәттә, ялгыш амариллис дип атыйлар.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыргый табигатьтәге нәсел вәкилләре Көньяк Африка Җөмһүрияте Капа провинциясе эндемиклары булып торалар [8]. Австралиягә кертелгәннәр[9].

Ботаник тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мезофитлар[9].

Күпьеллык үсемлекләр. Үлән үсемлекләр Суганлы үсемлекләр.

Яфраклары тамырдан ук башлана, ике рәт булып урнашкан.

Чәчәкләре чатыр сыман чәчәклеккә җыелганнар; тыгыз чәчкә чыганагына ия, чәчәклектә 2-12 чәчәк булуы мөмкин. Көз көне чәчәк ата, яфраксыз күренешле бүрәнкә чәчәкләре диаметрда 8 сантиметрга җитә. Амариллис чәчәгенең 6-12 төрле — актан алып куе кызылга чаклы — төсе бар. Уртача тизлектә үсә. Җимеше — ачылмалы тартма, орлыклары канатлар рәвешендә орлыклыкка ия булуы мөмкин [9].

Хромосомнар саны 2n = 22[10].

Карау дөрес оештырылган очракта, чәчәкнең суганы 20 елга чаклы яшәү сәләтенә ия.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]